16+

Үзизоляциянең ундүртенче көне: Казан базарларында хәлләр ничегрәк?

Казанда базарлар тулы көченә эшләвен дәвам итә! Коронавирус булды ни дә аларга, грипп булса ни!? Әле бит товарлары да аларның күрше колхоздан гына кайтарылмый, кайсы Ираннан, кайсы Испаниядән...

Үзизоляциянең ундүртенче көне: Казан базарларында хәлләр ничегрәк?

Казанда базарлар тулы көченә эшләвен дәвам итә! Коронавирус булды ни дә аларга, грипп булса ни!? Әле бит товарлары да аларның күрше колхоздан гына кайтарылмый, кайсы Ираннан, кайсы Испаниядән...

Мәскәү базары

Иртәнге унынчы ярты гына булуга карамастан, Казанның Мәскәү базарында сатучылар инде эш башлаган. Яшелчә, җиләк-җимеш тә, ит, сөт-май сатучылар да эш урыннарында. Сатучылар күп булса да, клиентлары гына берән-сәрән. Атна уртасы булгангамы, әллә инде бик иртә килдемме базарга, кыскасы, халык юк иде. 

Сатучы апа да:

-Шимбә көнне халык бераз йөреп алды, әмма хәзер күренми шул. Гадәттә, эшкә дә хәзер ир-атлар йөри, хатыннары өйдә утыра. Ир-ат халкы безнең кебек куллары сыгылып төшкәнче пакет тутырып әйбер аламы инде ул?! Җитмәсә, хәзер халыкның акчасы да кимеде, нишләп бетәрбез инде, - дип зарланды. 

Күренеп тора, сатучылар халыкка сусаган. Сине ишектән үк күз карашы белән каршы ала да, әллә каян кычкырып исәнләшә, үзе сату итә торган өстәл янына дәшә. 

-Менә ит алып җибәрегез, - ди чегән хатыны. - Итле җирләрен 650 сумнан сатам, сезгә 550 гә дә бирәм. 

Минем күзләр маңгайда. Үзе үстереп сата диярсең апаең итне. Авыл җирлекләрендә бу хакта белсәләр, сөтчелек белән шөгыльләнүче бөтен фермер итчелеккә күчәр иде, мөгаен. 

Яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар бу базарда урамда сату итә, ягъни бина эчендә түгел. Элек игътибар иткәнем булмады, гаять тә күп икән  биредә базарда күгәрченнәр! Хәзер бит бар нәрсәдән шикләндерә малай! Белмәссең, ул кош теге таҗ киеп йөри торган вирус белән бергә кош гриппын да эләктергән булса, бетте баш. Җимешле чәйләрең, витамин дип ашаган чикләвекләрең соңгы ризыгың булуы да бар, Алла сакласын!

“Океан” базары

Мин башкаланың эре һәм кечерәк сәүдә нокталарын карап чыгарга ниятләдем. “Океан” тукталышы янындагы базар, Мәскәүнекенннән кечерәк һәм түбә астында. 

Мин кергән яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сату итә торган павильонда күзем иң беренче булып тартмада яткан карбызга төште. Ого, мин әйтәм, өлгергән дә әллә?! Сатучыдан сорыйм: кайдан кайткан карбыз?

-Ираннан. 

-Курыкмыйсызмы?

-Нәрсәдән куркырга? Сез ашый торган бөтен яшелчә хәзер Ираннан кайтарыла. 

-Ә ни, теге вирус бар бит әле хәзер...

-Сез аңа ышанасызмы? Мин — юк. Юләр кеше генә ышанадыр андый әйбергә, курыкмагыз, юыныгыз да, җиләк-җимеш ашагыз, чирләмәссез, - дип киңәш бирде миңа көньяк кешесе.

Халык биредә “жу” килә, аеруча да диңгез продуктлары тирәсендә. Мин Кытайда коронавирус диңгез ризыклары белән сату итә торган базарда таралган дигәннән бирле балык алып ашарга куркып йөрим. Мин генә шундый, ахры. Биредәге халык чират торып балык, диңгез продуктлары ала. Күрәсең, теге сатучы көньяк абзый бөтен сатып алучысына оптимизм орлыклары салып чыгарадыр. 

“Агропарк”

Казанда продукция сату белән шөгыльләнә торган иң эре сәүдә нокталарының берсе — “Агропарк”. Бирегә килгәндә шикләнгән идем: эшләмиләрдер инде, мин әйтәм.  Ник дисәң дә, зур мәйданлы территорияләрдә сатуны тыйдылар бит. 

Куркуларым бушка булган ла! Сәүдә итә торган бинаның каршына килеп басуга машиналарның күплеге күзгә чалынды. Ярминкәләр уздырыла торган мәйданда да кеше күренгәли. ТР Президенты Рөстәм Нургали улы ярминкәләр узмаячак, дигәч, әллә “качып” кына бирегә авыллардан сатарга киләләрме икән, дип уйлап куйган идем. Юк икән, ике урында яшелчә – бәрәңге, кишер, кәбестә саталар да, 4-5 җирдә әлеге дә баягы көньяк егетләре җимеш белән сату итә булып чыкты. Ә ярминкә була-нитә калса дип ясап куелган палаткалар тора. Питрәчләр сату итәргә әзерләнгән булган да, язмагач, нишләтәсең...

“Агропарк”ның ишек төбендәге өстәлдә антисептик куелган. Димәк, сәүдә ноктасы хуҗалары клиентларына алай ук битараф түгел. Ул антисептикларны сиптерүче күзгә чагылмаса да, барыбер күңелне җылытып тора әле ул. 

Сәүдә процессына килгәндә, бирегә сатучыларның барысы да эшкә чыккан дисәм, ялганлармын. Буш урыннар да бар иде. Бигрәк тә кәнфит-прәннек сатучылар залында. 

-Кеше аз, сату да әллә ни мактанырлык түгел. Ялларда сату булыр дип өметләнгән идек, якшәмбе бөтенләй ял аларга туры килде, - ди баллы ризыклар белән сату итүче ханым. 

Ә менә сөт ризыклары һәм казылыклар сатучы Фәнзилә исемле туташ алай зарланмады. 

-Беренче ике көн авыр булды, яшермим. Аннан җайланды үзе. Хәзер дә элеккеге кебек түгел, әмма сату бар, - ди ул. 

Аның каравы, “Майский” совхозы продукциясен алырга теләүчеләр су буе чиратка баскан. Юри генә санаган идем, 24 кеше кыяр-помидор алу өчен вакытларын да корбан итәргә әзер булуы ачыкланды. 

“Агропарк”тан чыкканда күзем яңа гына “эш урыны”на килеп баскан маска сатучыга төште. Менә бу бизнес әле озакка барачак, маска хәзер безнең тормышта носки кебек, көндә кулланыла!

“Колхоз” базары

Халык телендә “Колхоз” базары дигән базарда да сатучылар эш урыннарында. Дөрес, биредә дә азык-төлек сатучылар гына эшли... һәм маскалар саталар. 

Җиләк-җимеш сатучыларның киштәләре дә бушаган төсле. 

Күзем зуур-уур гына әфлисунга төште. 

-Бик тәмле, сусыл әфлисуннар! Испаниядән!,-ди сатучы потенциаль сатып алучыны күрүенә шатланып. 

Кулыма алган әфлисун шунда ук төшеп китте. Минем зурайган күзләрне күреп сатучы егет тә:

-Борчылмагыз, әллә кайчан кайтарылган товар инде ул. Аларда бернәрсә дә юк. Вирус бит ул җиләк-җимеш өслегендә тормый, үлеп бетә, - дип мине тынычландырырга тырышты. 

Инде узган атнада ук яшелчә, җиләк-җимеш сатучыларда виктория җиләкләре күренә башлады. “Колхоз” базарында да саталар ул җиләкләрне. Кып-кызыл, сусыл, ал да кап инде менә! Анысы да Грециядән булып чыкты! 17 100 000 км² мәйданлы Россиядә помидор үстерерлек кеше дә юкмы икән инде!? Анысын да Әзербайҗаннан кайтаралар ләбаса!

Җирле фермерларның, эшмәкәрләрнең эшчәнлеген үстерү өчен менә дигән мөмкинлек бу. Чит илдә үскән әйбердә ни булмас!?

Ә сез, җәмәгать, базар, кибет  тирәсендә еш йөрмәгез. Соңгы көннәрдә алайса урамда халык күбәйде. Саклаганны саклармын, дигән Ходай да. Сәламәт булыгыз!

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading