Ташла әле, энем, шул китабыңны. Алдап язалар анда барысы да, укучыларына ярарга тырышып язалар. Син мине тыңла. Мин сиңа иң дөресен сөйлим. Үз башымнан кичкәнне.
Урамда ыңгырашып яткан берәүне тартып торгыздым. Ул торып та басты – сугып та екты. Хәле бетеп егылган псих булып чыкты.
Бик якын күргән бер кешегә күңелемне ачтым. Ә ул анда экскурсия оештырды.
Бер дустыма акча биреп тордым. Үзем бай булган өчен түгел, ул дустым булган өчен бирдем. Дошманга әйләнде. Бурычын кайтармаган яки кайтара алмаган өчен түгел. Мин гомер буе көтәргә дә, гафу итәргә дә әзер идем. Бурычын түләмәс өчен, дошманга әйләнде.
Бер адәмгә эшен бушка эшләп бирдем. Теләсә кемнең кулыннан килми торган кыйммәтле хезмәт иде бу. Вакытым һәм көчем ташып торган өчен түгел, ә теге бик мохтаҗ булып, акчасызлыктан зарланган өчен эшләдем. Рәхмәт тә әйтмәде. Ә соңыннан миннән берничә тапкырга баерак булуы, бик зур акчалар урлаганлыгы ачыкланды.
Урамда бер кыз бала телефон сорады. Бик авыр хәлгә калган, бер генә тапкыр шалтыратырга кирәк икән. Бирдем. Ул аз гына читкәрәк китте һәм бераздан бөтенләй читкә китеп юкка чыкты.
Ул минем телефонымны урламады, энем, әйбәтлегемне урлап качты. Гомерем буе шулай исраф иттем әйбәтлегемне. Шулай урлатып бетердем. Хәзер үземә дә калмады.
Һәм мин шундый нәтиҗәгә килдем. Син дә колагыңа киртләп куй, энем. Кешеләргә беркайчан да әйбәтлек эшләргә ярамый. Кайберәүләргә игелек күрсәтү үзе үк зур гөнаһка тиң. Һәм аның җәзасын бу дөньяда ук күрәсең.
Менә берәү гомере буена биш меңгә эшләп йөри. Гомере буена шулай йөри-йөри-йөри дә пенсиягә чыгар алдыннан гына зур хезмәт хакы ала торган җиргә урнаша, әйтик, 50 мең ала башлый. Һәм гомер буена 50 меңлек эшләгән кебек булып пенсиягә чыга.
Ә икенче берәү гомер буена зур эшләр эшләп, зур хезмәт хакы алып йөри-йөри дә, кинәт кенә авырыпмы, хәле бетепме, биш меңлек эшкә күчә. Һәм, гомере буена биш меңлек хезмәт күрсәткән кеше кебек, пенсиягә чыга.
Әйбәтлек эшләү мәсьәләсендә дә шушы нәрсәне күз уңында тотарга кирәк, чөнки бу дөнья – әйбәтлек кадерен белә алырлык дөнья түгел. Гомерең буена көн саен бер игелек кылып яшәп тә бер көнне әйбәтлек эшләргә онытасың икән, кешеләр өчен синнән дә начары булмый.
Һәм киресенчә. Гомерең буена явызлык кылып яшәп, бер көнне явызлык эшләргә онытасың икән... Менә бу иң җиңел, иң ышанычлы юл... Монда хәтта игелек эшләргә дә кирәкми... Бары тик явызлык кына кылма – һәм кешеләр өчен шундук изгегә әйләнәсең.
Дөнья изгелек эшләгәннәрне яратмый, дөнья явызлык кылудан туктаганнарны ярата.
Шуңа күрә әйбәтлек эшләргә телисең икән, аны үләреңә берәр ел кала гына эшли башларга кирәк. Кайчан үләсеңне белеп булмый бит, дип... Бернигә карамыйча, бер көн дә калмыйча игелек эшли башласаң, шул бер елдан озакка бармыйсың инде. Гәүдәң дә әллә ни түгел, тирең юка, күңелең нечкә кебек. Син әле бер елга да җитмәскә мужытсың.
Ярый инде, энем, үпкәләмә, шаяртып кына әйттем бит. Юк, гәүдәң дә аллага шөкер болай. Күңелең дә әйбәт кебек синең. Телисеңме, мин дә сиңа бер игелек кылам? Нинди дип... Яхшы киңәш бирәм. Әйе, энем, чынлап яхшы киңәш. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә торган... Ә ул мондый...
Беркайчан да әйбәтлек эшләмә...
Тукта инде, кая ашыгасың... Тыңлап бетермәдең бит...
Беркайчан да әйбәтлек эшләмә, энем. Тик үзеңә кылынган игелеккә игелек белән җавап бир. Җирне матурларга шул да җитә.
Комментарийлар