16+

"Заря"ның "Татарстан" тортын сагынып...

Россиягә каршы кертелгән санкцияләр зур бер бәлане тышка чыгарды бит. Ул да булса, безнең тулысынча диярлек чит илләрнең сәнагәтенә бәйле булуыбыз. Кайбер ширкәтләр эшчәнлеген туктатты, кемдер продукциясен Россиягә җибәрми башлады, һәм менә без авызны ачып калдык.

"Заря"ның "Татарстан" тортын сагынып...

Россиягә каршы кертелгән санкцияләр зур бер бәлане тышка чыгарды бит. Ул да булса, безнең тулысынча диярлек чит илләрнең сәнагәтенә бәйле булуыбыз. Кайбер ширкәтләр эшчәнлеген туктатты, кемдер продукциясен Россиягә җибәрми башлады, һәм менә без авызны ачып калдык.

Үзебездә күпме урман булуына да карамастан, А4 форматындагы кәгазъгә дә кытлык кичерәбез. Аның бәясе берничә көн эчендә 4-5 мәртәбә артты. Гариза да яза алмыйча утыруың бар. Баксаң, шуны да җитештерә алмыйбыз икән бит, ләбаса! Ул автомобильләр, көнкүреш җиһазлары, теш пастасы, дару, шоколад, шампунь дисеңме – барысы да импорт әйберләре. Ачуым килмәгәе, шырпы белән төймәне дә әллә кайдан кайтартабыз бит. Ә элегрәк, хәтерлисезме, “Заря” комбинатында чыга торган кәнфитләр, “Татарстан” дигән тортлар ашап, “Спартак” заводында җитештерелгән түфлиләр кия идек? Даруларны да үзебезнең фармацевтлар эш урынында ук ясап бирә иде. 

Кайсы өлкәне генә алма, барыбер чит илләрнең йогынтысы бар, алардан башка бернишләп булмый. Бу – Россиянең бүгенге бәласе, юллар һәм дураклар бәла түгел инде. Без шулкадәр башкаларга бәйле ки, киләчәкне караңгы томан басып килә кебек. Әллә киемнәр тегә алмыйбызмы? Булдырабыз! Урындык һәм шкаф ясый алмыйбызмы? Анысын да эшлибез. Йогуртын да, баллы эчемлекләрен дә җитештерә алабыз, әмма нишләптер көнкүреш тормышны алып бару өчен җайлы схеманы сайлаганбыз. Ә нәрсә, баш ватасы юк бит, тотасың да чит илдән кирәкле әйберне аласың. Әлбәттә, акчаң булса. Алманы да, бакчада үстерер урынына, Польшадан кайтартабыз. Менә шушы сакцияләр безнең әлеге ысулны да фаш итте, ыштансыз да калдырды. Бер мизгел эчендә күпме кирәкле җиһазлар һәм кирәк-яраклардан колак кактык. Чит илләрен дә әйтим, шулай тиз генә бездән баш тартырга әзерләр, димәк әллә ни яратып бетермәгәннәр инде. 

Бу инде үзебезнең сәнагәтне үстерергә, төрле тармакларны колачлаган җитештерүчәнлекне җәелдерергә менә дигән вакыт. Ләкин мине бер генә сорау борчый: эшне башкарып чыга алырбызмы икән соң? Моңарчы Көнбатышка мөлдерәмә күзләрне төбәп яшәгәнне, хәзер безне селкетү, ай-һай, авыр булыр шул. 

Рәсим Хаҗиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булганны юк иту бик жинел ул, э теэоргызуы бик авыр.

    Мөһим

    loading