Яшь вакытта яшьнәдем,
көчле вакытта күкрәдем;
Яшьнәмим дә, күкрәмим дә –
утыз инде күкрәгем...
Марс Макаров та безнең арабызда ел ярым юк инде. Исән чагында, нәкъ Тукай әйткәнчә, күкрәде... Заманында бик популяр музыкант, баянчы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булды.
Марс Макаров 1939 елның 28 октябрендә Биләр районы (хәзер Нурлат районы) Чурабатыр авылында дөньяга килә. Әтисе 1942 елны һәлак булгач, әнисе – Мария Никитина, өч баласын ияртеп, үзенең туган авылына – Биләрдән әллә ни ерак булмаган Чурабатырга күченеп кайта.
Марсның музыкага булган сәләте биш-алты яшьләрдә ачыла башлаган. Авыл халкы сөйләве буенча, әтисе гармунда бик матур, моңлы уйнаган. Әнисе тегү машинасы янында кием-салым теккәндә әкрен генә җырлап утыруын Марс яхшы хәтерли иде. Әнисе клуб үзешчәннәре арасында төрле кичәләрдә, спектакльләрдә дә катнашкан. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» музыкаль драмасын авыл сәхнәсендә куярга булалар. Әнисе Мариянең шушы спектакльдә Галиябану ролен нәкъ тормыштагыча башкаруын горурланып сөйли иде Марс.
Марс Макаровның көйгә-моңга, музыка дөньясына тартылуы, һичшиксез, әнисенең җырлавы һәм гармунда өздереп уйнавы белән бәйле. «Урман кызы», «Без кабызган утлар», «Һаваларда йолдыз», «Кошлар кебек» җырлар колагында һаман да әнинең челтерәп аккан чишмә тавышын хәтерләтте аңа.
Гармунда беренче отып алган көе, әгәр ялгышмасам, «Сания апа суга бара» җыры була. Шомара төшкәч, «Барыня»ны уйный башлый. Шуннан соң гармунын төрле кичәләргә, кышларын чыршы бәйрәменә, аулак өйләргә, хәтта туйларга да алып бара башлый.
Музыкаль тәрбия алу хыялы балачагыннан ук башлана аның. 1954 елда әниләре, тәвәккәлләп, өч баласын ияртеп, Казанга кузгала. «Безнең бәхеткә, яхшы кешеләр очрап торды. Туганнар да, таныш-белешләр дә сыендырдылар, ашау-эчү, кием-салым белән дә ярдәм иттеләр», – дип сөйли иде Марс.
Казанга күченеп килүгә, шул вакытларда шактый популяр булган Рәис Сафиуллин белән таныша Марс. Ул, Рәис абыйның өенә йөреп, баян буенча дәресләр ала башлый. «Безгә – Рокыя Ибраһимова һәм Мөхтәр Әхмәдиевләрнең уйнавын тыңлап үскән малайларга – Рәис Сафиуллинның халык көйләрен төрле вариацияләрдә уйнавы гаҗәеп бер яңалык булып тоела иде», – дип сөйли иде үзе.
1958 елда Марс Казан музыка училищесына кабул ителә. Баян бүлегендә укытучысы Виктор Седяков аңа рус халык көйләрен үзләштерергә ярдәм итә. Училищеда Ильяс Шәрипов белән таныша. Шәрипов баянчылар триосы оештыра. Шушы трио йогынтысында, Марс укыган вакытларда ук ялгыз (соло) радиога языла башлый. Ә җитди иҗат юлы халык көйләрен баян өчен эшкәртүдән башлана. Беренче яратып башкарган әсәрләре – татар халык көйләре: «Кошлар кебек», «Алтын-көмеш», «Егетләр биюе», «Минзәлә», композитор әсәрләре – Салих Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы», Арам Хачатурянның «Кылычлар белән бию», Ифрат Хисамовның «Бәрәңге», Александр Ключаревның «Каприччио»сы була.
1962 елда училищены уңышлы тәмамлаган Нәсин Вилданов белән Татарстан җыр һәм бию ансамбленә эшкә киләләр. Ансамбльдә эшләве иҗатының башлангыч этабына зур йогынты ясый. Ә җыр язу теләге көйләрне баян өчен эшкәртүдән башлана. «Киек казлар» дигән беренче җыры – шуның ачык мисалы. Мәрхүм шагыйрь Хәсән ага Туфанның байтак еллар Сталин концлагерьларында җәфа чигеп, ачы йөрәк сагышы белән язылган лирикасы, күрәсең, аңа нык тәэсир иткәндер. Җыр ансамбль солисты Нәфисә Василова (Анастасия Васильева) тавышына яраклаштырылып, махсус радиога языла. Хәсән Туфан, җырны ишеткәннән соң, Марсны эзләп, өйләренә бара. Үзе белән алган шигырьләре тупланган китабында: «Марс энем, бу шигырьләргә дә игътибар итәрсең әле, бәлки киләчәктә популяр җырлар булып китәрләр», – дип, аңа култамгасы белән китабын бүләк итә. Шулай «Ай чыга Арча кырыннан», «Агыла да болыт агыла», «Каеннар көтәләр», «Барган саен еллар җылырак», «Юксындырсаң нишләрмен?» шигырьләренә җырлар языла.
Баян өчен язылган әсәрләренә килгәндә, «Якташлар биюе», «Вальс-экспромт», «Юмореска» кебек пьесалары; Исмай Шәмсетдиновның «Биләр яшьләре» җырына эшкәртмәсе, Заһид Хәбибуллинның «Себер татарлары биюе», Вәсил Хәбисламовның «Җиз кыңгырау моңнары»на импровизация; «Каз канаты» көенә вариация; «Минзәлә», «Кичке авыл» һәм башка шундый көйләрне баян өчен эшкәртүләрен аерым атап үтмичә мөмкин түгел.
Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Исмай Шәмсетдинов кебек олпат композиторларыбызның аңа карата булган җылы мөнәсәбәте иҗатында зур бер этәргеч була, үз-үзенә ышанычын тагын да арттыра.
Наҗар Нәҗми шигыренә «Көзге романс», Сибгат Хәким шигыренә «Ни сөйли урман?», Гамил Афзал шигыренә «Татарстан таңнары» (бәйгедә икенче премия алган җыр), Клара Булатова шигыренә «Кыңгырау чәчәкләре», Әнгам Атнабаев шигыренә «Уралым», Рәдиф Гаташ шигыренә «Язгы ташу», Зиннур Насыйбуллин шигыренә «Кара шәле килә сөйрәлеп», Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә «Минем иркәм биюче», «Самавыр», Мәхмүт Хөсәен шигыренә (миңа атап язган) «Иң кадерлем син генә» җыры иҗатының төп өлешен алып тора. Кызганыч ки, хәзерге эстрада җыр сәнгате бик тирән кризис кичерә, үзенең кыйбласын югалтып, упкынга тәгәри кебек. Зәңгәр экраннарда да төссез, бер көнлек «җырлар» культ алды. Профессионал дигән төшенчә югалып бара...
1966 елда Марсның халык көйләренә эшкәртмәләре җыентыгы дөнья күрә. Ул югары уку йортлары өчен иң кулай җыентыклардан санала. Балетмейстер Гай Таһиров белән берлектә, «100 бию» дигән китап чыгаралар. Республикабызның төрле вакытлы басмаларында басылган публицистик истәлекләрен туплаган «Сәнгатебез йолдызлары» (2011 ел) исемле китабын бастыра. Соңгы елларда аның иҗаты тулаем әдәби юнәлешкә борыла. Һәрдаим газета-журналларда аның шигырьләре чыга. Ул икенче китабын әзерли башлый. Шигырьләре, истәлекләре, халык арасында популяр булган җырларын шигъри мәрсияләрен туплап, «Кайтаваз» (2016 ел) дигән китабын матбугатка тапшыра һәм икенче көнне үк хастаханәгә ята. 2016 елның 16 мартында баш миендәге яман шештән вафат була. Китап үзе үлгәч дөнья күрә.
Музыка дөньясында баянчылар арасында халык көйләренә эшкәртмәләр белән шөгыльләнүчеләр бар. Әмма үзлегеннән симфония алымнарын өйрәнеп, зур күләмле симфоник оркестрга симфонияләр язу гармунчылар арасында гомумән юк. Марсның алты кисәктән торган симфониясе өч-дүрт ел инде Татарстан мәдәният министрлыгы китапханәсендә тузан җыеп ята. Аны бастырырга кирәк дигән кеше дә, акча да юк. Туган төбәге Нурлат шәһәрендә дә акча янчыгы сай. Марс Макаровның туган авылы Чурабатырда мемориаль тактаны куйдыруны да сузып киләләр.
Иҗатчы шәхес соранып йөри алмый ул, аңа иҗат итү өчен мөмкинлекне генә тудырырга кирәк.
Фирдания Макарова.
Комментарийлар