16+

«Зәлидә» уенына барча казанлылар кушылды

Бауман урамында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы мастер-классы үтте. Җырлы-биюле «Зәлидә» уенына барча казанлылар кушылды. Мастер-классны халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина үткәрде. Чара җанлы музыка астында үтте.

«Зәлидә» уенына барча казанлылар кушылды

Бауман урамында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы мастер-классы үтте. Җырлы-биюле «Зәлидә» уенына барча казанлылар кушылды. Мастер-классны халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина үткәрде. Чара җанлы музыка астында үтте.

Биючеләргә баянчы Газинур Равилов, төрле музыка уен коралларында уйнаучы Айдар Әбдрәхимов, кубызчы Фәнил Вилданов ярдәмгә килде.

Чара биючеләр перформансыннан башланды, мастер-класс һәм уеннар белән дәвам итте. Катнашучылар татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен – «беренче татар йөреше», «үкчәбаш», «борма», «чалыштыру», «чыршы»ны өйрәнде һәм түгәрәктә җырлап-биеп күңел ачты.

– «Ярмәк вагы», татар халык биюләренә, чечетка, аэробикага багышланган дәресләребез Казанның төрле мәйданнарында үтте. Бик күпләр рәхмәт сүзләреннән кала, элеккеге «пятачок»ларны кайтаруны да сорап мөрәҗәгать итәләр. Әлеге мастер-класслар татарларның очрашу урынына да әверелә башлады. Быел Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Мэриясе проектларын хуплады һәм безнең тәҗрибәне башкаларга да өйрәнергә дигән фикер җиткерде. Бу сүзләрне Алабуга шәһәре җитәкчеләре күтәреп тә алды. Июль аенда анда барып, татар җәмәгатьчелеге белән очраштым, башкарган эшебезне сөйләгәннән соң, стратегик сессия ясадык. Сессия ахырында җыелганнарның күпчелеге нәкъ менә «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын үзләрендә дәвам итәргә кирәклеген белдерде. Һәм бу көннәрдә хәбәр алдык – Алабуга инде «Хәрәкәттә-бәрәкәт»не уздыра да башлаган, – дип шатлыгы белән уртаклашты Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтова белдерүенчә,  «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты ул милли биюләргә генә кайтып калмый. Монда спорт та, театр да кушылып китәргә мөмкин. Узган уку елында әлеге чара аерым мәктәпләрдә дә үткәрелде. Иң мөһиме һәм башкарган эшнең  төп максаты – хәрәкәтләр аша татар телен өйрәтү, кызыксыну уяту тора.

Мастер-класс барышында катнашучылар түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләрен татарча өйрәнде, татарча аралаштылар. Бергәләп түгәрәктә биеделәр, төрле уеннар уйналды. Барысы да «Зәлидә» уены форматында үтте. Дан «капка» аша узганда, катнашучылар өйрәнгән хәрәкәтләрне кабатладылар. «Зәлидә» уены буенча мастер-классны казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып кабул итте, бик теләп катнаштылар. «Зәлидә» уенының тарихына килсәк, аны балетмейстер Гай Таһиров Менделеевск районыннан табып алып кайтып, халыкка тарата. Онытылган уеннар әнә шулай халыкка кире кайта.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләрендә  «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс буенча мастер-класслар үтте. Бу юлы исә җырлы-биюле «Зәлидә» уены узды. Татар биюе буенча мастер-класслар әле дәвам итә. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Алдагы чара  18 август көненә билгеләнгән. 

Әлеге чаралар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading