16+

Яшь мөгаллимнәргә фатиха бирелде

Башкалабызның 179нчы гимназиясендә ел саен уздырыла торган, инде традициягә кергән «Яшь укытучыга кабул итү» тантанасы оештырылды. «Киләчәк укытучысы» дип аталган федераль программа кысаларында уза торган бу чара мөгаллим һөнәренең яшьләр арасындагы абруен күтәрү, аның һөнәри осталыгын арттырырга ярдәм итү өчен үткәрелә.

Яшь мөгаллимнәргә фатиха бирелде

Башкалабызның 179нчы гимназиясендә ел саен уздырыла торган, инде традициягә кергән «Яшь укытучыга кабул итү» тантанасы оештырылды. «Киләчәк укытучысы» дип аталган федераль программа кысаларында уза торган бу чара мөгаллим һөнәренең яшьләр арасындагы абруен күтәрү, аның һөнәри осталыгын арттырырга ярдәм итү өчен үткәрелә.

Республиканың төрле районнарыннан җыелган, әле быел гына кулларына диплом алып, мәктәпләрдә укытырга теләк белдергән бу егет-кызлар башта «Киләчәк укытучысы» дигән бәхәстә катнашты. Анда «Укытучыга эшендә нәрсә комачаулый? Мәктәп тормышында нәрсәне үзгәртергә кирәк?» дигән четерекле сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. Яшь мөгаллимнәр каршында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин, Сбербанкның хәйрия фонды директоры Петр Положевец, Казан шәһәренең 165нче мәктәбе директоры, «Россия директоры – 2016» конкурсы призеры Айдар Шәмсетдинов, шулай ук «Россия директоры – 2017» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, 85нче мәктәп директоры Ренат Хәйбуллин, Казанның Совет районы 180нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Нәҗипова, «Бала Сити» оешмасының генераль директоры Альбина Насыйрова чыгыш ясады. Яшь укытучылар өчен тренинглар, осталык класслары да узды.

Укытучы һөнәрен сайлап, быел 1 сентябрьдә балалар каршына керергә һәм тормышларын 45 минутлы дәресләргә бүлеп уздырырга җыенган бу яшь мөгаллимнәр ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән дә очрашты, үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларны бирде. Яшь мөгаллимнәрне БДИ тапшырудан башлап, укытучы абруеның төшү сәбәпләренә кадәр кызыксындыра. БДИга кагылган сорауга министр бик оста итеп җавап бирде

– Кеше үзенең белемен күрсәтә белергә тиеш. Имтиханнар элек тә бар иде. Ләкин БДИ хисабына башка фәннәрнең дәрәҗәсен төшерер­гә ярамый.
Массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле фильмнарда укытучының ролен түбәнсетеп күрсәтү белән дә килешми яшьләр. Алардан педагогик уку йортында башка җиргә керә алмаганнар гына укый, мәктәп тә булдыксызлар урыны шикелле тәэсир кала. Бәлки бу фикерне менә бүген шундый тәвәккәл карарга килгән яшьләр үзләре үзгәртер.

Югары уку йортын тәмамлап, мәктәпләргә кайткан яшьләргә ярдәм итәрдәй нинди программалар бар? «Монысын һәр җирлек үзе хәл итә. Кайбер районнарда яшь белгечләргә нык ярдәм итәләр», – диде Рафис Борһанов.
Министр үзенең укытучылары, бигрәк тә беренче укытучысы турында тәфсилләп, җылы итеп сөйләде. Сезгә дә шундый – укучылар күңеленә тирән кереп кала торган укытучылар булуыгызны телим, диде ул. Министр укытучысы куйган беренче һәм соңгы «2ле»не дә искә алды. Бу «2ле» булачак министр өчен гомерлек сабак булган. Аннары экран аша Фәрит Мөхәммәтшин, Дамир Фәттахов, Салават Фәтхетдинов һәм башка күренекле затлар үзләренең укытучыларын сагынып искә алды. Бу сөйләшү кыңгырау тавышы белән башланып китеп, дәрес шикелле 45 минут буе дәвам итеп, кабат кыңгырау тавышы белән тәмамланды.

...Тантанада 400дән артык кеше катнашты. Болар яшь укытучылар, тәҗрибәле остазлар, районнарның мәгариф бүлеге җитәкчеләре. Урыным Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Илсур Садыйков белән янәшә туры килде. Ул тантанага быел районның Масловка мәктәбенә биология-география фәненнән укытырга кайтучы Айнур Мөдинов һәм Шомбыт мәктәбендә физкультура укытырга теләк белдергән Рүзәл Фәйзрахмановны алып килгән. Шатлыгын аңлавы кыен түгел. Мәктәпләргә егетләрнең, ир укытучыларның җитмәве һәркемгә мәгълүм. Ә монда сөлек кебек ике егет, зур акча, байлык артыннан кумыйча, киләчәкне тәрбияләүне үз кулларына алырга булган.

Яшь мөгаллимгә кабул итү тантанасы республикада 2016 елдан башлап, быел дүртенче тапкыр уздырыла. Яшь укытучыларга бүләк итеп РФ халык укытучысы Евгений Ямбургның китабы һәм Татарстан Президентының мөрәҗәгате тапшырылды. Яшьләр дә бурычлы булып калмады: министр һәм барлык җыелган халык алдында татар һәм рус телләрендә ант яңгыраттылар. Тантана азагында яшь педагоглар гимны башкарылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading