16+

«Үзебезнең тарихны әле өйрәнергә дә, өйрәнергә кирәк»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 26 апрельдә Казан Кремлендәге “Манеж” күргәзмәләр залында татар зыялылары белән очрашты.  Россиядә 2023 ел-Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, быел Туган тел көнендәге очрашуга да укытучылар һәм галимнәр чакырулы иде. 

«Үзебезнең тарихны әле өйрәнергә дә, өйрәнергә кирәк»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 26 апрельдә Казан Кремлендәге “Манеж” күргәзмәләр залында татар зыялылары белән очрашты.  Россиядә 2023 ел-Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, быел Туган тел көнендәге очрашуга да укытучылар һәм галимнәр чакырулы иде. 

— Шактый эшләр башкарылды, ләкин татар теле, аның киләчәге турында кайгырту зарур. Үзебезнең тарихны әле өйрәнергә дә, өйрәнергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сүз башында.

 “Кыйссаи Йосыф” кайтавазы

 — Тарихи мирасыбыз бай, ядкәрләребез арасында Болгар шагыйре Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре бар. Әлеге әсәр төрки халыклар тормышында зур урын алып тора. 2033 елда Кол Галинең тууына-850, ә “Кыссаи Йосыф”ка 800 ел тула. Ике зур матур юбилейны республика күлмендә үткәрүне тәкъдим итәбез, - диде галим Әлфәт Закирҗанов.

Татарстан Рәисе тыңлап торганнан соң, шунда ук республиканың мәдәният министры Ирада Әюповага да мәсьәлә турында уйлана башларга кушты. 
 — Планын төзеп, Указ әзерләргә кирәк. Нинди чаралар уздырырга кирәк-уйларга. Бу яхшы фикер, хуплыйбыз, - дип җавап кайтарды Рөстәм Миңнеханов.

Татар шигърияте антологиясе

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар шигърияте антологиясе чыгару турында сүз кузгатты. Ул мондый антологиянең 1956 елда бер томда, ә 1992 елда ике томда чыгарылган булганлыгын хәтергә алды. 

— Хәзер 30 елдан артык вакыт узды, яңа авторлар барлыкка килде. Бик күп эзләнүләр үткәрә, мөһаҗирлектә иҗат иткән шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнә галимнәр. Татар шигърияте антологиясе борынгы чордан алып бүгенге чорга кадәр дүрт томлык булып әзерләнсә, безнең мәдәниятебезнең бер казаныышы булыр иде. Аны рус телендә дә чыгарсак яхшы булыр иде, аннары калган телләрне дә карарга була,-диде Ркаил Зәйдулла.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов: ”Яхшы, әзерләгез”, - дип, бу идеягә дә фатыйха бирде.

Кулъязмалар “янмый”, ә югала

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гарәп телендәге кулъязмаларны өйрәнү һәм цифрлаштыру эшенең гаять тә әһәмиятле булганлыгын билгеләп узды.

— Бу бик кирәкле эш, эченә кермәсәң, белмисең. Мәдәни мирасны сакларга кирәк, кызганыч, без шактый мирасны югалттык, - диде ул.
 “ТН-Мирас” оешмасының проектлар җитәкчесе Мария Минеева әйткәнчә, Язма мирас үзәге һәм “Татнефть-Мирас” оешмасы арасында дәүләт-хосусый хезмәттәшлеге кабул ителгән.

— Ике проект башланды. Беренчесе-кулъязмаларны цифрлаштыру, икенчесе-газета, журналлардагы басма текстларны гарәп язуыннан кириллицага күчерә торган “Мирас-tat” программасы нигезендәге эш. Үзәктә тагын бер планетар сканер урнаштырабыз, - диде Мария Минеева.

— Кирәк булса, тагын бер планетар сканер алып бирү мөмкин. Мин бу эшне хуплыйм, телебез өчен, яшьләр белән эшләү өчен нәрсә кирәк-барысын да эшләргә,-диде Рөстәм Миңнеханов, кулъязмаларга мөнәсәбәттә.

Галимнәр зары

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин диссертация советы булдыруда ярдәм сорады. Яңа таләпләр кертелү сәбәпле, диссертация яклау советы узган елның октябрендә ябылган. 

— Россиядә милли республикаларда диссертация яклау советлары ачу катлаулы. Күрше республикаларда да докторлар җитмәү сәбәпле, яклау советлары ача алмыйлар. Әгәр Татарстанда диссертация яклау советы ачыла икән, Татарстан, татар дөньясы өчен генә түгел, башка милләтләр өчен дә милли кадрлар әзерләү юнәлешендә көчебезне салачакбыз. Сәясәт, икътисад өлкәсендә Россиядә Татарстанга карыйлар, аңа өметләнәләр. Академик юнәлештә дә шул ук хәл,-диде Ким Миңнуллин.

Әлеге уңайдан Рөстәм Миңнеханов:”Буыннар алмашыну бара, диссертация советлары да яшьләргә кирәк. Бу эшне хуплыйбыз. Яшьләр булмаса, киләчәк булмый. Пенсия яшендәге кешеләр белән генә эшләп алга китеп булмас. Яшьләр кызыксынып, килеп, үзләрен күрсәтергә тырышса, безнең тарафтан аларга теләктәшлек белдерү кирәк”, - дип, фикерләре белән уртаклашты. 

Милли кадрлар, урам исемнәре һәм түбәтәй белән калфак

Казан Кремлендәге очрашуда милли кадрлар үстерү, Татарстандагы һәм Россия төбәкләрендәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ассоциациясен оештыру, татар милли киемнәрен пропагандалау, Казанда Бауман урамында тәүлек дәвамында эшли торган урам интерактив музее булдыру, урамнарга исемнәр бирү темалары да күтәрелде.

— Якутия-Сахадагы бәйрәмдә милли киемнәрне күрсәгез сез?! Сабантуй нәрсә өчен? Без дә Сабан туена милли киемнәребездән чыксак иде. Урамнарга исем-атамалар биргәндә дә бик уйлап эшләү кирәк. Исәнлек-саулык булсын, исәнлек булмаса, бер нәрсә дә кирәк түгел. Тарихыбыз бар. Эшләп булмый торган бер мәсьәлә дә юк, милләтебезне һәм милләтебезнең нигезе булган мирасыбызны саклыйк! - дип, йомгак ясады Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading