16+

Җырчы Миләүшә Сафина гаиләсендә зур вакыйга! Котлыйбыз!

Хөкүмәт Мәрьямгә субсидия бирде. Моның артыннан бик озак йөрергә туры килде. Документ эше күп булды, Мәрьямне кабат-кабат комиссиягә йөрттеләр. Аллага шөкер, Балтачның администрациясе дә, социаль яклау бүлеге дә ярдәм итте.

Җырчы Миләүшә Сафина гаиләсендә зур вакыйга! Котлыйбыз!

Хөкүмәт Мәрьямгә субсидия бирде. Моның артыннан бик озак йөрергә туры килде. Документ эше күп булды, Мәрьямне кабат-кабат комиссиягә йөрттеләр. Аллага шөкер, Балтачның администрациясе дә, социаль яклау бүлеге дә ярдәм итте.

Җырчы Миләүшә Сафина гаиләсендә зур һәм шатлыклы вакыйга – алар йорт алган! Миләүшәнең шатлыгы белән уртаклашырга, дип үзенә шалтыраттык. Йорт Казанның Куюки бистәсендә урнашкан.

-    Кызым Мәрьям белән дәвалану өчен шәһәргә даими килеп йөргәнгә, күп еллар дәвамында Казанга күченергә хыялландык. Балтач - Казан юлын таптап бик арыдык. Фатирда яшәү дә кыен булыр иде. Ә үз йортың белән яшәгәч, ишегалдына һава суларга чыгу кыенлык тудырмый. Үз өеңдә коляска белән дә хәрәкәтләнергә уңайлы. Шундый зур хыял белән алынган йорт бу. Аллага шөкер, кияүгә чыккач, иремнең дә шундый ук хыял белән яшәвен белдем, - ди Миләүшә Сафина.

Йорт бәясенең бер өлешен Мәрьямгә бирелгән субсидия белән түләгәннәр. 

-    Хөкүмәт Мәрьямгә субсидия бирде. Моның артыннан бик озак йөрергә туры килде. Документ эше күп булды, Мәрьямне кабат-кабат комиссиягә йөрттеләр. Аллага шөкер, Балтачның администрациясе дә, социаль яклау бүлеге дә ярдәм итте. Өч ел дигәндә, без әлеге субсидияне алдык. Өй бәясенең бер өлешен шушы акча белән түләдек. Моның өчен Россия һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт! – дип сөйләде Миләүшә.

Хәзерге вакытта йортта ремонт эшләре бара. Яңа нигез бәрәкәтле һәм бәхетле булсын!

Лена РӘХИМОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading