16+

«Йолдызларга карап яшәде»

Туган телебезне, милләтебезне икенче сортлыга әйләндерергә тырышу барган бер заманда, халкыбыз, милли аңы уянып, үзенең галимнәрен, әдипләрен, батырларын, җыеп кына әйткәндә, тарихи шәхесләрен барлый башлады. Дөрес, күбесен эзләп табасы да юк, мәктәп елларыннан ук таныш. Алар турында күбрәк белгән саен, татар булып дөньяга килгәнеңә, шундый талантлы милләт баласы булуыңа горурлык арта.

«Йолдызларга карап яшәде»

Туган телебезне, милләтебезне икенче сортлыга әйләндерергә тырышу барган бер заманда, халкыбыз, милли аңы уянып, үзенең галимнәрен, әдипләрен, батырларын, җыеп кына әйткәндә, тарихи шәхесләрен барлый башлады. Дөрес, күбесен эзләп табасы да юк, мәктәп елларыннан ук таныш. Алар турында күбрәк белгән саен, татар булып дөньяга килгәнеңә, шундый талантлы милләт баласы булуыңа горурлык арта.

Мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси алар арасында аерым урын били. Ул тарихка татарның беренче астрономы булып кереп калган. Аның хакында «Йолдызларга карап яшәде» дип язып калдырган замандашлары.

Быел бу энциклопедик галимнең тууына – 160 ел. Шул уңайдан «Милли мәдәният һәм Казанның 1000 еллыгы» исемендәге музеенда кызыклы һәм бай мәгълүматлы чара узды. Аны әлеге музейның лекторлар төркеме җитәкчесе Ләйсән ханым Кариева оештырды һәм алып барды. 
Шәмсетдин Күлтәси дә – милләтебезгә бөек шәхесләр – Курсави, Мәрҗаниләрне биргән Арча төбәгеннән. Күлтәс авылында XIX гасыр урталарында имам гаиләсендә дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылы мәдрәсәсендә алган. Аннары Курса һәм Түнтәр мәдрәсәләрендә гыйлем эстәгән, рус телен дә өйрәнгән. Ул балаларга дин белеменнән тыш тагын татар теле, тарих, математика, география өйрәткән. Әмма иҗатын һәм фәнни эшчәнлеген тикшерүче галимнәр аны татарның беренче астрономы, бу фәнгә нигез салучы дип саный. Ул үзенең «Хикмәти җәдия» дигән һәм башка хезмәтләрендә космологик һәм космогомик проблемаларны фәннәрнең үзе яшәгән заман югарылыгында төшендергән. 

«Әгәр дә Җир шары бер урында гына торса, күк йөзе һәм анда булган йолдызлар Җир шары тирәсендә әйләнә торган булсалар, безнең көн белән төн өчен чиксез күп вакыт кирәк булыр иде». Димәк, Коперник кына түгел, үзебезнең Арча ягы татары Шәмсетдин Күлтәси дә, һич курыкмыйча: «Җир әйләнә!» – дип әйткән. Аның фикеренчә, «дөнья вакыт ягыннан да, Галәм сузулыгы ягыннан да чиксез. Фәкать аерым предметлар һәм аерым күренешләр генә чикле. Шул Кояш, Җир шары һәм башка галәми җисемнәр вакыты килеп җитү белән таркала, алар вак матдәләргә әверелеп суыналар, тузанга әйләнгән килеш миллионлаган, миллиардлаган еллар дәвамында галәми сузулыкта бөтерелеп йөриләр һәм кайсыдыр бер этапта җыелып, йолдызларга, планеталарга әвереләләр». Тукай белән аралашулары да билгеле аларның. Габдулла Тукай үзенең «Шүрәле» поэмасындагы: «Күктә ниләр булмас диген, очсыз-кырыйсыз күк бит ул...» дигән юлларын Күлтәси хезмәтләре белән танышкач язган дигән фараз да бар. Гади авыл мәдрәсәсенең гади мөгаллименең шулай, күзен күккә төбәп, йолдызларга карап, галәми киңлектә фикерли алуы кичәгә килгән тамашачыда бу галимгә карата ихтирам тудырды. Күлтәс авылы үзенең мөгаллим якташларының истәлеген кадерләп саклый икән: истәлек тактасы да куйганнар, музей бүлмәсе дә ясаганнар. Анда тирә-күрше авыл мәктәпләреннән дә укучылар килә, ди. Ләйсән ханым үзе дә шул яклардан, хәтта Күлтәсинең ерак кардәше дә. Шуңа аның бу хакта сөйләгәндә горурлануын һәм сөенүен аңлавы кыен булмады безгә. 

Ләкин ул чорның күп кенә алдынгы карашлы галимнәре шикелле үк Күлтәси дә аяусыз репрессия машинасы тәгәрмәче астына эләгә: өен тартып алалар, китапларын яндыралар. Шуңа күрә дә аның хезмәтләренең бик азы гына безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. 
Әлеге искә алу кичәсенә татарның бүгенге астрономы Ким Шакиров та чакырылган иде. Шулай ук Арчада яшәүче, күк серләрен өйрәнүгә гомерен багышлаган бу абзый да Шәмсетдин Күлтәси хезмәтләрен фән ягыннан югары бәяләде, астрономиянең бүгенге хәлен, әһәмиятен аңлатты. Үзенең шактый гына Халыкара конференцияләрдә катнашуын, аларның берсендә космонавт Гречко белән очрашуын сөйләде. Мәктәпләрдә озак еллар (15 еллап) астрономиянең укытылмавы сәбәпле, ул чор балаларының бу кызык һәм бик кирәкле фәннән мәхрүм калуларына борчылуын да яшермәде. 

Музейда узган әлеге кичәгә Күлтәси нәселенең бүгенге вәкилләре дә килгән иде. Илназ Таһировка астроном бабасы турында әтисе сөйләп калдырган булган. Оныкларның балалары да, нинди затлы нәселдән икәнлекләрен белеп, горурланып, бабайга лаек булырга тырышып үсә. 

Музей залында Казанның 4нче кызлар гимназиясе укучылары да утырды. Бәлки, нәкъ шул туташлар, тарих тузаннарына күмелеп, тикшерүне көтеп ятучы Култәси кебек шәхесләребезнең тормыш юлын һәм хезмәтләрен ныклабрак өйрәнеп, бу бәһаләнеп булмаслык кыйммәтле хәзинәне милләтебезнең үзенә кире кайтарып, аны тагын да баетыр. Тарихын белгәннең генә киләчәге бар, диләр бит. Ә безгә киләчәгебезнең өметле булуына ышану бүген аеруча кирәк. Димәк, тарихны, шәхесләребезне ныклап өйрәнергә дә бик вакыт. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading