16+

Заманында Дмитрий Медведевка үзе эшләгән сандык бүләк иткән ул

21 апреля 2025, 14:32
3279
0
2
Уку өчен 5 минут

Кайчагында халкыбызның уңган,булган оста куллы кешеләре белән очрашасың да, үзең дә сизмәстән, татарның ни дәрәҗәдә сәләтле, тырыш икәненә сокланып та, горурланып та куясың.

Заманында Дмитрий Медведевка үзе эшләгән сандык бүләк иткән ул

Кайчагында халкыбызның уңган,булган оста куллы кешеләре белән очрашасың да, үзең дә сизмәстән, татарның ни дәрәҗәдә сәләтле, тырыш икәненә сокланып та, горурланып та куясың.

Агачтан җиһазлар, гаҗәеп бизәкле бирнә сандыклары, ишекләр, думбра, кубыз кебек борынгы милли уен коралларыбызны ясаучы Җәлил Вильдановның эшләрен күргәч тә әнә шундый хисләр барлыкка килә. Аның эшләре хакында сөйләп, тасвирлап кына аңлатып булмый. Юк, аларны бер генә тапкыр булса да үз күзләрең белән күрергә кирәк. Җәлил Вильданов үз эшләрен барысын да алтын куллары ярдәмендә эш кораллары белән генә ясый. Компьютер графикасы, заманча технология кебек нәрсәләрне өнәп бетерми ул. 

– Җәлил, агачның да җаны бар, диләр. Бу дөресме?
– Әйе, әйе, бар. Мин кайвакыт эшләп куям да, улым кайтып: “Әти, ничек эшләдең моны?” – ди. Минем өчен аның бер кыенлыгы юк. Читтән караган кешегә гаҗәп. Агачны кулга алуга аңардан нәрсә килеп чыгасы күз алдына килеп баса. Нинди бизәк төшереп булганы да күренә, үзе әйтеп тора ул. 

– Ә агачның яше мөһимме?
– Әлбәттә. Мисал өчен, җиһаз ясаганда наратның яше 80 яшьтән дә ким булмаска тиеш. Уен коралы өчен 100 еллыгы кирәк.

– Ә кайдан табасыз андый агачларны?
– Табабыз инде. Мин хәзер уен коралларын элеккеге иске йортларны сүткән буралардан ясарга яратам. Аларның җил-яңгыр тимәгән урыннары ныгый, тыгызлана. 50-60 ел буена гадәти юл белән кипкән бура агачларыннан бик матур тавышлы уен кораллары килеп чыга. 

– Иң яратып эшли торган агачыгыз нинди?
– Латин Америкасыннан китерелә торган шоколад төсендәге агач. “Американский орех” дип атала. Кискәч җем-җем итеп тора. Үзебезнең агачлардан наратны яратам. Һәр агачның үз урыны бар. Бик нечкә, вак бизәкләр кисәргә кирәк булса – каен. Ул изелми. Ә менә юкә изелә, кителергә дә мөмкин. 

– Ничә еллап агач эше белән шөгыльләнәсез инде?
– 40 елга якын инде. 

– Шушы вакыт эчендә иң күләмле, иң зур эшегез нинди булды?
– Андый эшләрем күп булды инде. Бервакыт бик зур гына көзге рамы ясарга туры килде. Хәзер уйлыйм да, ул чүп кенә булган икән дим. Коттеджларда яшәүче, матди хәле әйбәт булган кешеләр өчен татар орнаментлары белән өй җиһазлары да ясадым. Үзебезнең милли бизәкләрне уеп эшләсәң бик матур эшләнмәләр килеп чыга. Күн белән дә тарттырып диваннар, урындыклар, сандыклар ясап була. Татар милли бизәкләре белән бик үзенчәлекле, беркемнекенә дә охшамаганнарын эшләргә мөмкин.

– Уен коралларын эшләве озакмы, күпме вакыт китә?
– Бөтен материалларын әзерләп куярга 3-4 көн кирәк. Бер атнада да эшләп була. Ә инде милли бизәкләр уеп ясасак бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Эш ничек бара инде. Уен коралын бөтен күңелеңне биреп, кәеф белән эшләргә кирәк. Каяндыр ачуланып кайтып сүгенә-сүгенә эшләп булмый аны. Анда инде сыйфатлы уен коралы чыкмый. 

– Хәзер күп уен кораллары заманча технологияләр ярдәмендә эшләнә. Ә сез, белүемчә, кулдан ясарга яратасыз.
– Әйе. Чөнки андый эшнең җаны булмый дип саныйм. Ә кул белән ясалган әйберләрнең җаны бар. Энергия шул эшләрдә, уен коралларында кала. Кул эше аерылып та тора, затлы да була. 

– Ә шундый оста итеп эшләргә кайдан өйрәндегез?
– Мәктәптә укыганда ук рәсемнәрне матур ясый идем. Хезмәт дәресләрендә агачтан эшләнмәләр ясарга өйрәттеләр, тәрәзә яңаклары эшләргә дә шул дәресләрдә өйрәндем. Мин күбрәк уеп эшләү ысулы белән кызыксындым. Казанга барып өйрәнеп тә кайттым. Аннары армиягә китеп, Себердә эшләп кайтканнан соң, Казандагы 16 нчы номерлы училищега кереп агач кисүче буенча рәссам һөнәрен үзләштердем. Ике ел укып кызыл диплом белән чыктым. Мәскәүгә җибәрмәкчеләр иде, бармадым. Лениногорск шәһәрендә эшләдем. Анда гел агач эше белән шөгыльләндем. Өй җиһазлары да, сувенирлар да ясадым. Дүрт ел элек борынгы уен коралларын ясауга алындым. Бер дә уйламаганда килеп чыкты ул. Улым Фәнил тамак төбе белән җырлауны үзләштерә башлаган иде. Күрәсең, уен коралларына да кызыксынуы булгандыр. Бервакыт аның бер дусты Фәнил миннән монголларның уен коралын ясап бирүне сорады. Соңрак аны Мәскәүгә күргәзмәгә дә алып бардым әле. Монголиядән чыккан кешеләр күреп, моны ничек ясадың, дип бик гаҗәпләнде. Матур гына килеп чыккан иде. Аннары мин “Алпар” төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин белән таныштым. Ул миңа сызымнар бирде һәм аның белән уртак фикергә килеп кыл-кубызлар ясый башладым, аннары думбралар эшләүгә керештем. Үзем рәссам булгач, музыка уен коралларына милли бизәкләр дә төшерергә яратам. Ул бит инде матур да булырга тиеш. Менә шулай итеп агачтан җиһазлар ясап кына калмыйча, уен коралларына да керешеп киттем. 

– Ә уен коралының кылларын кем көйли? 
– Минем көйне ишетеп тоемлау сәләте үземдә дә бар. Әнием дә бик матур җырлый иде. Ләкин мин уен коралын көйләү белән шөгыльләнмим. Монысы белән улым Фәнил шөгыльләнә. Әзер уен коралларын буяу да аның җаваплылыгында. Мин аның үзенә дә калак думбра, кыл-кубыз ясап бирдем. Ул алар белән Тула шәһәрендә конкурста катнашып кайтты.

– Ә дизайнын үзегез уйлыйсызмы?
– Әйе, рәссам булгач дизайнын да үзем уйлыйм. Кайвакыт төнлә уйлап ятам да, торып сызымнарын  сызам.  

– Әле төнлә дә йоклап булмыймыни? 
– Төнлә дә йоклап булмый. Башка китереп суга да, ниндидер бик хәйләкәр генә схемаларны кәгазьгә төшерә башлыйм.

– Хатыныгыз бу хикмәтләрне ничек кабул итә соң, ачуланмыймы?
– Хатыным Гөлфия үзе дә миңа булыша. Ул ышкылау, ялтырату, лак белән буяу эшләрендә ярдәм итә. 

– Җәлил, сез бирнә сандыклары да ясыйсыз. Аның берсе Дмитрий Медведевта да бар, диләр.
– Әйе, ясыйм. Бер сандыкны Дмитрий Медведевка бүләк иттем шул. Аның Россия Президенты булган вакыты иде. Ул Татарстанга Сабан туена кунакка килде. Мин дә ул бәйрәмдә башка һөнәрчеләр белән катнаштым. Үземә бирелгән остаханәмә агач эшләнмәләрне, шулай ук сандыкларны да куйган идем. Без урнашкан урынга килгәч, Дмитрий Медведевка имәннән ясалган сандыкны бүләк итеп тапшырдым. 

– Хәзер бирнә сандыгын сораучылар бармы?
– Бар, тик бик күп түгел. Хәзер күбесе кияүгә чыкканда бирнәсен сумкага, яисә комод-шкафка тутырып алып бара. Бирнә сандыгы – ул безнең йөзек кашы бит инде. Аны сумкага тутырып бару килешми. Элек бит сандыксыз кияүгә чыгуны күз алдына да китереп булмый иде. Балаларны шуңа өйрәтергә, күңелләренә сеңдерергә кирәк. Мин бик яхшы хәтерлим әле, Сабан туе алдыннан әни сандыкны ачып безгә берәр яңа оекбаш бирә иде. Әле аның төбеннән тишекле сандали да килеп чыкса, урамда малайлар каршында дәрәҗә күтәрелеп китә иде инде. Хәзерге вакытта да йолаларыбызны саклап, килен бирнә тулы сандык белән кияү йортына җигүле атларда төшсә, нинди матур күренеш булыр иде. 



Энҗе Шәйхетдинова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading