Дустымның сүзләренә караганда, укытучыларның күпчелеге әлеге белемнәрне тикшерүгә каршы түгел. Алар һәркайсы да үз белеменең ныклыгына ышана. Бары тик бу эш нәтиҗәсез кала бирә, чөнки узган ел укытучылар кайда нинди хата киткәнлеген, кайсы юнәлештә белемнәрен арттырырга кирәклеген дә белмәгән. Ә быел аудиторияләрдәге видеокамералар кайбер укытучыларны бөтенләй куркуга салган.
Яшь буын БДИның ни икәнен яхшы аңлый, дуслашып бетте кебек. Ләкин өлкән укытучыларыбызга бу система бераз чит. Алар аның эчендә кайнап карамаса да, заман укучыларын шуңа әзерли, алар кебек үк борчыла, әзерләнә, балаларны да әзерли, яхшы нәтиҗәләр ала. Тик ата-аналар гына беткә үч итеп, туннарын якмасыннар иде. Укытучы – ул икенче әни. Без аларга күтәрелеп карарга куркып тора идек, нинди каршы сүз әйтеп мыскыллау тагын?! Балаларыбызның белемле һәм тәрбияле булуларын теләсәк, УКЫТУЧЫ дәрәҗәсен сакларга кирәк.
Кызганыч, күп мәктәпләрдә коллективның яртысыннан күп өлешен лаеклы ялдагы я шул яшькә якын мөгаллимнәр алып тора икән. Ә яшьләр мәктәпкә барырга ашкынып тормый. Хәтта башкалар “күп” дип саный торган хезмәт хакы да кызыксындырмый аларны. Укытучыларга ике-өч тапкыр арттырсаң да ярый әле. Акча белән анда беткән нервларны гына кайтарып булмый шул, кызганыч.
Ләйсән белән шактый вакыт шушы хакта сөйләшеп утырдык. Үзе тапталган, үзе яңа гайбәт кебек. Мәңгелек тема... Шул арада берничә хезмәттәше шалтыратып хәлен белеште. Һаман бер сүз: кайда нинди хата киткәнлеген тикшерәләр. Дустыма карыйм да, эчтән генә: “яшәсен кибетләр, яшәсен явыз сатып алучылар, ләкин мәктәпкә бармыйм. Мин эшемне эштә калдырып кайтам, ә Ләйсәннеке аңа тәүлек буе бәйле. Ул хәтта электрон журнал белән төшендә дә саташа, ә мин төштә акча күрәм”, – дип куанам. Ләкин тел-төбенә карасаң, ахирәтемнең уенда эш урынын алыштыру нияте бар кебек. Башка өлкәләрдә дә имтихан бирдереп, белемнәрне тикшерү системасы уйлап чыгармасалар ярый тагын.
Комментарийлар