16+

Әйтелгән васыять: ата-ана малы кемгә тиеш?

Әти-әниләре вафат булганнан соң мирас бүлешә алмыйча, бертуганнарның дистә еллар буе аралашмаулары йә булмаса суд юлын таптаулары турында ишетеп торабыз. Элек, мондый хәлләрне булдырмый калу өчен, васыятьнамә төзегәннәр. Хәзер бу тәҗрибә бик сирәк кулланыла. Дөресен генә әйткәндә, аны төзү тәртибен бөтенләй белмибез.

Әти-әниләре вафат булганнан соң мирас бүлешә алмыйча, бертуганнарның дистә еллар буе аралашмаулары йә булмаса суд юлын таптаулары турында ишетеп торабыз. Элек, мондый хәлләрне булдырмый калу өчен, васыятьнамә төзегәннәр. Хәзер бу тәҗрибә бик сирәк кулланыла. Дөресен генә әйткәндә, аны төзү тәртибен бөтенләй белмибез.

– Һәр мөселман кешесе үз акылында, үз зиһенендә булган вакытта, шәригать кушканча, әманәтен балаларга, туганнарына мирас итеп калдырырга тиеш. Мирас малын бүлешү – динебездә иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Мирасны варисларга дөрес итеп бүлеп калдыру мөһим. Ир балага, кызга караганда, мирас өлеше ике тапкырга күбрәк бирелә. Бу хатын-кызны кимсетү түгел, ир-атка күбрәк тиеш, чөнки аның гаиләсен карарга кирәк, ә кыз кешене ире карый. Балалар арасында низаг чыкмасын өчен, кеше васыятьнамәсен үзе исән вакытта ук язса, хәерлерәк була. Әгәр дә милкеңне чит кешегә дә бирергә уйлыйсың икән, аңа өчтән бер өлешен генә васыять итә аласың. Мәчеткә бер әби килеп, фатирымны мәчеткә калдырам, теләсәгез, шәкертләр торсын, теләсәгез сатып, акчасын мәчет ихтыяҗларына тотарсыз, диде. Без аңа милекне ничек дөрес итеп бүләргә кирәклеге турында аңлаттык. Васыятьнамәне матди мирас белән генә чикләп калдырып булмый. Аның рухи ягы да бар бит әле. Элек күп кенә хәзрәтләр, галим, мөгаллимнәр балалары, оныкларына үзләренең әйтергә теләгән сүзләрен дә язып калдырган. Бу үзенә күрә бер буыннар чылбырын ныгыту да булып тора, – дип сөйләде «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин журналистлар белән очрашуда.

Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның балаларына язып калдырган васыятьнамәсе – шуның бер үрнәге. Сиринә Шаһимәрданованың әтисенең киләчәк буынга әйтеп калдырган сүзләре хәзерге чорда да актуаль.
– Әти калдырган васыятьнамәдә милек бүлешү турында бер сүз дә юк, ул аны тәрбияви максаттан, нәсыйхәт формасында язган. Васыятьнамә безнең нәсел өчен генә түгел, бөтен кешеләр өчен дә үрнәк. Әти анда, Коръән кушканча яшәргә кушып, Аллаһы риза булмаган эшләрдән бөтен көчегез белән сакланыгыз, Коръән кушканча яшәгез, чөнки безнең мәңгелек бәхетебез Коръән бит, ягъни Коръән юлы гына безнең тугры юлыбыз, дип әйтеп калдырган. Әтиебез бу язуын исән чагында безгә үзе үк укып күрсәткән иде. Ул вакытта әле аның мәгънәсен бик үк аңлап та бетермәгәнбездер. Олыгайган саен, аны тирәнрәк аңлый барасың икән. Бу сүзләрне хәзер мин оныкларыма да сөйлим, – ди Сиринә ханым.

Сиринә Шаһимәрданованың әтисе Исмәгыйль хәзрәт васыятьнамәсендә «балалар, мине озатырга килүчеләр булса, аларга йомшак кына итеп әйтерсез: алар мөмкин булган кадәр «Ләә-иләһә илләллаһны укысыннар. Мәет өчен күп дөнья сүзе файдалы булмас. Мөмкин булса, каберемә билге куярсыз. Мин дөньяга мәңгегә килмәгән, бер аерылыр көн килер. Шул вакытта мине искә алып, дога кылырсыз. Менә сезгә тагын бер үтенеч: ислам динендә өстегезгә йөкләтелгән бурычларны, ягъни намаз, ураза кебек гамәлләрне үтәргә тырышыгыз. Җомга һәм гает көннәрендә безне искә төшереп, сәдака бирегез, Коръән укып, дога кылырга тырышыгыз» дигән үтенеч-нәсыйхәтләр дә бар.

Татарстан дәүләт архивы җитәкчесенең фәнни тикшеренүләр һәм документларны бастыру буенча урынбасары Илдар Шәфыйков сүзләренчә, архивта сакланып калган васыятьнамәләрнең төрле эчтәлектәгеләрен күрергә була. Аларда да вафат булганнан соң, кемгә күпме сәдака бирергә, үзен юучыга нәрсә бирергә кирәклегенә кадәр, шулай ук хәйрия максатыннан калдырган акчаның күпме суммада булуы турында да язылган.

Васыятьнамәне кабат кайтару, шуның белән туганлык җепләрен өзмәү, ата-бабаларыбызның рухи мирасына хөрмәт уяту, балаларда күркәм холык, тәкъвалык тәрбияләү максатыннан «Гаилә» мәчете, Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм «Мөселманнар» газетасы «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» дигән бәйге оештыра. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгегә эшләр шигъри, чәчмә, публицистик язмалар номинацияләрендә кабул ителә. Һәр номинациядә өчәр җиңүче билгеләнелә. Нәтиҗәне быелның гыйнвар аенда ясаячаклар. Конкурс эшләрен 21 гыйнварга кадәр кабул итәләр. Аларны жюри бәяләгәннән соң, «Гаилә» мәчетендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, бәйгенең төп максаты – васыятьнамәнең әһәмиятен аңлату, кешеләргә аны төзү үрнәкләрен тәкъдим итү.
– Әлеге бәйгене «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» дип юкка гына атамадык, – ди ул. – Васыятьнамә ул – киләчәккә җиткерергә теләгән фикерләребез, безне күргән һәм безнең хакта балаларыбыз, оныкларыбыздан гына ишетеп беләчәк дәвамчыларыбыз белән элемтә.
Конкурс шартлары буенча, бәйгедә бары тик үзеңнең шәхси васыятьнамәң белән генә катнашырга мөмкин. Әби-бабаларның васыятьнамәләрен бары тик үрнәк итеп кенә кулланып була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading