16+

"ЮХИДИ хезмәткәрләре кызымны коткарды"

Казанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 13 яшьлек кызның гомерен саклап калганнар. Әлеге вакыйга турында коткаручы егетләрнең үзләре белән сөйләштек.

"ЮХИДИ хезмәткәрләре кызымны коткарды"

Казанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 13 яшьлек кызның гомерен саклап калганнар. Әлеге вакыйга турында коткаручы егетләрнең үзләре белән сөйләштек.

- Без Казанның Волков урамы тирәсендә хезмәттә тора идек. Кинәт “Киа” автомобиленнән бер хатын чыкты да, ярдәм сорый башлады. Машинада 13 яшьлек кызы һава җитмәүдән интегә икәнен аңладык. Тиз арада кызны полиция машинасына күчереп, Республика балалар клиник хастаханәсенә илттек. Бу хакта кизү тору бүлегенә хәбәр иттек, – дип сөйли полициянең өлкән лейтенанты Айдар Мөхәммәтҗанов. Аңа полиция лейтенанты Павел Ведехин да ярдәм иткән. Баксаң кыз астма белән авырый икән. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелү сәбәпле, аның гомерен саклап кала алганнар.

Кызның әти -әнисе полиция хезмәткәрләренә, табибларга бик рәхмәтле.
– Машинада барганда, кызымның көчле өянәге башланган. Ул сулый алмаган, йөрәге тибүдән туктый язган. Әнисе ясалма сулыш ясарга, кызыбызга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышса да, нәтиҗәсе булмаган. Аннары ул юлда документлар тикшереп торучы полиция хезмәткәрләрен күреп, алардан ярдәм сораган. Егетләр бар эшләрен ташлап кызыбызга ярдәм итәргә алынганнар. Бу вакытта бала аңын югалта башлаган инде. Кызыбыз өчен ул вакытта һәр секунд кадерле иде. Павел кызымны кулларына күтәреп хастаханәгә алып керде. Юл иминлеге хезмәткәрләре кызымның гомерен саклап калдылар. Аларга зур рәхмәт. Еш кына табибларның, юл инспекторларының эшләренә канәгатьсез белдерәбез. Ләкин кешеләр төрле була. Намус белән хезмәт итүче, эчкерсез, батыр бу егетләргә иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Рәхмәт аларга, – дип кичерешләре белән уртаклашты кызның әтисе Камил абый Йосыпов.   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading