Шәһри Казан

Яшь язучылар семинары: «Әдәбиятта көрәшчеләр җитми»

Язучылар берлеге бинасына яшь каләм тибрәтүчеләр килеп кергәч, семинарның ни дәрәҗәдә күңелле узачагы аңлашыла иде.

Беренчедән, әдәбият мәйданында - яшьләр, икенчедән - аларны әйдәп торучы олпат язучы-шагыйрьләр тора. Барысы да хәзерге әдәбиятны тикшерергә, шулай ук тәнкыйтьләргә җыелганнар...

Семинарны тантаналы рәвештә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт башлап җибәрде:

«Без быел Язучылар берлегенең 85 еллык юбилеен билгеләп үттек. Шул еллар дәвамында Нури Арсланов, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалим, Әхмәт Гадел, Луиза Янсуар, Ркаил Зәйдулла яшьләр белән турыдан-туры эшләделәр. Әйе, әдәбиятка яшьләрнең ургылып килгән, ләкин шул ук вакытта килмичә торган вакытлары да булды» - диде шагыйрь. Семинарны шул ук рухта Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов дәвам итте. Ул семинар башланыр алдыннан залда утырган яшьләрне күзе белән санап чыккан иде инде. Шуңа күрә сүзен дә яшьләрнең әдәбиятка килү-килмәвеннән башлады:

«Әгәр алдан яшьләр килми икән, әдәбият капкасы ябыла. Бәхетебезгә, бу татар әдәбиятына янамый. Миннән еш кына «Нишләп әдәбиятка килмиләр?» - дип сорыйлар. Ә мин аларга каршы «Сез кайсы районнан?» - дип сорыйм. Алар үз төбәкләреннән чыккан биш-алты исемне атыйлар. «Язучы көн дә чыкмый, шуңа ул алтын бәясенә тиң» - дигән нәтиҗәне шул вакытта ясыйм да инде. Язучыны укытып ясап булмый, ул сыйфат аның тумышында, канында булырга тиеш. Шул чагында гына җөмләнең төзелешен аңлатырга мөмкин, ә чын язучы булуы бары тик талантына бәйле».

Реклама

Рәис әйтүенчә, Язучылар берлегенә дистәләгән кеше керергә тели икән. Шуңа күрә Данил Салихов яшь иҗатчыларга мөрәҗәгать итте: «Телебезгә авыр чор килде. Киләчәктә сез ул йөкне күтәрергә тиеш буласыз. Монда утырган язучы-шагыйрьләр (Рөстәм Галиуллин, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Зиннур Мансур, Рәдиф Гаташ, Камил Кәримов, Фоат Галимуллин, Рифат Сверигин, Галимҗан Гыйльманов)  эстафетасын алып, әдәбиятыбызның алдагы тормышын алып барырга әзер торыгыз», - дип сүзен төгәлләде генә дигәндә, хатын-кыз язучыларга аерым тукталды. «Күп кенә кызлар Язучылар берлегендә эшләгән җирдән тормышка чыгалар да, әдәбияттан читләшәләр. Ни генә булса да, әдәбияттан китмәсәгез иде. Безгә бит яшьләр кирәк», - дип, ниһаять, семинарны ачык дип игълан итте. Ачылышның мәдәни рухын шагыйрь Рәдиф Гаташ кына күтәрә алды.

Сәхнәгә чыгу белән, шигырен дә сөйләп җибәрде. Мәктәпне бетереп, университетка кергәненә алтмыш ел тулганын да берничә җөмләсендә ассызыклады. Ә беренче шигырен язу тарихы гаять кызыклы аның: «1959 елда Рәшит Нигъмәти вафат булгач, аны күмешергә Хәсән Туфан килгәнен күрдем. Сөргеннән кайтып, озак еллар узгангамы, ул вакытта Хәсәнне күрү тансык иде безгә. Рәшиткә багышланган шигырен укып җибәргәч, мин шигырь язуның ни дәрәҗәдә изге эш икәнен аңладым» - диде ул иҗатының чишмә башын исенә төшереп. Рәдиф Гаташ шигырьләрен махсус семинар өчен ятлап килгән кебек тоелды. Үзе яшьлек турында хисләнеп сөйли, ә үзе залда утырган кызларга күз кыса. Шигъри мизгелдән соң сәхнәгә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин чакырылды. Ул семинарның әһәмияте турында сөйләде. Татар дөньясында остазлык мәктәбе көчле дип санаган язучы яшьләрне дә иҗат итәргә чакырды. Бер яктан караганда, семинар «өлкән буын шагыйрьләре» өчен яшьлекләрен искә алу кичәсенә әйләнде. Шул исәптән Вахит Имамов та семинарда узган яшьлеген уйлап утырган. «Мин олы әдәбиятка 1985 елда баскан идем. Без хәзер «Каләм кем кулына калыр?» - дип уйлыйбыз. Рифма төзи белеп кенә әдәбиятта эз калдырам дип алданмагыз. Бүгенге көндә язучы беренче чиратта көрәшче ул. Бүген безгә көрәшчеләр кирәк! Әдәбиятка белемле, тарихын белгән иҗатчылар җитми» - дип төгәлләде сүзен «Мәдәни Җомга» газетасының баш мөхәррире.

Бу сүзләрдән соң залда елмаеп утырган яшьләр дә җитдиләнде. «Мин яза беләмме соң?» - дип үзләренә сорау бирүчеләр дә арткандыр. Ләкин алда әле тагын да җитди һәм кызыклы «иҗатны тикшерү» этабы көтә иде.
Шигърият, проза, драматургия - өчесе дә өч төрле бүлмәдә узды. Семинарда рус телендә иҗат итүчеләр дә катнашты, ә барлыгы 34 яшь язучы иде. Аларның барысы да үз секцияләренә урнашып, тәнкыйть тыңларга әзер тордылар.
Төп нәтиҗә семинарның йомгаклау өлешендә әйтелде. Һәр номинациянең белгече катнашучылар турында үз фикерен җиткерде. Шулардан чыгып, яшь язучылар семинарын уңышлы үтте дип санарга буладыр. Ләкин төп мәсьәлә: Семинарга иҗатын тәкъдим иткән яшьләр - әдәбиятыбыз сагында көрәшче була алырмы? Бу сорауга җавапны яшь иҗатчылар тиздән табар дип өметләнәсе кала...

Рәфидә Галимҗанова

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: