Шәһри Казан

Җырчы Руслан Хәсәнов биеклектән егылып төшеп, башына зыян килгән

Алия Исрафилова сүзләренчә, Руслан реанимациядә ята.

"Халыкара "Татар моңы" фестивале, 

"Болгар" Милли музыка премиясе лауреаты, искиткеч моңлы тавыш иясе Руслан Хәсәнов 

Реклама

20 октябрь  көнне  биеклектән егылып төшкән. Башына бик зур зыян килә. Катлаулы ике операция кичерә. Бүгенге көндә РКБда реанимациядә. Табиблар хәле тотрыклы, әмма авыр дип бәяли. Үзе ярдәмгә мохтаҗлар яныннан беркайчан да тыныч кына үтеп китмәүче, һәрдаим хәйрия концертлары оештырып  катнашып, ярдәм кулы сузучы Русланыбыз бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Алда бик зур һәм авыр тернәкләнү чоры көтә аны. Русланның якыннарына күркәм сабырлыклар",- дип язган җырчы Алия Исрафилова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: