16+

Зилә Хөснетдинова: «Тугач ук “Салават күпере”н яздыра башларга кирәк...»

Балалар матбугатына да җиңел түгел бүген. Замананың кечкенә акыллыбашларына ничек журнал укытырга өйрәтергә? Яшь укучыга бер үк вакытта дус та, тәрбияче дә булып калу өчен нишләргә кирәк?

Зилә Хөснетдинова: «Тугач ук “Салават күпере”н яздыра башларга кирәк...»

Балалар матбугатына да җиңел түгел бүген. Замананың кечкенә акыллыбашларына ничек журнал укытырга өйрәтергә? Яшь укучыга бер үк вакытта дус та, тәрбияче дә булып калу өчен нишләргә кирәк?

Бүгенге әңгәмәдәшем – “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

– Бездә балалар өчен махсус ике журнал чыгып килә. Яшь аермасы буенча аларны ничек бүлеп укытырга була?
– Андый төгәл бүленеш юк, әмма чикләр бар. Тугач ук “Салават күпере”н яздыра башларга кирәк. Бала әле укый-яза, йөри дә белми, ләкин ул күрү сәләтенә ия. Матур төсле рәсемнәрне күп бирәбез. Әти-әни сабыена шуннан әкиятләр укый, бергә җырлый. Журналда кисәргә, буяугычлар белән буяурга, наклейка ябыштырырга да була. Моңа кадәр ай саен төрле уенчыклар салып җибәрә идек. Балалар көтеп тордылар. Һәрбер әйбергә уен аша өйрәтү яхшы алым санала. Без татар матбугатына, татар теленә “Салават күпере” белән җәлеп итәбез. Үсә, хәреф-саннарны өйрәнеп беткәч, ул инде “Сабантуй” яшенә күчә. Мәктәп укучысы була. “Сабантуй” укый белә торган, үзе яза белгән балалар өчен чыга. Шул ук вакытта безнең “Сабантуй” чыгаручыларны максаты – ул иҗатка тартылучы балаларны җыю, үстерү. Журналлар әти-әни өчен өстәмә әсбап. Эштән арып кайтабыз, сезнең балагыгызга ни дә булса уйлап чыгарырга вакытыгыз юк. “Сабантуй”, “Салават күпере”н кулга алып бергә файдалы итеп ялны үткәреп була. Безнең “Сабантуй”да бит саен, сан саен бәйге бара. Тегесенә язып җибәрә, монысында катнаша ала.

– Балалар матбугаты һәрвакыт яңалыклар таләп итә. Соңгы вакыттагы үзгәрешләр дә моның нәтиҗәсе кебек. Балалар студиясендә утырабыз бүген. Шул хакта сөйләгез әле: нәрсәләр эшләнде?
– Студия хыялым иде. Моңа кадәр балаларны бер җирдә туплау мөмкинлеге булмады. Районнардан, ерак төбәкләрдән килүче балаларны да бергә җыеп сөйләшергә, күрешергә урын кирәк булды. Ә студия бөтен мөмкинлекләрне бирә. Балаларны очраштыру, мастер-класслар үткәрү генә түгел, монда  балалар белән бергәләп, татарча видеоконтент булдырачакбыз. Балалар хәзер ютуб каналга кереп кирәкле әйберне күп карый. Татарча ул юк диярлек. Студиябезне Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ачты. Һәм без аңа онлайн аша рәсем дәресе күрсәттек. Ул моны югары бәяләде. Балалар уку гына түгел, аларның ял сәгатьләрендә өстәмә белем бирелә. Кемнәр тели, бушлай. Без һәрбер бала белән татар телендә аралашып рәсемнәр ясыйбыз.

– Моның өчен өстәмә белгечләр җәлеп ителәме?
– Без ничек булдырабыз, үзебез тырышабыз. Әлфия Йосыпова журналда ун ел баш рәссам булып эшли. Аңа балаларны өйрәтү бик җиңел. Балалар белән аралашканда аларга нәрсә кирәк икәнен белеп була. Һәрвакыт онлайн аралашу җайлы формат түгел. Алга таба болай булыр дип ышанмыйм. Балалар белән күрешеп, сөйләшеп кочаклашып аралашасы килә. Карантиннар беткәч, укучыларыбызны чакырырга мөмкин булгач, аларны монда атна саен җыячакбыз.

– Моннан бер-ике ел элек балалар матбугатында әдәбият юкка чыга. Һәр санда бер ике шигырь, бер ике әкият биреп кенә балалар әдәбиятын пропагандалап кына булмый, дигәннәр иде. Сез моңа мөнәсәбәтегез ничек?
– Мин бу фикер белән килешәм. Әмма заманасы башка. Таләпләр бар. Мин үзем укып үскән “Салават күпере”н бик сагынам. Әти аны 1990 елда нәшер итә башлаган. “Кызым, синең өчен чыгара башладым мин аны”, дип әйтә иде.  3 яшьлек балага беренче төсле басма булган ул. “Салават күпере”н укый-укый редакциядә үстем. Хәзер 1-2 шигырь бирәбез. Шуларны бирер өчен дә көрәш бара. Бала бүген текст булган битле әйләндереп кенә уза. Ул анда туктап та калмый. Аңа бары тик уен кызык. Кисү, турау, язу. Шуңа күрә журнал да балага кызыклы булырга тиеш. Конкурс зур, рус телендә чыга торганнар да күп. Интернет та бар. Бала нәрсә таләп итә, шуны бирәбез. Яраклашу турында гына сүз бармый. Иң матур әдәби әсәрләрнең үрнәкләрен булса да биреп барырга тырышабыз. Мәрзия апа Фәйзуллинаның юбилее булды. Июнь аенда шигырьләрен өч телдә бирдек. Укысыннар гына. Нәби Дәүлигә тиздән 110 яшь була. Классик булган “Галимҗан белән Илдус” шигырен балаларга тәкъдим итәбез. Без аны хәтерлибез, безнең балалар юк. Кызыклы булсын өчен, буясыннар дип бизәгеч бите белән бирдек. Бу начармы, минемчә, юк. Юнәлешебез дөрес дип уйлыйм.

- Балаларны төрле яктан өйрәтәсез, интерактивлык та күп, башка төр электрон чаралар аша да эш бара. Ә балалар иҗатына урын каламы?
–Язучы балалар бар икәнен беләбез. Бу талантлы балаларны барлар өчен өр-яңадан Шәвәли премиясе булдырдык. Март аенда редколлегиядә барлык исән мөхәррирләрне чакырдык. Мин шунда балаларга герой, каһарман кирәкме дип сорадым. Аны уйлап чыгарасы юк – ул Шәүкәт Галиевның Шәвәлие диделәр. Премия булдыру Роберт абый Миңнуллинның идеясе. Әкият, хикәя, шигырь язучы 7-12 яшьлек балаларның иҗат җимешләрен көтеп калабыз. Җиңүчегә Шәвәли сыны, Шәвәли образы белән рюкзаклар бирәчәкбез. Шәвәли малае образын яңадан ясаттык, май аеннан ул “Сабантуй”га әйләнеп кайтты. Төрле комиксларда яши, басманы җанландырып йөри. Барлык  әти-әниләргә мөрәҗәгать итәм. Балагыз яза белә икән, иҗатка сәләте, тоемлавы, тартылуы бар икән. Аның язмаларын Шәвәли премиясенә җибәрегез. “Сабантуй” – “Яшь Ленинчы”ның 96 еллык тарихы бар. Без ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  үзебез кызыксынып газета төпләмәләрен өйрәнәбез. Мәсәлән, 3 сыйныф  укучысы Шаһинур Мостафин яза. Миңназыйм Сәфәров, Равил Фәйзуллин, Ренат Харисов, Рифат Сәләховлар – алар барысы  да укучы буларак төрле елларда үзләренең мәктәп, пионер  тормышын яктыртканнар. Ләбиб абыйның эшләрен укып утырдым. Июнь санында Вакыйф абый белән Фәйрүзә Мөслимованың язмаларын бирәбез.

–Без Казанга укырга килгәндә “Сабантуй”га, “Яшь Ленинчы”га язып бер-беребезне инде белә идек. Балалар иҗаты “Ялкын”да, “Сабантуй”да да беркадәр кысылды кебек
– Балалар иҗатына сан саен биш бит бирелә. “Канатлы ат”, “Каләмдәш” рубрикаларын эшли башлады. Яңалык уйлап чыгармадым, булганнарны кайтардым. Миңа олпат мөхәриррләребез шулай өйрәтте. Аннан закон буенча шрифтны шулай итеп зур итеп бирергә тиешбез. Элек хәзерге бер шигырь урына 3 шигырь куелган, хәзер закон аркасында ак фонда гына, 14 кегль белән бирергә тиеш. Безне ай саен тикшерәләр.

– Милли матбугат туган телне өйрәнүдә зур ярдәмче инде ул. Милли балалар матбугатын укытыр өчен тагын ниләр эшли алабыз?
– Әти-әниләргә зур мөрәҗәгатем бар. Балаларга карата игътибарлырак булуыгызны сорыйм. Бала үзе журнал алып утырмый, аның  белән әз генә булса да янәшә булып, әйдә бу әкиятне укып карыйк әле, нәрсә турында икән бу дип сөйләшергә кирәк. Шулай дип укырга ияләштерәбез. Без узган ел Милли музейларда язучылар белән очрашулар уздырдык. Шунда 2 гимназия укучылары Равил Фәйзуллинны, Рафис Корбанны, Ринат Харисны, Йолдыз Шәрәпованы күреп танышып киттеләр. Алар бу йөзләрне беркайчан онытмаячак.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading