16+

Яшәүдән туктаган авылдагы бәйрәм якташларны җыйды

Күптән түгел Теләче районының Әбде авыл җирлегендә урнашкан, узган гасырның җитмешенче елларында яшәүдән туктаган Игенче авылында «Авыл көне» узды.

Яшәүдән туктаган авылдагы бәйрәм якташларны җыйды

Күптән түгел Теләче районының Әбде авыл җирлегендә урнашкан, узган гасырның җитмешенче елларында яшәүдән туктаган Игенче авылында «Авыл көне» узды.

Әйе, Әбдедән ерак түгел, тау өстендә әнә шул исемдәге авыл булган. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларында барлыкка килгән бер урамлы авылда җәмгысы 19 хуҗалык яшәгән.

Авыл 1970 елда юкка чыккан

Биредә гомер иткән Фәгыйлә һәм Рәшит Гыйльметдиновлар иң соңгылар булып, 1970 елның ноябрендә Әбде авылына күченгәннәр. Гомеренең күпчелек өлешен Әбде авыл җирлегендә сәркатип булып эшләгән Фәгыйлә апа искә алганча, авылның ике коесы, башлангыч мәктәбе, колхоз кәнсәләре, сарык фермасы булган. Колхозлашу, сугыш елларында авыл аерым колхоз булып яшәгән. Соңгы елларда башлангыч мәктәптә Хәкимә Галиева укытучылык иткән. Колхозларны күмәкләштерү башлангач, авыл халкы Әбде совхозында эшләп гомер иткән. ТР «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы җитәкчесе Рифкать, Президентыбыз Рөстәм һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановларның әтисе – данлыклы урманчы Нургали ага да нәкъ менә шушы авылда Миңнехан Рәхмәтулла улы Рәхмәтуллин гаиләсендә дөньяга килгән. 1890 елда туган Миңнехан бабай гаиләсе бирегә башка авылдашлары белән бергә, җир җитмәү сәбәпле, узган гасырның егерменче еллар азагында Мамадыш районының Бай Дусай авылыннан күченгән. Легендар урманчы Нургали Миңнеханов, Игенчедә туып-үсеп, Иске Икшермәдә урта мәктәпне тәмамлый. 1963 елда алар, башка авылдашлары белән беррәттән, гаиләсе белән Кукмара районының Нырты авылына күченә. Авылларны эреләндерү сәясәте башлангач, гаиләләр күчеп китә башлаган. 1970 елда ул тулысынча юкка чыккан. Халык Әбдегә, Кукмара районына күченә. Ни кызганыч, авылның үткәне турында мәгълүмат бик аз.

Мәрхүмнәр рухына дога

Бәйрәм башланганчы Саба һәм Теләче районнары җитәкчеләре, кайткан дәрәҗәле кунаклар, Игенче авылында яшәгән якташлар, аларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары авыл зиратында мәрхүмнәрнең якты рухына дога кылдылар. Саба районы имам мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов белән Саба районының Лесхоз авылы имамы Әхмәт Сафин тарафыннан әрвахлар рухына Коръән багышланды, азактан, зират янәшәсендә өйлә намазы укылды.

Яңа очрашулар, иске яңа танышлар…

Аннары Саба һәм Теләче районнары үзешчәннәре бизәлгән җигүле атлар белән Игенче авылының элеккеге йорт урыннары буенча йөреп (барлыгы 16 нигездә – Наҗия, Нурания, Хәернисә, Минзифа, Мәликә, Нәсимә, Бәдәр әбиләр, Корбангали, Миңнехан, Әһлиулла, Низами, Мулларахман, Хуҗәхмәт, Васыйл, Салих, Хәмис бабайлар нигезендә), кайчандыр биредә яшәгән, гомер иткәннәрнең балалары, оныклары алып кайткан бүләкләрне җыйдылар. Җыр-биюле әлеге күренеш бик тәэсирле булды.

Бирнә-бүләкләр ат арбасына сыймады. уен-көлке, җыр-бию яңгырады, бирнә җыючыларны хуҗалар кайнар чәй, мич коймагы белән каршы алды. Өлкәннәрнең күзендә туган авылларын җирсү, сагыну хисләре чагылса, яшьләр өчен нәсел-нәсәбеңне, үткәнеңне белүдә зур тәрбия чыганагы булды. Нәсел чылбырлары өзелеп, нигезләренә кайтучылар булмаганнарның йорт урыннарында «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр элеккеге хуҗаларның яраткан һөнәрләрен кабул иттеләр. Һәр нигез хуҗалары бирнә җыючыларны зур әзерлек һәм зур бүләкләр белән каршы алды. Бу уңайдан Саба муниципаль районы башлыгы, Миңнехан бабай оныгы Рәис Миңнеханов: «Мин Игенче авылы турында әти сөйләгәннәрдән генә беләм. Зиратта бабайның каберендә булганыбызны, авыл урынын күрсәткәнне хәтерлим.

Төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларның очрашуы – үзе зур бәхет. Тарихта гына калган авылны искә алып, бәйрәм оештыру халкыбызның тормыш дәрәҗәсен, үткәнебезгә кайтуын, зиратларга игътибар артуын күрсәтә. Без бүген балачакка, үткәннәргә, тарихка кайттык. Моны мин кирәкле чара дип саныйм. Ул дәвамлы булыр­га тиеш, чөнки халык мәкале: «Үлгәннәрнең – каберен, исәннәрнең кадерен бел», – ди. Моның белән барысы да әйтелгән», – дип билгеләп үтте.

Халык концертны яратып карады

Соңыннан бирегә җыелган халык (бигрәк тә балалар), аерым мәйданда уен-ярышларда катнашып, ике районның сәнгать осталары концертын тамаша кылды. Әүвәл аларны әлеге чараның әһәмиятен, үзенчәлеген һәм тәрбияви көчен ассызыклап, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде. Ә мәйданга җыелган халыкның күңеленә якташларыбыз, халык артисты Рәсим Низамов, «Татар җыры» Алтын Барс һәм «Болгар» радиосы сыннары иясе Алинә Сафиуллина, «Татар моңы» җыр бәйгесе җиңүчесе Зөлфирә Шәйдуллина, Энҗе Шәймурзина, Алинә Давыдоваларның җырлары, яшь, өметле гармунчы егетебез Ильяс Фәрхуллинның концерт гармуннарында сыздыруы аеруча хуш килде. Тамашаны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып баруда Илһамия Нәҗметдинова белән Хәниф Тимербаев зур көч куйдылар.

Бәйрәмдә Саба урман хуҗалыгы, шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйков тарафыннан оештырылган күргәзмә дә эшләде. Күргәзмәгә узган гасырның 40-70нче елларына караган тарихи экспонатлар куелган иде. Гүя безнең алда узган гасырның 60-70нче елларында яшәүдән туктаган Игенче авылы, аның кешеләре, яшәү рәвеше, йортлары, эш кораллары килеп баскан иде. Патефон тәлинкәсеннән шул чорның легендар җырлары ишетелә...

Фәнил Нигъмәтҗанов, Теләче районы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кирәкле изге эш башкарганнар! Мондый чаралар күбрәк оештырылса, хәзерге буын яшьләребезгә үткәннәрне, әби- бабайлар рухын онытмау, киләчәккә гореф- гадәтләребезне, телебезне саклау өчен этәргеч будыр иде.Фәнил Нигьмәтҗановка матур, мәгълүматлы мәкалә язуы өчен рәхмәт!

    Мөһим

    loading