16+

Ютазы мөхтәсибәтендәге янган мәчет урынында төзелеш эшләре башланды

Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелә, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Бу изге эш өчен акча җыю дәвам итә.

Ютазы мөхтәсибәтендәге янган мәчет урынында төзелеш эшләре башланды

Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелә, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Бу изге эш өчен акча җыю дәвам итә.

Ютазы районының Иске Каразирек авылында янган мәчет урынында төзелеш эшләре башланды. Бинаны торгызу өчен, битараф булмаган мөселманнар ярдәме белән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды бер атна эчендә 400 мең сумга якын акча җыйды. Ә мөхтәсибәт үз көче белән өстәп тагын 300 мең сум җыя алды. Шулай итеп, гомумән алганда, мәчетне төзекләндерү эшләренең беренчел этабына 700 000 сум җибәрелде.

Хәбәр иткәнебезчә, агач мәчет апрель башында янган иде.

Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелә, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калган. Мәчетне Ураза гаетенә төзекләндереп бетерү ниятләнә. Бу изге эш өчен акча җыю дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, 4 апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән. 

Хөрмәтле мөселманнар, дин кардәшләребез! Бу көннәрдә, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, мәчетләр игътибарсыз кала. Әмма, Ин шә Аллаһ, эпидемия чигенәчәк, һәм без кабаттан Раббыбызга үзебезнең борчу-мәшәкатьләребез турында мөрәҗәгать итү өчен мәчетләребезгә юнәләчәкбез. Зинһар, Аллаһы Тәгалә йорты белән килеп чыккан күңелсезлектән читтә калмагыз. Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Кош оясы хәтле зурлыкта мәчет төзүчегә дә Аллаһы Тәгалә Җәннәттә йорт төзер».  Бергә ярдәм итик! 

Финанс ярдәмен әлеге сылтамада күрсәтелгән реквизитлар ярдәмендә күчерергә мөмкин.

Чыганак: dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading