16+

Татарстанда 36 яшьлек имамның фаҗигале рәвештә гомере өзелгән: 6 баласы ятим калган

Мөслим районының 36 яшьлек имам-мөхтәсибе юл һәлакәтендә вафат булган, аның берсеннән-берсе алты кечкенә баласы калган.

Татарстанда 36 яшьлек имамның фаҗигале рәвештә гомере өзелгән: 6 баласы ятим калган

Мөслим районының 36 яшьлек имам-мөхтәсибе юл һәлакәтендә вафат булган, аның берсеннән-берсе алты кечкенә баласы калган.

Бүген иртәнге сәгать алтынчы яртыда фаҗигале рәвештә юл һәлакәтенә юлыгып, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер (Габделкәрим) хәзрәт Моратов вафат булган. Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калган. Кичә генә ул Россия ислам институтында магистрлык диссертациясен уңышлы яклаган. Мәрхүмгә җеназа намазы иртәгә сәгать 10.00да Минзәлә районы Аю авылында булачак. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат үзәге.

Мөхтәрәм хәзрәтнең вафаты сәбәпле, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аның гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Кайгынамәдә ул болай диде: "Татарстан имамнарын бүген янә кайгылы хәбәр басты – безнең арабыздан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратов китеп барды. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларының гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм. Хакыйкатьтә, без барыбыз да Раббыбызга кайтачакбыз, Ул безне яралтты, безгә гомер бирде һәм аны алачак та, шуңа Аллаһының рәхмәтенә өмет баглап шушы югалту ачысын сабырлык белән кичерергә тиешбез.

Хөрмәтле хәзрәтебезнең көтелмәгән үлеме безгә сабак булсын, чөнки үлем һәрберебезгә уйламаганда киләчәк һәм аннан котылу юк. Без озак яшәрбез, күп эшләр майтарырга җитешербез, дип хаталанабыз, әмма тормышыбыз исә теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Шуны истән чыгармасак иде. Ихлас күңелдән Аллаһыга мөрәҗәгать итәм: Раббыбыз тереләрнең һәм вафат булучыларның, якында һәм бездән еракта булганнарның, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең гөнаһларын гафу итсен! Раббым, тормыш бүләк иткән һәр бәндәңә ислам белән яшәп, иман белән Ахирәткә күчүне насыйп ит..."

Моннан тыш, мөфти хәзрәт карары белән Диния нәзарәтендә мәрхүмнең гаиләсенә матди яктан ярдәм итү чаралары күрелде: мөфтияттән күләмле финанс ярдәм бүлеп биреләчәк, шулай ук имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият хезмәткәрләре арасында акча җыю игълан ителде.

Дин кардәшләребезнең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен искә алып, нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан шулай ук аерым хисап счеты ачылды. Теләгән һәркем түбәндәге реквизитлар буенча шулай ук ярдәм җибәрә ала:

Благотворительный Фонд «Закят»
Для физических лиц:
Карта Сбербанк 5336 6900 0273 6009 на имя Марданова Булата Раифовича.
Обязательно указать назначение платежа: для семьи Муратова Венера Мунировича.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading