16+

Юынып та була торган сувенир

Әдилә Вафина тумышы белән Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылы кызы. Белгечлеге буенча – укытучы. Сабыйларга булган мәхәббәте аны балалар бакчасына алып килгән. Ул тәрбияче булып эшли.

Юынып та була торган сувенир

Әдилә Вафина тумышы белән Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылы кызы. Белгечлеге буенча – укытучы. Сабыйларга булган мәхәббәте аны балалар бакчасына алып килгән. Ул тәрбияче булып эшли.

Үзе дә өч бала анасы. Ире Рафил белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Өч ай элек Әдилә үзмәшгуль буларак теркәлгән. Ул сабын ясый.

– Моннан ике еллар элек интернетта сабын кайнату турында укып, кызыксынган идем, ләкин бер ел чамасы тәвәккәлли алмый йөрдем. Ниһаять, былтыр беренче тапкыр Казанга барып махсус кибеттән 2200 сумга сабын кайнату өчен кирәк-яраклар сатып алдым. Сувенир сабыннар ясый башладым. Заказлар кабул итә башлагач, үзмәшгуль буларак теркәлергә булдым. Бу кушымта бик уңайлы, кешегә тиз арада чек җибәрергә була. Үзең дә керемең турында белешмә алырга уйласаң, моны кушымта аша эшләргә җайлы, – ди Әдилә.

Сабын ясау, беренче чиратта, аның күңеленә якын шөгыль. «Тынычландыра, илһамландыра, эштән тизрәк өйгә йөгерәм, башымдагы яңа идеяләрне тизрәк сабынга күчерәсем килә», – ди үзе. Сабыннан ниләр генә эшләми ул: сувенир чәчәкләр, җиләк-җимеш, ел символы булган күселәр, балалар өчен төрле мультфильм геройлары... Бер апа аның сабыннарын, хәтта уенчыктан аермаган да. «Оныгыма бүләк ясыйм дип, шундый озак сайланды, ахыр­дан бу сувенирларның сабын, алар белән юынып та була икәнен белгәч, исе китте. Безгә бу бик кызык тоелды. Сувенир сабыннарны сораучылар күп. Дөрес, үзем табигый сабыннарга өстенлек бирәм»,– ди Әдилә.

Соңгы арада ул нәкъ менә табигый продуктларга күчкән. Тән өчен төрле натураль скраблар да ясый.  Киләчәктә күпләп бирелгән заказлар белән эшләргә тели. Эшнең авырлыгы турында сүз чыккач, Әдилә, финанс яктан гына кыенлыклар булырга мөмкин, диде. «Сабын ясау өчен кирәк-яраклар сатыла торган кибетләргә кытлык сизелә. Интернет аша заказ бирсәң, китереп биргән өчен өстәмә акча түләргә кирәк. Шуңа күрә әлегә бу өлкәдә эшлисе эшләр җитәрлек, ә өйдә кайнатылган сабыннарга ихтыяҗ бар», – ди Әдилә.

PS. Сабын гына димә
Элек сабын бик кыйммәтле, дефицит булып саналган. Аны байлар кырыныр өчен генә кулланган. Урта гасырларда хәтта Испания патшабикәсенә дә сабын белән елына ике генә тапкыр юынырга рөхсәт ителгән: тугач һәм кияүгә чыкканда.
15 октябрьдә Бөтендөнья кул юу көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр бу бәйрәмне 2008 елда уздыр­ганнар.
ХIV гасырда Англиядә сабын кайнатучылар Гильдиясе булган. Аларга гади кешеләр белән бер түбә астында да кич кунарга ярамаган, сабын кайнату сере башкаларга ачылыр, дип курыкканнар.

Эльвира ГЫЙСМӘТУЛЛИНА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading