16+

Зәмирә РӘҖӘПОВА: «Кем кемне җәфалыйдыр әле монда»

Бүген - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Зәмирә РӘҖӘПОВАдан уллары хакында сораштык.

Зәмирә РӘҖӘПОВА: «Кем кемне җәфалыйдыр әле монда»

Бүген - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Зәмирә РӘҖӘПОВАдан уллары хакында сораштык.

– Олы улым Аяз 4 яшьтән хоккей белән шөгыльләнә. Күпләр: «Ник балаңны җәфалыйсың?» – диләр. Кем кемне җәфалыйдыр әле монда (көлә). Ничә ел инде иртәнге 5тә торабыз да тренировкаларга ашыгабыз. Ял юк, каникул юк... Ничек кенә авыр булса да, баланың үзенә бик ошый. Бәлки хоккейны ташларбыз дип тә карадым, әмма улым тыңламады.

Медальнең ике ягы булган кебек, монда да шулай: авыр булса да, спорт белән үскәч, организм бик чыныга. Кышкы суыкларда аларга салкын тими. Аннары, юк-бар шөгыльләргә вакыты калмый: урамда нәрсә эшләргә белми йөрми, көн-төн компьютер да уйнамый.

Кечкенәсе дә, абыйсыннан күреп, өйдә үзенчә хоккей уйнаган була. Әмма аңарда бала-чага кызыксынуы гынадыр дип уйлыйм. Данилга музыка күбрәк ошый. Җыр ишетсә, шундук ритмга башын кага яисә бармакларын уйната башлый. Күрәсең, әтисеннән күчкән сәләт.
Мин үземне бик таләпчән әни дип әйтер идем. Вакыты белән артык усалмын да. Ә малайлар белән башкача булып булмый. Минем өчен, беренче чиратта, бала кеше әнигә тавыш күтәреп сүз дәшәргә тиеш түгел. Андый әйберне мин һич кенә дә аңлый алмыйм. Аяз: «Әни!» – дип катырак әйтсә, шундук искәртеп куям. Ул гафу үтенә.

Балаларыбызга «Юк!» дип әйтә беләбез. Кибеттә бар нәрсәне дә рәттән алмыйм, икенең берсен сайларга кушабыз. Компьютерда уйнау да атнасына бер тапкыр гына: шимбә яисә якшәмбе һәм 1 сәгать. Бу таләпләр күпчелек олысына кагыла. Данил әле аңлап бетерми. Кайчак почмакка бастырып куябыз да, без борылуга, ул кача. Әлегә курку юк. Әмма гел чыбыркы гына түгел, прәнеге дә була. Шәхсән мин үзем балаларны шулай тәрбияләү дөрес дип саныйм. Тик алдагысын кем белә: чебиләрне көзен саныйлар диме әле безнең халык? Бәхетле, тәүфыйклы балалар булсыннар, бар теләгебез шул гына!

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading