16+

Язучы Стивен Кинг газетага ярдәм итте

Бер карасаң, заман авыр. Кайда да. Матбугат чараларының авыр хәле руслар­да да, хәтта Америка гәзитләрендә дә чагылыш таба. Икенче карасаң, заман рәхәт.

Бер карасаң, заман авыр. Кайда да. Матбугат чараларының авыр хәле руслар­да да, хәтта Америка гәзитләрендә дә чагылыш таба. Икенче карасаң, заман рәхәт.

Океан аръягындагы кешеләрнең дә нәрсә эшләгәнен уч төбендәгедәй күзәтеп торасың. Әнә шундый күзәтеп барган кешеләремнең берсе – Стивен Кинг. Шушы көннәрдә генә ул үзенең штатында чыга торган The Portland Press Herald газетасына китаплар күзәтүе рубрикасын саклап калырга ярдәм итте.

С тивен Кинг үзенең Twitter сәхифәсендә әлеге газетаның, финанс кытлыгы аркасында, штаттан тыш хәбәрчеләрнең Мэн штаты турын­дагы яки шушы штатта языл­ган китаплар турындагы язмаларын басмаячагы турын­да хә­бәр иткән иде. Язучы барлык язылучыларын, ә алар 5 млн ча­масы, The Portland Press Herald газетасыннан әлеге рубриканы саклап калуны үтенергә чакырды.
Газета, үз чиратында, финанс хәленең авырлыгы турында белдерде һәм аның электрон вариантына Стивен Кингның укучылары арасыннан һич югында 100 кеше язылса, бу рубриканы саклау мөмкинлеген әйтте. Ә бер көн үтүгә, Portland Press Herald бу рубриканың сакланачагы турында хәбәр итте – тәүлек дигәндә, аңа 100дән артык кеше язылган булып чыкты.
Стивен Кинг – барлыгы 350 млн данәдә таралган 50дән артык роман авто­ры. Аның «Carrie» (Кэрри) дип аталган беренче романы 1974 ел­да дөнья күрә. Аннан соң «Shining» (Балкыш) романы басылып чыга һәм язучыга дан китерә. Бик күп әсәрләре («Rage» (Нәфрәт), «The Long Walk» (Озак йөрү), «Roadwork» (Юл эшләре), «The Running Man» (Йөгерүче кеше) – татарчага тәрҗемә ителмәгәч, исемнәрен инглиз телендә бирәбез) Ричард Бахман псевдонимы белән басыла.
1982 елда «The Dark Tower» (Караңгы манара) циклының «The Gunslinger» (Укчы) дип аталган беренче романын бастырып чыгара. 2003 елда – Америка милли китап фондының «Америка әдәбиятына керткән зур өлеше өчен» медаленә, ә 2014 елда «Сәнгатьтәге уңышлары өчен» милли медальгә лаек була. 2018 елда PEN America оешмасы аны «Әдәби эшчәнлек өчен» премиясен тапшыра.
Стивен Кинг Американың иң уңышлы язучыларыннан исәпләнә. Һәм уңышны озак еллар буена кулыннан ычкындырмый тота алган бердәнбер язучы. Беренче романы чыгу белән үк, аның таланты хакында сөйли башлыйлар һәм шуннан соңгы 40 еллык иҗат дәверендә ул бер генә дә уңышсыз әсәр язмый.
«Мегаселлер» дигән төшенчә барлыкка килүенә дә аның китаплары сәбәпче. Бу рекордлы тиражлар белән таралучы бестселлер дигәнне аңлата. Шулай булса да, Стивен Кинг хакында бәхәсләрнең тынганы юк: берәүләр аны арзанлы «чтиво» яза торган каләм иясенә чутлый, икенчеләр зур һәм тирән мәгънәле әсәрләр иҗат итүче әдипкә саный.

Ул исә үзен юк-бар язу­чыга исәпләми. «Мин коточкыч жанрны югары мәдәният дәрәҗәсенә күтәрдем», – ди ул бер әңгәмәсендә. Бу, мактану кебек ишетелсә дә, дөрес­лектән мәхрүм түгел. «Хоррор короле» дигәнрәк даны чыкса да, бөтен әсәрләрен дә бу жанрга кайтарып калдыру хата булыр иде. Психологик роман («Dolores Claiborne» (Долорес Клейборн), «Misery» (Мизери)), детектив («The Dark Half»), фэнтези («The Dark Tower») һәм классик язучыларныкыннан берничек тә аерылмаган хикәяләре, шигырьләре аны универсаль язучы дип атарга мөмкинлек бирә. Ә берьюлы бик күп жанрда уңышлы эшли алыр­лык иҗатчылар дөнья әдәбиятында да бармак белән генә санарлык. Стивен Кинг, шул рәвешле, төрле жанрда бер үк дәрәҗәдә иҗат итүче һәм укучылары көткәнне түгел, ә үзе теләгәнне яза алучы талантлы һәм бәйсез иҗатчы.

Ул экцентрик шәхес буларак та билгеле. Дусларына гади генә тапочка эләктереп кунакка килергә һәм юл уңаена берәр рәсми урынга кереп чыгарга мөмкин. Шаян, шук кеше. Куркыныч әсәрләр язса да, аның белән очрашуларда, гадәттә, юмористлар концертындагы шикелле шаркылдап көлеп утыралар. Халык алдында чыгыш ясаганда төчеләнеп тормый, сүгенеп җибәрергә дә мөмкин. Шул ук вакытта ул туры сүзле: хәтта ил башлыкларына да, президенттан алып ваграк җитәкчеләргә кадәр, кискен каршы чыккан чаклары да бар. Әледән-әле шәфкатьлелек акцияләре уздыра, мохтаҗларга ярдәм итә.

PS. 14 гыйнварда Стивен Кинг гәзиткә язылучыларга рәхмәт белдерде: Thanks to everybody who subscribed to the Press-Herald. You saved the day. There are countries where the arts are considered vital. Too bad this isn’t one of them. The paper thanked you guys. Also thanked me. (And misspelled my name.)

Якынча тәрҗемәсе болайрак була: Press Herald гәзитенең электрон вариантына язылучыларның барысына да рәхмәт. Сез көнне матурладыгыз. Сәнгатьне бик мөһимгә исәпләүче илләр бар. Кызганыч, безнең ил түгел. Гәзит сезнең барыгызга да рәхмәт әйтте. Миңа да рәхмәт белдерде. (Һәм исемемне дөрес язмады.)

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading