16+

Җәйге ял турында 7 сорау

Җәй – яллар чоры. Күпләр чит илгә, диңгезгә барып ял итү турында уйлый. Ялыгызны борчу-мәшәкатькә әверелдермәс өчен, «Кулланучылар хокукын яклау» иҗтимагый оешмасы белгечләре үзләренең киңәшләрен бирә.

Җәйге ял турында 7 сорау

Җәй – яллар чоры. Күпләр чит илгә, диңгезгә барып ял итү турында уйлый. Ялыгызны борчу-мәшәкатькә әверелдермәс өчен, «Кулланучылар хокукын яклау» иҗтимагый оешмасы белгечләре үзләренең киңәшләрен бирә.

1. Юллама сатып алганда, нәрсәләргә игътибар итәргә?
– Ял итәргә баручылар, юллама алганда, турагентлык белән килешү төзи. Килешүдә каян очып китәсегез, кайсы илнең яки шәһәрнең аэропортында төшәчәгегез, иминиятләштерү, кунакханә исеме, аның ничә йолдызлы булуы, трансфер бармы-юкмы икәнлеге, туклану күрсәтелергә тиеш. Турагентларның реестрын да тикшерегез. Турпакет өчен акча түләгәнче, туроператорның кем булуы белән кызыксыныгыз. Һәр туристик агент мәҗбүри рәвештә бердәм турагентлар реестрында теркәлгән булырга тиеш. 

2. Төрле сәбәпләр белән, юллама алган кеше турпакеттан куллана алмаса, штраф түләргә тиешме?
– Юлламадан баш тарткан очракта, кулланучы турпакетның ничәдер проценты күләмендә штраф түләргә тиеш дигән нәрсә дөрес түгел. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон буенча, кулланучы теләсә кайсы вакытта юлламадан баш тарта ала. Әмма турфирманың сезнең ялны оештыру өчен киткән хезмәтләре чыгымнарын түләргә тиешсез. Өстәмә штраф түләнми. Юлламадан никадәр соңга калып баш тарткан саен, хезмәтләр өчен алынып каласы сумма шуның кадәр күбрәк була. Юлламаның бәясен 100 процент күләмендә кайтарып була:
әгәр дә сез барасы илдә табигать бәла-казасы, халык чуалышлары булса (ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында урнаштырылган булса, акчаны 100 процент кайтару өчен, турфирмага шул турыда хәбәр итәсез); 
әгәр дә туроператор банкротлыкка чыкса;
әгәр дә туроператор килешү шартларын бозса;
әгәр дә килешүдә бер ил күрсәтелеп, туроператор сезгә башка илгә барырга тәкъдим итсә;

3. Юллама бәясе килешүдә доллар белән күрсәтелә аламы?
– Россия территориясендә төзелгән килешүләрдә, документларда, чекларда бәя фәкать сумнарда гына күрсәтелергә тиеш.

4. Килешүдә күрсәтелгән отельгә яки биш йолдызлы урынына өч йолдызлы кунакханәгә урнаш­тырсалар нишләргә?
– Туроператор белән элемтәгә керегез. Алар белән сөйләшә алмасагыз, башка отельгә күчсәгез яки шунда ук калган очракта да анда яшәвегез турында белешмә-документ алыгыз, чекларны саклагыз. Кайт­кач та 20 көн эчендә турфирмага яки турагентлык­ка мөрәҗәгать итеп, сезнең, башка отельдә яшәгән очракта, чыгымнарыгызны түләргә яки шунда ук калган булсагыз, юллама бәясен киметергә кушыгыз. Уртак фикергә килә алмасагыз, судка бирегез.

5. Юллама алганда, үзеңне иминиятләштерергә кирәкме?
– Турпакет эченә кергән иминиятләштерүдән тыш (мөмкин булса, аңардан баш тартып), үзегезне өстәмә иминиятләштерер­гә киңәш итәбез. Турпакет эчендәге иминият күп очракта үзләре оештырган экскурсия, сез яшәгән отель территориясендә генә булган очракны үз эченә алырга мөмкин. Шуңа да өстәмә иминиятләштерү алу дөрес. Сез туроператорыгыз тәкъдим итмәгән экскурсиягә дә барырга, шәһәргә чыгып, андагы кафеда ашап агуланырга мөмкинсез. Үзегезне сәяхәткә бер көн кала һәм кайткач та бер көнгә иминиятләштерегез (кайткач кына авырып китәргә мөмкинсез).

6. Рейс тоткарланган очракта, нәрсәләрне белеп торырга?
– Даими рейслар бик сирәк һәм аз вакытка тоткарлана. Чартер рейслар белән проблемалар шактый була. Мондый очрак булганда, сез белеп торырга тиеш:
ике сәгатькә тоткарланса, эчемлекләр таратыла, телефоннан дөньяның теләсә кайсы почмагына ике шалтырату һәм электрон почта аша ике смс-хәбәр җибәрү мөмкинлеге тудырыла. Дүрт сәгатькә тоткарланса, кайнар ризык бирелә. Алга таба һәр алты сәгать саен ашаталар. Төнлә – алты сәгатькә, көндез сигез сәгатькә тоткарланса, бушлай кунакханәгә урнаштыралар. 

7. Багажга зыян килгән очракта нишләргә?
– Акт төзергә кирәк. Аннары ун көн эчендә авиакомпаниягә язма рәвештә шикаять белдерәсез. Аны ике данәдә язып, берсен үзегездә калдырасыз. Ун көн дәвамында җавап булмаса, экспертиза үткәреп, товарның бәясен исбатлап, судка мөрәҗәгать итәсез.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading