16+

Йолдыз Шәрапова: «Калфак»лы корылтай күңелдә юшкыннар калдырды...»

Хатын-кызны чәчәк белән чагыштыру борынгы шагыйрьләрдән үк килә. Алай дисәң, узган атнада Казаныбыз чәчәк атты, гөл бакчасына әйләнде. 18-19 апрель көннәрендә башкалабызда Бөтендөнья татар хатын-кызларының II корылтае узды.

Йолдыз Шәрапова: «Калфак»лы корылтай күңелдә юшкыннар калдырды...»

Хатын-кызны чәчәк белән чагыштыру борынгы шагыйрьләрдән үк килә. Алай дисәң, узган атнада Казаныбыз чәчәк атты, гөл бакчасына әйләнде. 18-19 апрель көннәрендә башкалабызда Бөтендөнья татар хатын-кызларының II корылтае узды.

Газетабызда аның буласы турында язган идек инде. Ә хәзер узып киткәч, сүзебез күбрәк тәэсирләр һәм нәтиҗәләр турында барыр.

Татар хатын-кызларын элек тә җыя иде Казан. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының форумы буларак очрашалар иде калфаклы ханымнар. Монысының исемен үзгәртергә уйлаганнар, корылтай (съезд) дип атарга булганнар. Саны икенче. Беренчесе моннан 102 ел элек 1917 елның 24 апрелендә булган. Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары үзләренең I съездларына җыелган ул чакта. Әле бит Октябрь революциясе дә булмаган. Февраль революциясе генә үткән. Шушы яңарыш кызларыбыз аңында зур үзгәрешләр тудырган һәм алар берләшеп үзләренең һәм балаларының хокукларын яклап чыкканнар. Беренче съезд дигәч тә, «Гасыр башындагы милләт кызлары һәм аларның хис-фикерләре ничегрәк булды икән?» дип уйлап куясың. Рәхмәт, бу сорауларыбызга җентекләп тәфсилләп тарих белгече Тәэминә ханым Биктимерова сөйләде. Фотоларын да күрсәтте. Ләкин монысы әле соңрак, икенче көнне генә булды.

Беренче көн Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән танышудан башланып китте. Үгезне мөгезеннән дигәндәй. Татарстан Фәннәр академиясе сәхнәсеннән Фәннәр академиясенең вице-президенты профессор Дания Заһидуллина, бик тәфсилләп, татар милләтен үстерергә тиешле әлеге стратегия эскизы турында сөйләде. Экранда схемалар да күрсәтелде. Илебезнең 67 регионыннан һәм 27 ерак һәм чит илләрдән ханымнар, бәлки, милләтебез язмышы өчен бик борчылып, проблемаларны уртага салып сөйләшергә җыенып килгән булганнардыр. Ләкин аларга андый мөмкинлек булмады. Вакыт җитмәде. Моның кадәр зур мөһим документны төшендерү өчен бары тик бер сәгать кенә вакыт бирелгән иде. Гадәттәгечә, милләтпәрвәр Фәүзия апабыз Бәйрәмова гына үз сүзен әйтеп калырга өлгерде. Ул аңлаган кешегә шактый тэсирле яңгырады. Ләкин аны ишетүче булдымы икән, белмим, барысы да балалар бакчаларына очрашуга ашыктылар.

Казанның берьюлы ун балалар бакчасында көттеләр аларны. Без, бертөркем делегатлар белән, 261нче «Сәйлән» бакчасына киттек. «Кунак килгәч, ит пешә, ит пешмәсә, бит пешә», – ди безнең акыллы халык. «Сәйлән»леләр ныклап әзерләнгәннәр. Балалары энҗе бөртеге шикелле ялтырап тора. Халкыбызның милли йолаларын күрсәттеләр. Сабыйларның барысы да үз туган телләрендә татарча сөйләшә. Монысы күңелләргә сары май булып ятты. Бакчаның мөдире Тәнзилә Сөнгатуллина әйбәт оештыручы буларак танылу алган инде. Монда да да сынатмады.

Ә кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татар кызчыгы-2019», «Татар малае-2019» бәйгеләренең финалы булды. Сабыйлар катнашкан чара, билгеле инде, ямьсез була алмый. Ихлас, самими булуы белән истә калыр ул корылтай делегатларының хәтерендә. Без барган «Сәйлән» кызы Диләрә Дәүлиева Гран-при иясе булды. Без аңа бакчада да сокланып туя алмаган идек. Монда да аңа тиңнәр табылмады. Малайлар арасында Аслан Миргаязов төп җиңүче дип табылды. Бәйгедә катнашкан сигез малай һәм сигез кызга да балалар велосипедлары бүләк иттеләр.

Икенче көнне калфаклы кунаклар Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә җыелдылар. Монда аларны фойеда халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе көтә иде. Шагыйрьнең «Татлантлы син, кеше туганым!» дигән юлларын кабатлап, осталарның күңел һәм кул җылысы салынган эшләрен карап йөрергә генә түгел, истәлеккә сатып алырга да мөмкин иде. Сәгать ун тулганда, милли бизәкләр белән чигелгән мендәрчекләр, калфаклар, сумкалар белән баеган ханымнар залга кереп утырдылар һәм корылтайның пленар утырышы башланып китте. «Милләтнең нигезе – гаилә.
Гаиләнең нигезе – хатын» дигән Габдулла Бубый сүзләре шигарь итеп алынган иде аңа. Программада ике сәгать каралган иде бу утырышка. Ләкин озагракка сузылды. Бу аңлашыла да. Һәркемнең үзләрендәге милли тормыш турында сөйлисе килә. Әйткәнемчә, Тәэминә апа Биктимерованың чыгышы бик җентекле һәм нигезле булды. Сүзенең азагында ул Сөембикә-ханбикәнең быел 500 еллыгын һәм беренче татар хатын-кыз казые Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгын искә төшереп, башкалабызда бер генә хатын-кызга да һәйкәл юклыгын искәртте һәм Сөмбикә-ханбикәгә һәйкәл куюны резолюциягә кертүне сорады.

Казанга 22 сәгать буе самолетта очып килгән Австралия кунагы Диләрә Вәли якшәмбе татар мәктәбе турында сөйләде. Артык зур проблемалар күтәрелмәде. «Барысы да ал да гөл – калганын үзең бел» бәлки, «билгеле бит инде болай да...» дип, дәшмәүне артыккарак санаганнардыр. Бары тик быелгы Тукай бүләге премиясе кандидаты Тәлгат Галиуллин авызыннан гына «Тел – милләт сакчысы» дигән сүзләр ишетелде. «Әйдәгез татарча сөйләшик. Татар татарга гына кирәк», – диде ул.

Әзерләнеп килгән алты чыгышны тыңларга вакыт җитмәде. Казахстаннан күбәүләп (22 ханым) килгән төркем үпкәләде дә хәтта. Ләкин бүләксез-чәчәксез дә була алмый бит инде. Хатын-кыз оешмаларында актив эш күрсәткәннәр төрле дәрәҗәдәге дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә менә гомерен балалар әдәбиятына биргән, биш дистәгә якын китап чыгарган шагыйрә Резеда Вәлиева бер бәйләм чәчәксез кайтып китте. Ә бит 90га җитеп килүче ханымны өеннән шәрәфле кунак итеп чакырып чыгарганнар.

«Әкият» курчак театрында узган Калфак туе корылтайның тагын бер күңел ачу чарасы булды. Калфак туенда танылган әдип Аяз Гыйләҗев гаиләсе белән якыннан таныштырдылар. Аяз ага белән Нәкыя апаның өч улы бүген Гыйләҗевләр нәселенең генә түгел, милләтебезнең, әдәбият-сәнгатебезнең зур горурлыгы һәм сөенече. Оныклары да талантлы. Туган телләрен онытмаулары, әйбәт белүләре дә сокландырды. Бу гаилә белән якыннан таныштыруның үзенә күрә бер сере дә бар. Шул ук көнне кунаклар Мансур Гыйләҗевнең «Исәнмесез!?.» дигән премьерасын карадылар. 16нчы гимназиянең «Мирас» бию ансамбле биючеләре, татарның төрле биюләрен күрсәтеп, чарага чын туй рухы бирделәр. Сәйдә дә моңлы тавышы белән, гадәтенчә, тамашачыны таң калдырды. Болар барысы да әйбәт, матур. Бәйрәмчә. Тик менә күңелләр генә бик тыныч түгел шул. Калфаклар ялтыраса да, йөрәкләр калтырый. Иртәгәсе көнебез нинди булыр? Телебезне бөтенләй кисмәсләрме? Газета-журналларыбызны исән-сау саклап кала алырбызмы? Сораулар күп. Аларны, бергә җыелгач, уртага салып сөйләшергә иде. Ләкин кызганыч, милли матбугат турында ялгышып та авыз ачкан кеше булмады. Ә бит аларда урак өсте – яздыру башланган чор. Мөхәррирләрнең авызыннан ут оча. Шушы 500дән артык делегат (аларның иң яшенә – 16, иң өлкәненә 74 яшь булган) бер генә татарча газета йә журнал алдырса да, ил төкерсә, күл була.

Менә шулай зур өметләр баглап, ашкынып көткән корылтай күңелдә юшкыннар калдырып үтеп китте. Алдагылары да булыр әле. Аларда әлеге хаталарны кабатламаска, милләтебез алдында торган хәлиткеч мәсьәләләргә, зыялы хатын-кыз шәхесләребезгә күбрәк игътибарлы булырга иде.

Төп фото: Гөлнара Зиннәтуллина

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading