16+

Яшерен сер өч авылга таратылды

Балык Бистәсе районының Ямаш клубында узган шимбәдә, күрше Күки белән Балтач авыллары халкы да килеп, җыйнаулашып елашып утырды.

Яшерен сер өч авылга таратылды

Балык Бистәсе районының Ямаш клубында узган шимбәдә, күрше Күки белән Балтач авыллары халкы да килеп, җыйнаулашып елашып утырды.

Ямаш авылының үзешчән артистлары гаепле моңа. Алар башкорт драматургы Рәлиф Кинҗәбаевның “Гүргә керер сер иде” дигән әсәрен сәхнәләштергәннәр. Фаҗигале язмышлар сурәтләнгән тетрәндергеч хикаят ул. Профессиональ артистларның да кайчак кинодагы яки спектакльдәге елаулары ясалма була. Укытучылар Әлфия Мостафина белән Гөлфия Баһавиева, студент кыз Роза Хуҗагарипова сәхнәдә үз ролләрен чын мәгънәсендә елый-елый уйнады. Аларга кушылып тамашачылар елады. Клуб директоры Исламия Сафина, укытучы Айрат Зиннәтов, студентлар Илдар Әхмәтшин, Динә Низамова, Алисә Кәримова да ролләрен бөтен тырышлыкларын биреп башкарды. Үзешчән артистлар “Гүргә керер сер иде” әсәрендәге образларга җаннары-тәннәре белән кереп китеп, “серләрне” өч авыл халкына чиште, тамашачыларны фаҗигале вакыйгалар агымына чумдырды.

- Трагик әсәр сайлагансыз, шулай да профессиональ артистлар кебек оста башкарып чыктыгыз. Залда ямашлылар гына түгел, күрше Балтач белән Күки авыллары кешеләре дә бар. Шушылай бердәм булып яшәү мөһим. Бу коллектив башка авылларга гострольгә барырлык итеп чыгыш ясады, иҗат уңышлары телим, - диде спектакль тәмамлангач, Ямаш авылы да кергән Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов.

Үзешчән артистлар сәхнәдән төшкәч тә, образдан чыга алмыйча хисләнеп йөрде.

- Хатыным Гөлфияне танып булмый әле монда. Әсәрдәге Нурия образында әле ул һаман, - дип шаяртты Алмаз Баһавиев.
Ямаш авылында уздырылган концертларның һәм спектакльләрнең активисты Әлфия Мостафина монысында да “Гүргә керер сер иде” әсәрен сәхнәләштерүдә төп режиссер да, артисты да булган.
- Өч ай ятсак та, торсак та спектакль рухы белән яшәдек. Тамаша залында хатынымнан болайрак дулкынланып утырдым. Шөкер, әйбәт кенә уйнап чыктылар, - дип сөенечен уртаклашты Мулланур Мостафин.

Ямаш клубы директоры Исламия Сафина: “Бу спектакльне ТАССРның 100 еллыгына багышладык. Быелгы мәдәни чараларның барысын да Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы шигарендә оештырабыз”, - дип, үзешчән артисларга рәхмәт әйтте.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading