16+

Йөз миллионлаган кытайлыны янә үзизоляциягә япканнар!

Цзилинь провинциясендә автобус һәм тимер юл хәрәкәте туктатылган, мәктәпләр ябылган.

Йөз миллионлаган кытайлыны янә үзизоляциягә япканнар!

Цзилинь провинциясендә автобус һәм тимер юл хәрәкәте туктатылган, мәктәпләр ябылган.

108 миллионнан артык кытайлы, коронавирусның "уянуы" сәбәпле, янәдән үзизоляция режимына кергән. Хакимият мондый катгый чараларны илнең төньян-көнчыгыш өлешендә керткән. Цзилинь провинциясендә автобус һәм тимер юл хәрәкәте туктатылган, мәктәпләр ябылган.

Бу хакта Bloomberg басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Билгеле булганча, Кытайда яңа вирус инде бетте дип, гадәти тормышка кайта башлаган иделәр. Моннан берничә көн элек шул ук вирус килеп чыккан Ухань провинциясендә дә янә коронавируслылар ачыклана башлады дигән хәбәрләр чыккан иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading