Телевизион тапшыруларның 50 процент уңышы алып баручыдан тора дисәк тә ялгыш булмас. Әгәр дә аны халык үзенеке дип кабул итми икән, тапшыруны да карамаячаклар. Рифатка да дусты Фирдүс Тямаев урынына килүе җиңелләрдән булмаган. Шулай да эксперимент буларак кына башланып киткән алып баручы эше аның күңеленә хуш килгән.
– Алып баручы булырга банкетлар, мәҗлесләр «өйрәтте». Менә шунда кеше белән аралашырга, үзеңне халык алдында тотарга өйрәнәсең дә инде. Банкет белән концерт – икесе ике әйбер, ә телевидение бөтенләй өченче дөнья. Минемчә, банкетны узмыйча сәхнәне дә, телевидениене дә аңлап булмый. Шул ук банкеттагы халык концертка да килә, телевизор каршына да утыра бит, – ди Рифат Зарипов.
Күп очракта Рифат тапшыруны сценарийга карамыйча гына алып бара. Тапшыру башланганчы, текстка күз йөртеп чыгу җитә аңа.
– Миңа сценарийсыз алып бару җиңелрәк. Текстны укып чыксам, анда язылган сүзне генә сөйләргә тырышам. Әһә, бу сүзне әйттем, аннан соң өтер, аннары нокта, дип, баш буталып бетә. Миңа импровизация кирәк. Иртәнге биштән уятсалар да, «ҖырлаОКе»дагы сценарийларны һич ялгышмыйча әйтеп бирә алам. Гел бер әйберне эшләсәң, баш миенең иҗат процессында «торгынлык» башлана. Ул миңа сизелмәсә дә, тамашачы аны тоячак. Безнең монда шулкадәр креатив, көчле команда эшли. Алар баш мие эшчәнлегенә туктап калырга ирек бирми, – ди Рифат.
Ул һәрвакыт үз тапшыруларын карарга тырыша икән.
– Аннан соң, ник бу вакытта болай эшләдем инде, дип, эч поша башлый. Камера алдында кыланганда, үзеңне читтән күрмисең, матур кебек тоела. Ә карагач, үз-үзеңне тәнкыйтьли башлыйсың. Ярый, мине тамашачым ничек бар – шулай кабул итә, – дип елмая Рифат.
«Съемкалар сәгать кебек эшләргә тиеш»
«ҖырлаОКе» тапшыруының съемкалары студиядә түгел, ә Казанның иң текә рестораннарының берсе – «Корстон»да урнашкан «Ju-Ju Bar»да баруы белән дә үзенчәлекле. Монда тапшыруны әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Элек мин тапшыру эшләү кино төшерүдәге кебек – бер сүз әйтү өчен берничә дубль ясарга кирәк дип уйлый идем. Ни кызык, «ҖырлаОКе» туры эфирда бармаса да, төшерү процессы бер-ике тапкыр гына туктап торды. Анысы да күлмәк, микрофон рәтләү яки режиссерның төшерү барышында берәр гениаль идеясе туган очракта гына. Хәзер инде ышанып әйтә алам, сез телевизордан караган тапшыру бернинди арттыруларсыз, ничек бар – шулай күрсәтелә. Бер тапшыруны җиде кешелек команда сәгать ярым эчендә төшереп бетерә. Ай-яй, эшләре җайлы икән, дия күрмәгез. Бер көндә шундый ук ике, ә кайвакытта өчәр тапшыру әзерләү җиңелләрдән түгелдер.
Съемкалардан тыш, аерым кешеләр тапшыру геройларын барлый, сценарий төзи.
– Кем беләндер сценарий тиз төзелә, ә кемнәндер сүзне авызыннан тартып алырга туры килә. Съемкалар сәгать кебек эшләргә тиеш, бер генә элементы ватылса да, бөтен нәрсә туктап калачак, – ди Лилия Кадыйрова.
Геройлар камера алдында үзләрен табигый тотсын өчен, Лилиягә психолог та, якын дус та, таләпчән режиссер да булырга туры килә әле. Тапшыру биш төрле камерага төшерелә. Ул видеоларны бергә кушып, катлаулы монтаж процессы узганнан соң гына без телевизордан карарга күнеккән матур тапшыру килеп чыга.
Мин барган көнне биредә ике тапшыру әзерләделәр. Шуларның берсе 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган иде. Бу көнне махсус кунак буларак кызлары белән Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсе чакырылды. Баксаң, Латыйповлар өйләрендә караокега түгел, ә гармунга кушылып җырларга ярата икән.
Комментарийлар