16+

«Яшь чакта гыйлем тупларга кирәк»

Олыгайган көнемдә дә матбугаттан аерылмыйм, ди Кафил абый.

«Яшь чакта гыйлем тупларга кирәк»

Олыгайган көнемдә дә матбугаттан аерылмыйм, ди Кафил абый.

Кафил абый Сираҗев Тәтеш районы, Алабирде авылында яши. Безнең даими укучыларыбызның берсе. Бүген аңа – 86 яшь.

– Олыгайган көнемдә дә матбугаттан аерылмыйм, сканвордлар чишәргә яратам. Газеталарда позитив язмалар күбрәк булсын иде. Начарлык болай да җитәрлек, яхшы кешеләр, уңай күренешләр турында укыйсы килә, – ди Кафил абый.

Ул озак еллар зоофермада бригадир булып эшләгән, салым инспекциясендә хезмәт иткән. Хатыны белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш иптәшен, ике баласын югалту хәс­рәтен кичерергә дә туры килгән аңа. Бүген улы Фәрит белән килене тәрбиясендә яши. Дүрт баласы, оныклары гел хәлен белеп тора. Кафил абыйның тик торганы юк. Китаплар укырга ярата. Әле менә Ринат Мөхәммәдиевның «Кенәри – читлек кошы» әсәрен укып чыккан. Авыл китапханәчесе Кафил абыйны яхшы белә. Китапларны аның өенә үк китереп бирә.

– Хәзер яшьләр телефонга карыйлар да дөнья­ларын оныталар. Яшь чакта гыйлем туплап калыр­га кирәк. Эшләп үссәң генә тапкан малың кадерле була. Элек кош-кортларны да, мал-туарны да күпләп асрадык. Эшләгән өчен берни бирми торган заманда да яшәдек. Ә хәзер эшләгән өчен аз булса да түлиләр. Сатып алам дисәң, бар нәрсә бар. Шөкер, авылыбызда ике кибет эшләп тора, – ди Кафил абый.

Мәдәният, сәнгать дөньясы кечкенәдән якын аңа. Авылга концерт белән килгән артистлар, язучылар, шагыйрьләрнең күбесе аларда туктала торган булган.
– Әмирхан Еники, Габдрахман Әпсәләмовның безгә килгәнен хәтерлим. Аларның иҗатлары белән кызысына идек, очрашу вакытында сораулар бирә идек, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

«Шәһри Казан»ны Кафил абый атна саен түземсезлек белән көтеп ала. Газетабызга уңышлар, якты киләчәк теләп калды ул. Рәхмәт, Кафил абый, бер-беребездән аерылмыйк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading