16+

ЮХИДИ кисәтә: Татарстанда һава шартлары бозыла!

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, ризык, җитәрлек ягулык запасы алырга чакыра.

ЮХИДИ кисәтә: Татарстанда һава шартлары бозыла!

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, ризык, җитәрлек ягулык запасы алырга чакыра.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда игътибарлы булырга чакыра. Синоптикларның фаразлары буенча бүген, 17-нче февральдә, республика территориясендә кар, томан, урыны белән буран, юлларда бозлавык көтелә, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорология шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиешләр. Хәрәкәт итү өчен машина йөртүче ачыклый ала торган куркыныч туганда, ул транспорт чарасы туктаганчыга кадәр тизлекне киметү өчен мөмкин булган чаралар күрергә тиеш. Куркыныч , бигрәк тә каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле маневрлардан тыелып тору зарур.

Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм пассажирларны куркынычсызлык каешларын эләктергән халәттә йөртергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге җиңел автомобильдә аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар гына кулланып йөртергә кирәк. Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә арткы утыргычта йөрткәндә дә тоткарлый торган җайланма кулланырга киңәш итә. Хәлне күзәтеп торырга һәм арыганлык сизелгәндә яки үзеңне начар хис иткәндә транспорт чарасын кичекмәстән туктатырга кирәк.

Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә саклык таләп итә. Алар машиналар йөрү юлын җәяүлеләр кичү юлы аша һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына үтәргә тиеш. Юл аша чыгар алдыннан, һичшиксез, туктарга, барлык транспорт чараларының туктавына һәм үткәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Юлны бала белән аркылы чыкканда, һичшиксез, аны кулыннан тотарга кирәк. Яктылыкны кайтаручы элементлар булган предметларны һәм кием-салымнарны куллануга аерым игътибар бирергә һәм бу предметларның транспорт чараларын йөртүчеләргә күренүен тәэмин итәргә кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, ризык, җитәрлек ягулык запасы алырга чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп туган очракта ярдәм сорап дәүләт автоинспекциясенә +7(843)533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X