16+

Язның суына гына түгел, кояшына да ышанып бетәргә кирәкми

Яз җитте, кояш җәйгә таба борылды, көннәр җылынды. Аңлашыла ки, чишенәсе килә. Эссе дә кебек, икенче яктан, өшетеп тә җибәрә.

Язның суына гына түгел, кояшына да ышанып бетәргә кирәкми

Яз җитте, кояш җәйгә таба борылды, көннәр җылынды. Аңлашыла ки, чишенәсе килә. Эссе дә кебек, икенче яктан, өшетеп тә җибәрә.

Әйе, барыбыз да язны, кояшны зарыгып көтеп алабыз. Организм салкыннардан инде алҗыган, урам, йорт аллары тулы кардан да гарык. Яктылык тели күңел. Анысын, туры мәгънәсендәге кояш яктылыгын яз китерә. Соңгы елларда апрель башларында ук чишенә башлаган булсак, быел ай уртасында гына пәлтә-пуховикларны салдык. Салдык та... футболкадан, күлмәктән үк диярлек йөри башладык. Нәтиҗә – күпләр авырый башлады. Кемдер йөткерә, кемдер төчкерә дигәндәй... Язның суына гына түгел, кояшына да ышанып бетәргә кирәкми шул.

Әнә, егетләр, ир-атлар кояш нурлары өстен генә җылыткан плитәләрдә утыра – кайсы җирләренә зыян килгәнен чамалыйсыздыр. Әнә, кызларның тездән күпкә өстәрәк кенә булган итәкләре яки җиңел материаллы күлмәкләре ачыла, иң нечкә җирләреннән җил үтәли уза (иркәли дип ялгышмагыз). Йөткерү, төчкерү белән бәйле чирләр генә эләктерми димәк болар. Пляжларда кешеләр кызына да башлаган әнә. Төркиягә барып булмас, үзебездә булса да кызыныйм диючеләр язгы кояшның никадәр зәһәр икәнен белми микән әллә?

Әлбәттә, белә. Белә торып та, кызынасыбыз, кызарасыбыз килә. Белә торып та, тирләп пешкәннән соң киемнәребезне салып ташлыйбыз. Кояшның эссе суктыру мөмкинлеген белә торып та, башыбызга кияргә ашыкмыйбыз. Нигә үзебезне сакламыйбыз икән без?

Үзем йөри торган паркта саулык-сәламәтлеген ныгытучылар, ягъни физкультура белән шөгыльләнүчеләрне күзәтәм. Юк, чишенмәгәннәр. Киресенчә, йөгереп, йөреп туктаганнан соң, өсләренә спортивкаларын кияләр. Димәк, сакланалар.

Сакланыйк, дуслар. Кояшка алданмыйк. Витаминнар кулланыйк. Иммунитетны ныгытыйк. Йокы белән шаярмыйк. Сүз уңаеннан, табиблар нәкъ менә шул чорда барыбызга да билгеле 8 сәгатьлек йокы киңәш итә...
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading