16+

Йөз виртуаль дус булганчы, чынбарлыкта бер булсын

Социаль челтәрләр безнең тормышның аерылгысыз бер өлешенә әверелеп бетте. Эч пошканнан гына булса да шунда кереп чыгабыз, дөньяда ниләр булганын, виртуаль дус-ишләрнең хәл-әхвәлен белергә кирәк бит. Элек авыл хатыннары бөтен яңалыкны көтү куганда белсә, хәзер социаль челтәр аша гына гәпләшә рәхәтләнеп. Яхшысы да, яманы да сыя ул социаль челтәрләргә.

Йөз виртуаль дус булганчы, чынбарлыкта бер булсын

Социаль челтәрләр безнең тормышның аерылгысыз бер өлешенә әверелеп бетте. Эч пошканнан гына булса да шунда кереп чыгабыз, дөньяда ниләр булганын, виртуаль дус-ишләрнең хәл-әхвәлен белергә кирәк бит. Элек авыл хатыннары бөтен яңалыкны көтү куганда белсә, хәзер социаль челтәр аша гына гәпләшә рәхәтләнеп. Яхшысы да, яманы да сыя ул социаль челтәрләргә.

Интернетта бу челтәрләрдән башка бер генә сайт-форумнар да үзләрен король кебек хис итмидер әлегә. Әмма мәгълүм әйтемдәгечә, король бит шәрәләнә башлаган икән. Ышануы авыр булса да, соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге челтәрләргә керүчеләр саны кимү ягына киткән. Бүген Фейсбук дип аталганына ай саен миллиард ярым кеше кереп чыга, шуңа өстәп әле инстаграм, твиттер, «ВКонтакте», төрле чатларны өстәсәң, шактый зур аудитория җыела, алга киткән илләрдә халыкның өчтән икесе шунда вакытын бушка уздыра. Таныш-белешләр арасында әлеге социаль челтәрләрнең нәрсә икәнен дә белмәүчеләр бар, әмма үзләрен бер дә начар хис итмиләр, эшләре дә гөрләп бара, тормышлары да тәгәри. Дөрес, шулар ярдәмендә нәрсәгәдер ирешүчеләр дә юк түгел, үзенә кирәкле кешенең язмасына яки фотосына «лайк» куя беләләр, күрәсең. Белгечләр, киләчәк буын хәзерге челтәрчеләргә сәер кешеләр итеп кенә түгел, бөтенләй акылсызлар итеп караячак, диләр. Миңа калса, бу дөрестер дә, үземнең дә кайвакыт бер кирәкмәгән кешеләр белән сәгатьләр буе гәпләшеп, бәхәсләшкән чакларым бар. Социаль челтәрләрнең берсеннән туеп китеп барган идем, ел ярымнан соң кабат кайттым, чир китә, гадәт кала, диләр бит.

Хатын-кызларның күпчелеге, ябыгу турында уйлап, идеаль фигура дип кайгыра. Бу хакта әлеге дә баягы социаль челтәрләрдә күп язылган, төрле диеталар, киңәшләр, акыл сатучылар байтак. Ә менә «цифрлы диета» дигәнен ишеткән идегезме әле? Ул кешенең майларын киметми, ә вакытын ашый. Хәбәрләр тасмасыннан кирәкле-кирәкмәс мәгълүматны караштыру өчен күпме вакыт сарыф итәбез! Социаль челтәрдән китеп карагыз әле, күпме вакытыгыз янга калачак. Иң мөһиме: сез чынбарлыкка кайтачаксыз, моңардан да яхшырак нәрсә бар тагын?! Виртуаль дөнья ничек кенә мавыктыргыч булмасын, чынбарлыкта яшәргә бит безгә.

Күпләр минем белән килешмәс, һәркемнең үз фикере. Ә менә яучы Гөлназ Мөхәммәд әйтүенчә, социаль челтәрләр танышу өчен бик җайлы икән. Үз тиңеңне эзләгәндә, танышу сайтларының ярдәме әллә ни юк, имеш. Кешене азмы-күпме белү өчен, аның социаль челтәрдәге битләрен өйрәнергә кирәк, ди яучы. Андагы язмалар, тегеннән-моннан алып куелган постлар, статустагы сүзләр, җырлар аша кешенең нәрсә уйлавын, холкын, эчке дөньясын, күңел халәтен чамалап була. Шулай ук комментарийлар да аның кайбер якларын ачып бирергә мөмкин, әгәр дә инде кеше артистланып утырмаса. Артистланучылар, публикага уйнаучылар да җитәрлек. Бик ышандырып сөйләгән булды үзе, яучы булгач. Сүзләренең дөреслеген тикшереп карыйсы булыр әле.

Социаль челтәрдә үзебезнең битебезне ачабыз да, анда без генә хуҗа дип уйлыйсыз икән, бик нык ялгышасыз. Сез һәрчак күзәтү астында, челтәрләр хәтта җибәрелми калган хәбәрләрне дә истә калдыра. Ә үз тормышын башкаларның хозурына күрсәтергә тырышуны, чит-ятларның бәясен, фикерен ишетергә омтылуны психологлар нормадан тайпылыш дип атый. Болар гомер-гомергә булган, әмма интернет чорында ул кешеләрне чиргә сабыштыра башлады.

Менә болар бөтенесе бетеп, алар урынына нәрсә килер икән? Моңарчы да яңа технологияләр уйлап табылып, алар бер-берсен алмаштырып тордылар. Социаль челтәрләрне алмаштырырлык яңа проект эшләнгәндер инде ул, үз вакытын сабыр гына көтеп ятадыр. Селфилар, акыл сатышулар кайчан да булса бетәр бетүен, әмма алар урынына чынбарлыктагы җанлы аралашу кабат кайтыр дип күзаллавы авыррак әлегә. Күрешеп-очрашып аралашып бетә алырбызмы? Менә шул хакта язганда да әллә ничаклы хәбәр килде инде социаль челтәрдә, күпме «Сәлам, хәлләр ничек?»кә җавап биреп бетерәсе бар. Дөресен әйткәндә, туйдыра башлады ул виртуаль әңгәмәдәшләр, шөкер, аларның зениттан түбән тәгәри башлавы икән, чын кешеләр белән аралашып каласы иде...


Фото: legkopolezno.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading