16+

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Габделкәрим хәзрәтне озатырга ике меңләп кеше килгән иде»

Узган атнада Мөслим районының 36 яшьлек имам-мөхтәсибе Казаннан кайтып барганда, Мәскәү-Уфа трассасының 966 нчы километрында юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале рәвештә һәлак булды, хәзрәтнең берсеннән-берсе алты кечкенә баласы ятим калды. Аларның барысы да ир малайлар. Иң кечкенәсенә яшь тә юк.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Габделкәрим хәзрәтне озатырга ике меңләп кеше килгән иде»

Узган атнада Мөслим районының 36 яшьлек имам-мөхтәсибе Казаннан кайтып барганда, Мәскәү-Уфа трассасының 966 нчы километрында юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале рәвештә һәлак булды, хәзрәтнең берсеннән-берсе алты кечкенә баласы ятим калды. Аларның барысы да ир малайлар. Иң кечкенәсенә яшь тә юк.

Габделкәрим хәзрәт Моратов, үләргә бер көн кала, Россия ислам институтында магистрлык диссертациясен уңышлы яклаган. Хәзрәтнең якын дусты – Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренчә, фаҗига буласы көн алдыннан гына алар күрешеп сөйләшкән.
– Шул көнне ул үзенең магистрлык эшен яклады һәм шатлыгыннан кояш кебек балкып Кабан арты мәчетенә килеп керде. Куанычы белән бүлешеп: “Әйдәгез, кичен берәр кафеда җыелышып чәй эчәбез”, – диде. Аннан кичке җидедә шалтыратып искә төшерде. Мин аңа: “Хәзрәт, бераз авырып киттем бит әле, өйдә ятам”, – дип гафу үтендем. Ул: “Ярый инде, алайса, мин иртәрәк йокларга ятам да, иртәнге өчтә Мөслимгә кайтып китәм. Иртәнге 9.00 очрашуым бар. Әле дипломны алырга киләсем бар, чәйне шунда эчәрбез”, – диде. Кәрим, син күп нәрсәдә миннән яхшырак булдың, Аллаһ синнән разый булсын. Җәннәттә очрашып, эчми калган чәйләребезне оҗмах бакчаларында җыелышып эчәргә язсын, дип эндәшәм бүген мин аңа. Мөнир улы Габделкәрим хәзрәт Моратов һәрвакыт көләч йөзле, югары әхлаклы һәм тугры кеше иде. Габделкәрим хәзрәт белән 2005 елдан бирле Түбән Кама мөхтәсибәтендә эшләдек. Кызыл дипломлы педагог буларак, үз өстенә балалар белән эшләү өлкәсен алды. Иртәнге тугызга балаларга дәрес бирергә өлгерәм дип кайтып барышы булган. Йоклап киткән, күрәсең. Магистрлык эше дә балаларның ялын оештыру турында иде. Аның җитәкчелеге астында ел саен 200-300 балага республика күләмендә җәйге яллар оештырылып килде. Вожатыйларны да үзе туплап, аларга ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп йөрде. Шушы эшкә бөтен күңелен бирде. Аннан хәзрәт берничә ел Ташлык авылы имамы булып эшләде. Соңгы ике елда Мөслим районы имам-мөхтәсибе булып хезмәт итте. Әлхәмдүлилләһ, Кәрим ихлас йөрәкле, бик тыйнак, йомшак күңелле, бик тәрбияле егет иде. Сөйләм теле матур, кыяфәте күркәм булу сәбәпле, аны һәрвакыт никахларга, төрле мәҗлесләргә яратып чакыра иделәр. Тол калган хатынына, ятим калган алты баласына, әти-әнисенә, туганнарына сабырлыклар, чиксез әҗерләр булса иде, – диде Йосыф хәзрәт.

Мәрхүмгә җеназа намазы Минзәлә районы Аю авылында укылды. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды. Мөфти җеназа намазына барлык районнарның имам-мөхтәсибләре, имамнар һәм дин әһелләренең күп килүе мәрхүмнең никадәр хөрмәтле кеше булуын күрсәтә, дип билгеләп үтте.

Йосыф хәзрәт тә, Габделкәрим дустымны озатырга ике меңләп кеше килгән иде дип әйттеләр, диде.
– Авыл халкы гына түгел, мин үзем дә шаккаттым. Моның кадәр кешене бер җеназада да күргәнем юк иде. Авылдашлары да, безнең авыл Сабан туена да бу кадәр кеше җыелмый иде, диделәр. Кешенең дәрәҗәсе аның җеназасына килүчеләрнең күпме булуына карап бәяләнә. Димәк, хәзрәтне дә халык яраткан, хөрмәт иткән. Хәзрәтне күтәреп бардык дип тә әйтеп булмый, төркем буенча ул агып барган кебек кенә булды. Гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр дә шактый булды. Халыктан шушы көнгә биш миллион сумга якын акча җыелды. Бу да хәзрәткә, аның гаиләсенә карата хөрмәтне күрсәтә. Җыелган акчага Мөслимдә бер матур урында зур йорт салырга ниятләнелә. Хәзрәтнең гаиләсе вакытлыча гына бер авылда яшәп торган иде, аларга йорт кирәк иде. Район җитәкчелегенә дә, мөфтиебезгә дә рәхмәт. Алар да шактый зур ярдәм күрсәтте, – дип сөйләде Йосыф хәзрәт.

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading