16+

“Үзем күрмәсәм – ышанмас та идем! Миңнеруй сине буып ята иде бит..."

Нәрсә булса да уйлап чыгарырга, оештырырга яратам. Пенсиягә чыккач та, тик тормас өчен, “Мәрхәмәтле ярдәмчеләр” исеме астында олы яшьтәгеләргә, авыруларга ярдәм итү өчен мөселман хатын-кызларыннан оешма булдырдым. Монда хуҗабикә хезмәтенә ялланучылар да, бала караучылар да, авырулар янында утыручылар – сиделкалар да булырга тиеш иде.

“Үзем күрмәсәм – ышанмас та идем! Миңнеруй сине буып ята иде бит..."

Нәрсә булса да уйлап чыгарырга, оештырырга яратам. Пенсиягә чыккач та, тик тормас өчен, “Мәрхәмәтле ярдәмчеләр” исеме астында олы яшьтәгеләргә, авыруларга ярдәм итү өчен мөселман хатын-кызларыннан оешма булдырдым. Монда хуҗабикә хезмәтенә ялланучылар да, бала караучылар да, авырулар янында утыручылар – сиделкалар да булырга тиеш иде.

Эшне тиражы 300 меңнән дә артып киткән газетага белдерү бирүдән башладым. Шәһәрдә эшсез мөслимәләр күп икән: эшләр идем диючеләргә анкеталар тутырдым, килешүләр төзедем. Налоговыйдан рөхсәт кәгазьләре алдым. Мөһер ясаттым. Атна-ун көннән мөслимә сиделкалар, бала караучылар, хуҗабикәләр сорап килүчеләр дә күбәйде. Мөслимә ярдәмчеләргә ихтыяҗ булуына да ышандырды бу эш. 15-20 мөслимә эшләп торсалар да, җитешмәгән чаклары да булгалый. Бик ялынып сорасалар, аптырагач, үзем дә баргалыйм. Шулай итеп әби карарга да, бәби карарга да туры килде апагызга.

Беркөнне телефоннан ир-ат чылтыратты. Иртәгәдән үк авыру хатынын карарга кеше сорый бу. Сезгә берәр атна көтәргә туры килер, бер кызыбыз бушарга тора, аны җибәрербез, дим.
– Бер атна! Бу бик озак безнең өчен, – дип ялвара бу.
– Алайса, башка җиргә мөрәҗәгать итегез, – дим.
– Юк, безгә мөслимә килсә шәп булыр иде, – ди бу.

Озын сүзнең кыскасы – бер атна үзем эшләп торырга булдым. Адресларын сорагач, ир-ат, мин сезне үзем барып алырмын, безне тиз генә таба алмассыз, диде.
Аларга барырга тиешле көнне подъезддан чыгуыма мине чем-кара “БМВ” машинасы каршы алды. Йортлары – бик олы коттедж, шәһәрнең Рублевка дип йөртелгән, нарат урманы эчендәге бистәсендә иде.

Хатыны ун ел инде хәтерен, зиһенен югалткан. Юньләп сөйләшми дә... Күбрәк ятып тора икән. Ир шулай да хатынны урамга алып чыгарга кирәклеген әйтте. Бөтенләй аяксыз калыр бит, алайса, диде. Шуның өстенә ашарга әзерләргә, хатынны ашатырга, җитәкләп бәдрәфкә алып барырга, йокларга салырга, аннан уятырга, даруларын бирергә кирәк... Ярар, бер атнага ничек тә түзәрмен, дидем. Тик авыру күргәнмени мин?! Үземне ниләр күрәсен белгән булсам, һич ризалашмаган булыр идем дә бит...

...Ник язам мин моны?! Укучы бу язмадан нәрсә алыр?! Күңелләрдә шөкер хисен арттыру өчен язам! Без гади генә дип уйлаган нәрсәләрнең дә гаҗәеп бөек булуын аңлар өчен! Догаларыбызга ихласлык өстәлсен: “Раббым, уйлый алуым, хәтерем булуы өчен шөкер! Инде хәтеремне, зиһенемне алма. Раббым, акылымны алып хайваннан да түбән итмә! Гомер ахырынача үзем булып калыймчы!..”

...Икенче көнне автобуста бардым. Коттеджлары тукталыштан ерак түгел. Бигрәк зур икән инде. Йорт янәшәсендә биек чыршы, бик матур каен үсеп утыра. Ишек төпләренә барып җиткәч тә, нишләптер курка башлавымны тоеп, өч тапкыр “Аятел көрси” укыдым. Кыңгырау төймәсенә баскач, озак кына – 10 минутлап көттем. Бу хакта ире кичә үк кисәтеп куйганлыктан, аптырамадым инде.

Ниһаять, ишек ачылды. Мине каршы алган Миңнеруйның (исемнәр үзгәртелде) карашында бернинди уй, хис галәмәте булмавыннан куркуым тагы баш калкытты. Буп-буш караш иде ул! Җитмәсә, караш миңа түгел, ә артка төбәлгән. Әйтерсең лә, минем артта кемдер басып тора... “Әссаләмегаләйкүм, Миңнеруй! Иреңне эшкә озаттыңмы? И, Аллаһка шөкер, миңа ишек ача алдың бит әле!” – дигән булып сөйләнгәләп, хатынны кочаклап алдым. Шулай кочаклашып-җитәкләшеп эчкә уздык. Кичә игьтибар да итмәгәнмен: монда байлык, зиннәтлелек ишек төбеннән үк башлана. Хәер, безгә генә бит ул ишек төбе. Байлар өчен холл, фойе... Анда чын күннән, Италиядән кайтарылган диван, идәндә затлы келәм. “Ай-яй” дип карарлык, сырлап-бизәкләп эшләнгән шкафлар. Андагы бәллүр, алтын-көмеш савыт-саба... Ишек төбендәге бүлмәдән озын, киң коридорга чыктык. И озын тоелды да инде ул миңа! Авыру хатын аягын көчкә сөйрәп атлагангамы икән?! Коридорның иң түрендә – аш бүлмәсе икән, ә уң якта зур зал! Менә кайда ул иркенлек: зур хөрмә агачлары, кипарислар, олеандралар үсә! Тик яхшылап карарга вакыт юк әле, Миңнеруйны ашатырга кирәк бит!

...Ашаганда тагы бер сөенечле хәл ачыкланды, кашыкны үзе тотып ашый икән бит. Нәрсә ашаганын да белә. “Тәмлеме?” дип сораганга, әйе, диеп баш та какты әле. Тик мин куркакны өркетерлек тагы бер хәл булды бит әле. Миңнеруй бермәлне кашыгын күтәргән килеш, почмакка карап тынып калды да, бераздан: “Тавышланмагыз әле, кызлар! Тик кенә торыгыз!” – дип кычкырып җибәрмәсенме?! Урамга чыгып йөгерә яздым! Ярый ла ул юләр, син бит шашмаган, дип үземне тынычландырып, Миңнеруйга, әбәткә Мансур кайтыр, аш пешерәбезме, дигән булдым. Ярар, дигән кебек булды. Тик бәрәңге әрчүнең ни икәнен оныткан икән инде, әрчи алмады.

...Барысын да өлгерткәч, Миңнеруйны урамга алып чыгарга булдым. Ясле баласын киендергәндәй киендердем үзен. Чыккач, әзрәк имтихан алдым үзеннән. Кояшны да оныткан булып чыкты бит әле! Каенны да танымады... “И Раббым, бирүче дә үзең, алучы да!” – дип эчтән генә еладым. Менә гаҗизлекнең, бәхетсезлекнең ниндие дә була икән бит?! И Раббым, хасталарыңа дәва бир, ә безне мондый авырулардан сакла! Күңелдән гел шул дога китмәде... Кояшны күрмәгән хатын аяк астында балыклар, еланнар күрде. Мине: “Басма инде, сытасың бит!” – гел кисәтеп торды.

...Урамнан кергәч, Миңнеруй, арыгандыр, күрәсең, бик тиз йокыга китте. Мин вакыт бар әле, дип кыстыбый да пешердем. Әбәткә кайткан Мансур, керә-керешкә: “Бу өйдә дә таба исе, тәмле исләр чыгар икән!” – дип гаҗәпләнгәнен белдерде. “Хәлегезне генә белермен, дигән идем, болай булгач, ашап та китәм инде”, – дип, кулларын юып, табын янына утырды. Миңнеруй да уянды. Ире янында үзгәрә икән бит, күз карашларында җылылык пәйда була, гел сыенып кына утыра үзенә...

Табын янында сөйләшеп утыра торгач, күп нәрсә ишеттем. Күрше урамдагы коттеджларның берсендә кызларының гаиләсе яшәп ята икән. Биш балалары бар, ди, шунлыктан кыз бик бушый алмый, әти-әнисе янына да бик еш керә алмыйлар. Мансур төзелеш оешмасында җитәкче булып эшли, хатыны да элек шунда эшләгән. Хаҗга да бергәләп биш тапкыр барганнар. Миңнеруй элек намаз да укыган. “Намазларымны укыйм, оныкларымны да мәчеткә ияртеп йөрим. Нишлисең, бик авыр сынауга тап булдык шул. Бер нишләп булмый, – дип авыр сулап куйды ир. – Сихер дип тә уйлап башлар катты инде. Әле күптән түгел генә күлмәк итәкләренә булавкалар кадалганын күрдем. Өйгә бит бер чит кеше кергәне юк. Миңнеруйның сеңлесе килә кайчак. Тик аңа уйлау да гөнаһ, Аллаһ сакласын! Өшкертеп тә карадык. Юк инде, юк! Аллаһ ярдәмен бирмәсә...”

Өйләрендә икенче катта гөлләр бүлмәсе дә бар. Гөлләрне карарга рөхсәт сорадым. Миңнеруй йоклаган чакларда шунда эшләп рәхәтләндем инде. Ташландык хәлдә булган гөлкәйләр төпләрен йомшартып, сугаруларга чәчәкләр атып җавап бирделәр.
– Сез килгәч, өебез чәчкәләргә күмелде! – бу сүзләрне Мансур мине кызы һәм кияве белән таныштырганда әйтте. – Бүген бездә эшли башлавыгызга өч ай бит, рәхмәт шуның өчен, – дип, иңемә зур ефәк шәл китереп салды (язарга да онытканмын: акылын җуйган хатын белән берәүнең дә эшлисе килмәгәнлектән, бу гаиләне кызганып һаман да үзем эшләп йөри идем әле). Оныклар да минем янда сырпаланып йөрделәр ул кичтә. Бервакыт күзем Миңнеруй яткан якка төшкәч, әллә нишләп киттем. Күз карашында усаллык тулы хәтәр очкыннар күреп хәйран калдым... Хәтер китсә дә, акыл китсә дә, көнләшү кала, күрәсең, дип уйлап куйдым шул чакта.

Икенче көнне Миңнеруй белән табын янында икәү генә калгач, кул күтәреп дога кылырга тиешлеген әйткәч, каһкаһәләп көлгән иде ул. Хәтта ире дә керде безнең янга, болай ямьсез көлүен беренче тапкыр ишетәм, диде ул да, аптырап. Аптырарлык хәлләр алда булган икән әле!

...Беркөнне Миңнеруйны югалттым бит! Өйнең карамаган почмагы калмады. Подвалга да төштем, урамга да чыктым. Юк хатын! Икенче катка мендеме икән дигән уйга, үзем үк: “Булмас, авыру аяклары белән ничек менсен ул анда?!” – дип җавап бирдем. Шулай да менеп карарга булдым. Анда! Менгән!

Күзләреннән явыз очкыннар чәчелеп торса да, үзен табу шатлыгыннан: “Әйдә, җаным, хәзер ирең дә төшке ашка кайта, син яратканча тавык кыздырдым, әйдә төшик!, дип кочагымны җәеп аңа таба атлавым булды, келәшчә кебек куллары белән муенымнан эләктереп алуы булды. Ярый әле, нишлисең, җибәр, үтерәсең бит, дип, җан ачысы белән кычкырырга өлгергәнмен. Ире шуны ишетеп менгән. “Үзем күрмәсәм – ышанмас та идем! Миңнеруй сине буып ята иде бит. Ярый әле өлгердем! Аңардагы көч икән! Ир-ат булып көчкә җиңдем үзен!” – дип сөйләде Мансур соңыннан. Ул көчле кулларны мин бик озак онытмам кебек...

Мансур да, кызы белән кияве дә гел хәлләремне белеп торалар. Миңнеруй бөтенләй йөрми икән инде, үзе ашый да алмый ди. Аллаһ Тәгалә ярдәм генә бирсен инде аларга! Хәер, барчабызга да ярдәмен бирсен Раббыбыз!

Нәсимә Садыйк.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading