Шәһри Казан

Җырчы Айлин тамашачыга күрсәтмәячәкмен дигән гаиләсенең фотосын чыгарды

Җырчы Айлин гаиләсен һәм балаларын ул тамашачыларга күрсәтмәячәкмен дигән иде.

Әмма Яңа ел алдыннан ул өч баласы һәм үзенең чыршы янында төшкән фотоны социаль челтәргә чыгарды. 

– Гаилә ул – бәләкәй генә үз илем. Аны беркайда да күрсәтмим. Гаиләдә мин – әни, ул – ныгытмам. Ул – мине илһамландыра торган җир. Әгәр дә мин аны барысына да күрсәтсәм, ул минеке генә түгел, ә барысыныкы да булачак. Бөтен энергия башкаларга да чәчеләчәк. Шуңа да гаиләмне күрсәтәсем килми. Бәлки, балалар үсә төшкәч, күрсәтермен. Минем олы кызым бик матур җырлый, ә кечкенәсе балет белән шөгыльләнергә тели, – дигән иде Айлин интервьюда.

Реклама

Татар кызы булса да, җырчының балалары татарча белми. Әмма бакчада әдәби татар телен өйрәнәләр икән.

– Татарстанга килгәч, ниһаять, татарлар арасына килдем дип сөендем. Ирем Эдуард – татар егете, әмма, кызганычка, татарча белми. Без гаиләдә русча гына сөйләшәбез. Ирем: "Ярым русча, ярым татарча сөйләшкәнне яратмыйм, балалар русча яхшы сөйләшсеннәр", – диде. Ныклап татар телен өйрәнмибез. Балалар бакчасында гына тәрбиячеләр аларга әдәби татар телен өйрәтә.
 

Фото: Айлинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: айлин
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: