16+

Юллар көтә безне, Себер көтә...

Бөтендөнья татар конгрессы каршындаагы Бөтентатар төбәкчеләре оешмасы соңгы елларда бик активлашты. Алар өчен чикләр дә, вакыт аралыгы да юк. Әле тегендә, әле монда фикердәшләр җыелышып форум-конференцияләр уздырып торалар. Җитәкчеләре Альберт Борһанов шундый: оештырып туплый белүче зур галим, үз эшенең остасы, милләтпәрвәр шәхес.

Юллар көтә безне, Себер көтә...

Бөтендөнья татар конгрессы каршындаагы Бөтентатар төбәкчеләре оешмасы соңгы елларда бик активлашты. Алар өчен чикләр дә, вакыт аралыгы да юк. Әле тегендә, әле монда фикердәшләр җыелышып форум-конференцияләр уздырып торалар. Җитәкчеләре Альберт Борһанов шундый: оештырып туплый белүче зур галим, үз эшенең остасы, милләтпәрвәр шәхес.

Әле җәй башында гына Татарстанның Мөслим, Башкортстанның Туймазы якларында зур конференция үткәргәннәр иде. Инде менә 3 сентябрьдән бер төркем тарихчы төбәкчеләрне җыелып, Себер якларына, Омск каласына юлга чыгарга әзерләнәләр. Төбәкне өйрәнүчеләр өчен Себер таныш җир. 2019 елда Татар бистәләренә багышланган фәнни гамәли форум Томск шәһәрендә шаулап узган иде. Инде менә Омск көтә. Вакыты тар, эше бик тыгыз булса да, Альберт әфәнде Себер форумының эш тәртибе һәм максаты белән таныштырыр өчен, журналистлар белән очрашуга матбугат конференциясенә килде.

Себергә бер вагон булып баруга зур өмет баглана. Башкалабыздан ерак яшәп яткан биредәге милләттәшләребезнең милли аңын уяту, уйландыру һәм татар булулары белән горурландыру. Җанисәп - санисәп уздырып, млләтләрне барлау үткәрелә торган быелгысы елда мондый эшләрнең никадәр мөһим икәнлеген аңлатып тору кирәк түгелдер.
 - Россиядә сан ягыннан икенче милләт булып калырга тиеш без, - диде Альберт әфәнде, фикерен анык итеп.

Әйе, алда зур сынаулар тора. Бөек үткәнле, бай тарихлы милләтебезне торт шикелле бүләргә әзерләр дә бар шул, кызганыч.
 - Ерак юлларга сәяхәтебез нәтиҗәсез калмас дип ышанабыз. Фикердәшләр җандашлар бергә җыелгач тәҗрибә уртакланышып, яңа идеяләр дә туар әле, - диде матбугат конференциясендә катнашучы Биектау районы төбәкне өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе Равил Салиев.

Кунакларны хуҗалар да бик нык әзерләнеп көтә. Алар әлеге конференциягә зоом аша кушылдылар. Элемтә бик үк әйбәт булмаса да, татар халкына хас кунакчыллык күрсәтергә әзерләнүләре сизелде. Зур бай программа көтә махсус вагон белән Себер тарафына юлга чыгучы төбәкчеләрне. Ул вагонда минем дә урыным бар. Димәк, укучылырыбызны да Омскида һәм Свердловск өлкәсендә узучы Бөтенроссия татар төбәкчеләре форумыннан кызыклы мизгелләр белән танышытырып барырырга, бу бик тә кирәкле эшкә аларны җәлеп итеп кызыксындырыр өчен, рухын бирергә тырышырбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading