16+

Җыр

Без яшь чакта җырлап йөри идек. Авыл. Төн. Дуслар. Шул дусларың белән кочаклашып аласың да тамагыңның бөтен хутына ниндидер җырны акырасың. Теге урамда теге кыз бар, бу урамда – бу кыз. Ул да ишетеп калырга мөмкин бит дип, тавышыңны матуррак чыгарырга тырышасың. Кызлар турында уйлагач, тавыш та матур чыга. И, ул тавышның матурлыклары.

Җыр

Без яшь чакта җырлап йөри идек. Авыл. Төн. Дуслар. Шул дусларың белән кочаклашып аласың да тамагыңның бөтен хутына ниндидер җырны акырасың. Теге урамда теге кыз бар, бу урамда – бу кыз. Ул да ишетеп калырга мөмкин бит дип, тавышыңны матуррак чыгарырга тырышасың. Кызлар турында уйлагач, тавыш та матур чыга. И, ул тавышның матурлыклары.

Башкаларныкына кушылып киткәч, тагы да көчлерәк, дәртлерәк, мәхәббәтлерәк булып яңгырый. Берүзең генә булсаң, бу тиклем үк матур җырлый алмас идең, әлбәттә, ә дуслар белән... Дусларның да һәрберсе шулайрак уйлыйдыр инде. Тавышлары дәртле, өметле. Вәт, җырлыйсың...
Иртә буран, кич тә буран,
Мамык шәлеңне уран шул,
Мамык шәлеңне уран...
Акырып җырласаң да, аркылыга җырласаң да каршы чыгучы юк, тиргәшүче юк. Барысы да белеп тора: төнге урам – җыр урыны. Җырлый белгәннәр дә, белмәгәннәр дә җырлый торган урын. Барысы да җырлый белми инде, шуңа да җыр бит ул. Барысы да җырлый инде, шуңа да төн бит ул. Төнне телеп безнең җыр ургыла:
«Иртә буран, кич тә буран...
Гафу ит, төнге урам шул,
Гафу ит, төнге урам...
Әнисен күреп калсам да,
Үзен күргәндәй булам».
Без инде авылның ару гына егетләре җырның сүзләрен дә, көен дә үзебезгә яраклаштырабыз. Без җырлыйбыз. Дуслар белән кочаклашып урам буйлап әйләнгәндә, үзебез дә бер җыр шикеллебез.
* * *
Авыл. Төн. Тын.
Капка төбенә чыгып утырам. Селәүчән шуышкан ишетелерлек тынлык. Мин – капка төбендә. Ә селәүчән, җирнең катламнарын тишеп чыгып айга карыйдыр да: «Кая эләктем мин? Ник бер җыр да ишетелми?» – дип аптырыйдыр кебек.
Ә җырларлык яшьләре дә юк бит. Яшьләр юк. Бардыр инде бәлки, тик алар җырларлык түгелдер. Аларны социаль челтәрләрдән кырып алырга кирәк. Урамга алып чыгарга. Айнытырга.
Яшьтәш кайткан. Себердән. Төнге авылның тынлыгына эче пошып, миңа кергән. «Тынлыктан куркып уяндым, –ди. – Дөнья тып-тын. Исән микән соң ул?» И яшь чаклардагы кебек итеп, җыр сузып җибәрдек:
«Иртә буран, кич тә буран,
Син исәнме соң урам?..
җаным, бәгърем бердәнберем,
Оныгын күреп калсам да,
Үзен күргәндәй булам».
Урам буйлап киттек. Кире кайтканда, авыл эскәмияләренә кешеләр чыгып утырган. Әбиләр. Бабайлар. Элек анда кызлар-егетләр утыра иде. Ләкин безгә шушы әбиләр дә бик күңелле булып тоелды, чөнки алар безнең яшьтәшләр иде. Бераз сөйләштек тә, яшь чакларны искә төшереп, авыл буйлап бергәләшеп җырлап киттек.
«Иртә буран, кич тә буран,
Мамык шәлеңне уран...»
Урам буйлап безнең җыр агылды. Чәчләре чаларган кешеләр җыры. Безнең яшь булып кылану – шатлык та, гариплек тә иде.
Нишлик соң. Яшьләрне югалттык бит инде. Ә җырны югалтасы килми.
Иртә буран, кич тә буран...

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading