Кыш үзенчә күңелле булса да, салкыннар һәм кар-бураннар ялыктыра. Күңел тизрәк яз җиткәнен тели башлый.
Ләкин язны куркып-шомланып каршы алучылар да бар шул. Язгы ташулар тулы бер авылларны , торак микрорайоннарны һәм корылмаларны суга батырып, миллионлаган сумнарда зыян салырга, хәтта кешеләр үлеменә дә китерергә мөмкин.
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның 16 февралендә 301-р санлы күрсәтмәгә имза куйды. Республикада язгы ташулар чорында су басу ихтималы булган торак пунктлар исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы сайтына урнаштырылган әлеге документ.
Быелгы язгы ташкыннарны аварияләрсез уздырып җибәрү максатында, 447 миллион сумнан артык финанс чыганакларына әзерлек эшләре башкарылган. Мәсәлән: 52 гидротехник корылма төзекләндерелгән, 3862 берәмлек суүткәргеч торба ремонтланган һәм чистартылган, 9 участокта гомум исәптә 2,39 километр ярлар ныгытылган, 158 участокта гомум исәптә 94,414 километр елга агым юлы чистартылган, 4 участокта гомум исәптә 1,67 километр елга төбе тирәнәйтелгән.
Республикада язгы ташулар вакытында килеп чыгу ихтималы булган гадәттән тыш хәлләргә каршы чаралар күрү өчен 15 меңнән артык кеше составында махсус бригада оештырылган, 3 мең берәмлектән артык техника билгеләнгән. Территорияләргә һавадан разведка-күзәтү үткәрү өчен 18 авиатехника җәлеп ителәчәк.
Татарстанда су басу ихтималы булган торак пунктлар саны узган елгы 222дән 209га калган.
Әгерҗе, Арча, Алабуга, Мамадыш, Аксубай, Алексеевск районнарындагы торак пунктларга, шулай ук Васильево, Зеленая Роща, Карабаш, Лубяны, Шөгер бистәләренә су басу куркынычы яный.
– Идел ярларына һәм күлләргә якын урнашкан өйләрне ел саен диярлек су баса. Безнең дә бәрәңге базына яз көне су төшә. Шунлыктан баз тирәсендәге карларны читкә атам. Әле иртәрәк, көннәр җылыта башлагач, баз кырыйларын көрәргә булыр, – ди Васильево бистәсендә яшәүче Ильяс Фәттахов.
Балык Бистәсе районының Балтач авылында яшәүче Фәнис Зыятдинов та язны шактый хафаланып көтә.
– Балтач авылының бер өлеше – тау башында, икенче өлеше Суша (Чошы) елгасы буйлап, үзәнлектә урнашкан. Безнең өй – үзәнлектә. Елга буе, агачлыклар җәй бик матур, ләкин язгы ташкыннар куркыта. Суша елгасы кайбер елларда бигрәк дулап ага, ярларыннан чыкса, үзәнлектәге өйләрне рәхәтләндереп басачак. Өй һәм абзар тирәләрендәге карны читкәрәк илтеп түгә башладык инде. Көн җылыткач, урамыбыз белән канау казырга тотынабыз, – ди Фәнис Зыятдинов.
МЧС киңәшләре
Су ташкыны тизлеге секундына 4 метрдан артса, ә биеклеге 2 метрдан да күтәрелсә, кешеләргә һәм терлекләргә үлем куркынычы тудыра. Шунлыктан су басуларга бик җитди карарга кирәк.
Су басу ихтималы булган торак пунктларда яшәүчеләр документларын, акчаларын һәм кыйммәтле әйберләрен, даруларны су керми торган пакетка салып, алдан ук әзерләп куйсыннар; эвакуация вакытында документларыгыз тутырылган сумканы билегезгә яхшылап бәйләгез. Алмашка җылы киемнәрегез булсын.
Йорттагы җиһазларны, азык-төлекне чормага менгереп куегыз. Эвакуация очрагына берничә көнгә җитәрлек азык һәм су запасы туплап куегыз.
Радиодан, телевизордан, телефоннан яки тавыш көчәйткечтән «Эвакуация!» хәбәре ишетелүгә, өйдән чыгып китегез, билгеләнгән урынга барыгыз. Әгәр эвакуация оешкан төстә үткәрелмәсә, өй чормасына яки түбәсенә (агач башына) менегез. Ярдәмгә дәшеп, таякка бәйләнгән кием-чүпрәк болгагыз. Төнлә фонарь кабызыгыз.
Су баса башлагач, өйдәге электр утын, газны томалагыз, мичтәге утны сүндерегез. Су чигенгәннән соң, өйдә электр утын кабызмагыз, чөнки чыбыклар һәм диварлар кибәргә тиеш.
Су астында калган азык-төлекне кулланмагыз.
Суга бата башлаган кешене коткарырга аның алгы ягыннан йөзеп килмәгез. Арткы ягыннан йөзеп килеп, чәченнән яки башыннан урап тотып, кирегә йөзегез.
Коткару хезмәтенең бердәм телефоны : 112.
Комментарийлар