16+

Үз баласына әти була алмаган кеше мәктәп директоры була аламы?

Мәктәбем, укытучым, директорыбыз. Бу сүзләргә күпме җылылык, бала мәхәббәте сыйган. Һәр кеше өчен иң кадерле булган әти, әни кебек үк янәшә тора алар, тормышта очраган иң әйбәт кешеләр булып гомерең буе сине озатып баралар...

Мәктәбем, укытучым, директорыбыз. Бу сүзләргә күпме җылылык, бала мәхәббәте сыйган. Һәр кеше өчен иң кадерле булган әти, әни кебек үк янәшә тора алар, тормышта очраган иң әйбәт кешеләр булып гомерең буе сине озатып баралар...

Мәктәп директоры ир ат булган очракта бөтен балага да әти кебек ягымлы да, таләпчән дә, кирәк урында кырыс та гадел дә булырга тиеш. Ә менә үз баласына әти була алмаган кешегә йөзләгән бала язмышын ничек ышанып тапшырырга була икән? Белмим. Шәхсән үземә мәктәп директорыбыз әтине алмаштырды. Шуңадыр инде аның якты истәлеген гомер буе әнием исеме белән янәшә йөрттем.

Бер генә бала да әтисез тумый. Бергә яшәмәсәк тә, минем дә бар әтием. Күптән түгел генә ул туган авылыма, мин тәмамлаган мәктәпкә директор булып кайтты. Минем өчен ул күптән юк инде, туганнан бирле дә әти диеп дәшкәнем булмады. Бу сүзне әйткәндә кеше ниндирәк хисләр кичергәнен дә чамалый алмыйм. Үземә әти тиешле кешенең рәсемен дә күргәнем юк. Бу хатымны да аны күрәсе килүдән язмыйм. Мине бары ул кешенең ничек итеп балалар тәрбияли алуы гына, аның кулындагы укучылар язмышы гына борчый.

Яшь нарасыен күтәртеп хатынын чыгарып җибәреп тә кеше күзенә оялмый карый алган бу адәм яшь буын күңеленә нинди орлыклар сала алыр икән? Дөрес, мин ятим булмадым. Әнием җил-яңгыр тидерми, кочагында гына үстерде, тәрбияләде. Ләкин күпме йокысыз төн уздырганын, күпме күз яшьләре койганын үзе генә беләдер. Ләкин әти булырга тиешле кеше бу хакта белмәде, белергә дә теләмәде. Хәтта дәүләт билгеләгән алиментны да ниндидер сәбәпләр табып бетерткән. Намуссыз дими ни дисең инде мондый кешегә. Әти диеп әйтә алмыйм, телем әйләнми.

Туган җан үсә ди халык. Үсә, әтисез булса да, үсә. Мин дә үстем. Бүген инде Казан университеты студенты. Тагын берничә елдан Аллаһ боерса, хыялым чынга ашачак.

Тик буем һәм аңым зуррак үскән саен, бер сорау мине ныграк борчый. Үз баласына әти була алмаган кеше йөзләгән балаларның “әтисе” була алырмы? Мәктәп директорының тормышын үзләренә өлге-үрнәк итеп алган балалар кызганыч.

Фәридә,
Минзәлә районы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading