16+

Яшәсен "Татар сүзе", яшәсен татар үзе!

30 май кичендә Тукай исемендәге филармониядә узган "Татар сүзе" II нче Халыкара бәйгесенең Гала концертын күргән тамашачылар дога итеп шушы сүзләрне кабатлады. Олысы да, кечесе дә мондый зур талантка ия булган халыкның киләчәге матур булырга тиеш!

Яшәсен "Татар сүзе", яшәсен татар үзе!

30 май кичендә Тукай исемендәге филармониядә узган "Татар сүзе" II нче Халыкара бәйгесенең Гала концертын күргән тамашачылар дога итеп шушы сүзләрне кабатлады. Олысы да, кечесе дә мондый зур талантка ия булган халыкның киләчәге матур булырга тиеш!

Менә икенче ел инде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (рәисе Марат Әхмәтов) ярдәме белән уздырылган бу бәйге күңелләрдә өмет уты кабыза. Бергәләп, зур теләк белән тотынып, бик нык тырышканда була икән бит! Быелгы конкурска да 4 меңгә якын гариза - видеоэш килгән. Димәк, шуның кадәр  катнашучы үзенең татар телен башкаларга караганда яхшырак белүен, күбрәк яратуын исбатларга мәйданга чыккан.

Җиңүчеләр яшь үзенчәлекләре буенча берничәгә бүленгән. Теле яңа гына ачылган сабыйлардан алып, 10 яшьлек балалар бер төркемдә. 11-17 яшьтәге мәктәп укучылары - икенче төркемдә. 18 яшьтән өлкәнрәкләр - өченче төркемдә. Әсәрләр өч жанрда кабул ителгән: шигырь, проза һәм мәсәл. Беренче урынны яулаучылар зал тутырып җыелган тамашачы алдында үзләренең  осталыкларын күрсәттеләр. Әйе, телләре телгә йокмый. Фәрештә төкергән диләр андыйлар хакында. Туган телебезнең бөтен  ямен-тәмен, аһаңен җиткерә алганга  жюри күңеленә хуш килгән дә бит инде алар. Җиңүче балаларның барысына да соры дәү  уенчык аю  бүләк иттеләр. Менә аюлар башына чигүле түбәтәй, өсләренә камзул кигән булсалар, бәйрәм тагын да ямьлерәк булган булыр иде.

Сокландырган мизгелләр күп булды. Әйтик, укучыга Гүзәл Шакирова буларак таныш әдибә нәфис сүз остасы да икән бит. Чәчмә әсәрләр буенча 1 урын алган. Сәхнәдә Туфан Миңнуллинның шаян хикәясен сөйләп тамашачыны елмайтып, үзенең лаеклы булуын исбатлады. Туфан аганың рухы да шатлангандыр. Хәер, Гүзәл үз әсәрләрен сөйләсә дә, шундый ук зур уңышка ирешкән булыр иде. Быел авторларга үз әсәрләре белән чыгыш ясау мөмкинлеге дә бирелгән иде бит. Бу номинациядә яшь шагыйрьләр: Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһимов җиңүче булдылар. Һөнәри артистлар узган ел да катнашкан иде, быел да сынашканнар. Беренче урынга Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин чыкты. Артем Пискунов белән Эмиль Талипов та җиңүчеләр арасында иде. Аларга бүләкләрне Марат Гата улы Әхмәтов үзе тапшырды.

Узган ел бу бәйгенең беренчесенең Гала концертын караганга күрә, чагыштырып карау мөмкинлегем зур иде. Анысы 21 февральдә Халыкара туган телләр көнендә узган иде. Мөмкинлекләре чикләнсә дә, таланты да, тырышлыгы да ташып торган Тимур Фазлыевка игелекле тамашачыларның берсе үзйөрешле арба  бүләк итәргә теләвен әйткән иде анда. Вәгъдә үтәлгән. Быел Тимур сәхнәгә шул бүләгендә чыкты. Тамашачы алкышлары игелекле милләттәшебезгә дә, язмыш сынауларына бирешмичә алга, зур җиңүләргә баручы Тимурның үзенә дә җитәрлек булды.

Быел да  җиңүчеләр бүләкләрен әлеге конкурсның жюри әгъзалары: (рәисе Айдар Фәйзрахманов) Фоат Галимуллин, Илсияр Иксанова, Резеда Сәлахова,  Илдар Кыямов, Кадим Нуруллин кулыннан алдылар. Узган ел да Балтачлыларның күбесе җиңүчеләр арасында иде. Бу башка райондашларын да катнашырга һәм җиңәргә рухландырган, күрәсең. Быел да Балтач балалары җиңүчеләр арасында күпләп булды. Бу сөендерә, билгеле, ләкин башка районнар да активрак булсын иде. Бер район белән генә татар телен саклап калып булмас бит.

Быел узган елгыдан аермалы буларак, гаиләләр дә катнашкан. Беренче урынны Мамадыштан Мичуриннар династиясе алды. Икенче урында Лаештан Нурмөхәммәтовлар гаиләсе. Нәни Апушны хәтерләтеп, бәрхет кәләпүшләр кигән Аяз белән Камал җиңү өчен бик тырыштылар. Ә нәни Мәрьям комачауламавы белән булышты. Алар яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗевның алар өчен махсус язылган шигырен башкардылар. Бу матур гаиләгә мин дә үземнең яңа китабымны   бүләк иттем. Бу сабыйлар телендә аларның киләчәккә баруларына өметем зур.

Милләтебезгә ярдәм итүче, туган тел сагында торучы мондый чара, билгеле инде, битараф булмаганнар күңелендә теләк-тәкъдимнәр дә уятты. Филармония ишеге төбендә күп кенә олы яшьтәге апа-абыйлар билет сорап тора, кассада юк иде. Бәлки, мондый Халыкара конкурсның йомгаклау Гала концертын зуррак залда, әйтик, Камал театры бинасында яки "Пирамида"да ук уздырырга кирәктер. Тагын бер теләк - нишләп китап сату оештырылмаган иде икән ул?! Югыйсә,  нәкъ менә бу укучы белән авторны, укучы белән китапны очраштыра торган урын бит. Монда әдәбиятыбызны яратучылар, хөрмәтләүчеләр җыелган.  Автографлы китаплар алып калырга була иде хәтта.

Ярар, бу тәкъдим-үтенечләребез, бәлки, киләсе елдагы конкурста исәпкә алыныр, дип өметләник. Оештыручылар "Татар сүзе" яшәячәк!" -  диделәр бит. Былтыр да шулай дигәннәр иде, сүзләрендә торганнар әнә. Мондый бик кирәкле, бик вакытлы конкурслар алдагы елларда да узып торсын. Иң мөһиме - туган телебез дә, халкыбыз да, җиһаныбыз да исән-сау булсын иде.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading