Социаль четәрләрдә бер видео йөри. Анда бот буе гына бер бала үзеннән ике тапкыр озынрак көрәк тоткан – кар көри. “Менә үз өең белән яшәү файдалы, саф һава...”, - дип әйткәннәр иде дип, сакау теле белән өлкәннәрне дә уздырып оршына. Аңа кадәр шул ук "тозлы-борычлы" сүзләр белән бер хатын-кызның кар көрәве йөргән иде интернет киңлекләрендә.
Әйе, быел карны кем көрәсә дә, бетә торган түгел, өстенә өстәлә бара. Тукай әйтмешли, "Ходайның бихисап зур мендәре тишелгән", бугай. Менә кичә дә кичтән ишегалдын, урам яктан капка төпләрен биерлек итеп җыешытырып-көрәп кенә куйган идек. Төне буе буран тагын тырышкан. Атлап йөрерлек түгел. Кешегә ярый әле ул, кабат кулыңа көрәк аласың да сукмак ясыйсың. Ә менә автомобиль - машинаның хәле яман икән.
Моны без капка төбендә кузгала алмыйча ярты сәгать выжылдап торгач аңладык. Йоклый торган күршеләрне уяткан булсак, кичерсеннәр инде, иртә иде шул әле. Без дә бит теләп түгел. Тыныч кына көндәгечә утырып китәрбез дә, бик тиз генә барып җитәрбез дип уйлаган идек. Болай уйларга җирлек тә бар иде. Дөресен генә әйткәндә, һич кенә дә машина батарлык түгел иде анда. Рәхмәт авыл җирлегенә (без Питрәч районы Көек авылында яшибез), юлларны буран булган саен трактор белән чистарталар. Тик дуңгыз пычракны таба дигәндәй, безнең "Рено" да дуңгыз булып карарга уйлады бугай. Тигез төзәм җирдә батты да куйды. Алга да бармый, артка да.
Машинасы батса, иң нык җәфа күрүче шофер инде, билгеле. Минем ише пассажирга ни?! Шул тик тормаска эткән була, хәленнән килмәгәнен белми. Ирем дә башта көрәк алып чыгып казып карады, булмагач, домкрат белән ал тәгәрмәчне күтәрде. Исендә дә юк: тик тора выжылдап, тирәнрәк чокыр ясап. Ярый әле, Ходай җибәргәндер инде, безне бер машина куып тотты. Рульдә – күршебез хатын-кыз. Бик теләсә дә, ничек кенә ашыкса да, узып китә алмый ул безне. Үзе дә игеклекле җан икән, кабинасыннан төшеп, ярдәмгә килде. Ирем аны машинабыз руле артына утыртты. Без икәүләп бар көчебезгә эттек. Бергәләп тырыша торгач, чыгардык бит, тәки. Шунда мин гомеремдә беренче тапкырдыр, машина йөртә белмәвемә, хокукым булмавына үкенеп куйдым. Без яшь чакта бик модада түгел иде шул рульле хатын-кызлар. Хәзер генә ул малайлар да, киленнәр дә йөртә.
Зарлана дип уйламгыз, зинһар. Әнием исән булса, "үзегез сайлаган язмыш" дияр иде. Шулай дип юата иде мәрхүмәкәй. Әйе, дөресе дә шул. Казандагы ундүртенче каттагы фатирыңда җылыда, яктыда, барын ашап, китап укып рәхәтләнеп ятсаң, бер мәшәкатең дә булмый. Кар-буран да куркыныч түгел. Әйе, үзебез сайлаган язмш. Гомернең бу өлешен җиргә басып яшисебез килде. Без бит авыл баласы, кара туфракта тәгәрәп үскән. Шуңа күрә быелгы кар-буранга бай кышка да рәхмәттән башка сүзебез юк. Бар дөнья ап ак. Ул аклык күңеләребезгә тулып, шатлыккка әйләнә. Яусын кар, булсын бураннар. Ул карларда игеннәрнең мул уңышы бар. Карларны көрәп торырга исәнлек булсын. Хәрәкәттә - бәрәкәт!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар