16+

Зәмирә Рәҗәпова: «Руска кияүгә чыкмас идем»

Тәүлегенә «25 сәгать» эшләгән, бар нәрсәгә өлгергән һәм хәле, көче, мөмкинлеге җиткәннәргә һәрвакыт сокландым. Һәр нәрсә дә үзебездән тора, әмма кешенең табигый сәләте дә аз роль уйнамый. Бүгенге әңгәмәдәшем Зәмирә Рәҗәпова – бар яктан да килгән гүзәл затларның берсе.

Зәмирә Рәҗәпова: «Руска кияүгә чыкмас идем»

Тәүлегенә «25 сәгать» эшләгән, бар нәрсәгә өлгергән һәм хәле, көче, мөмкинлеге җиткәннәргә һәрвакыт сокландым. Һәр нәрсә дә үзебездән тора, әмма кешенең табигый сәләте дә аз роль уйнамый. Бүгенге әңгәмәдәшем Зәмирә Рәҗәпова – бар яктан да килгән гүзәл затларның берсе.


Әти

Зәмирәнең әтисе белән әнисе Ижевск шәһәрендә танышкан. Әтисе анда хезмәт иткән, әнисе эшләгән. Шунда танышканнар, гашыйк булганнар һәм өйләнешкәннәр. Зәмирәгә – ике яшь, Фирүзә сеңлесенә берничә ай булганда, әнисе Үзбәкстаннан иреннән аерылып кайт­кан. Юк, яратмыйча гомер иткәнгә түгел, ә тормышның һәм андагы эшнең авырлыгына түзә алмаган ул. Гәрчә бик уңган ханым булса да. 

– Яшәү шартлары бик үк әйбәт булмаган. Аннан, әни: «Бик нык сагына идем», – ди. Алар кишлак кебек җирдә яшәгән, әни 40ар сыер сауган. Бик каты ябыккан. Авылга кайт­кач, дәү әни кызгана торган булган үзен. Чираттагы тапкыр кунакка кайткач, әни авылда калган. Дәү әни дә кит дип кыстамаган. Әти безне алырга кайткан, әмма әни китмәгән. Әти аңа: «Хәзер китмәсәң, мин сине башка кайтып алмыйм», – дигән. Шулай итеп, без дәү әни белән үстек, – ди Зәмирә.

Шул гомердән алып ул әтисен күргәне дә, эзләгәне дә юк. Чөнки әнисе аларны җитеш тормышта үстерә, мохтаҗлык күрмиләр.

– Мин аны белеп, күреп үсмәгән. Бу дөньяда мин белмәгән миллион кеше бар, минем өчен ул шундый миллионлаган кешеләрнең берсе генә. Безне, әтиең юк, дип кимсетүче дә булмады. Юклык белән үсмәдек. Әниебез көн-төн эшләде. Кешедә булган әйбер бездә булмый калмый иде. Әнинең сеңелләре – Чаллыда. Кызлары белән яшь араларыбыз бик якын һәм алар белән бергә үстек. Шул апалар кызларына нәрсә алсалар, безгә дә шуны алды. Авыл балаларында булмаган киемнәр дә бездә була иде, – дип рәхмәт укый бала чагы өчен әнисенә һәм апаларына Зәмирә.

Хәтта чәшке тунны да авылда беренче булып Зәмирәгә әнисе дуңгыз үстереп сатып алып биргән.

– Әни кияүгә чыкмады, үги әти күрсәтмим, диде. Тырышты, тыр­машты, безне укытты. Мин дә, сеңлем дә икешәр институт тәмам­ладык. Ятимлек күреп, ­юклыкта үстек димәс идем. 23 февральгә әтиләргә бүләкләр ясаганда, Сөн буеннан печән ташыганда, өч-дүрт көн көтү көткәндә, утын ташып ярганда, әти җитмәгәндер инде. Безгә ярдәмгә җизни кайта иде, әмма ул да бит гел кайта алмаган. Ир-ат эшен башкарганда, әти җитмәгәндер, бәлки, – ди Зәмирә.

Хыялдагы кала

Казан хакында ул кечкенәдән хыял­лана. Әмма Казаннан да биг­рәк, театр сәхнәсе үзенә тарта аны.

– Бездә «Татарстан» телевидениесе күрсәтә иде. Казан Кремлен күрсәткәндәге музыка әле дә булса колагымда чыңлап тора. Казан минем өчен ниндидер бер хыял дөньясы кебек тоелды. Концертларны бик сирәк кенә тыңлый алам. Ә театрны мин бәләкәйдән яратам. Анда кереп чумам. Казанга килүемнең сәбәбе дә шул театр булды. Әмма әни мине артистлыкка җибәрмәде. Болганчыг­рак еллар. Казан авылдан ерак. Ә Чаллыда апалар яши. Шуңа миннән башка гына хәл иттеләр дә Чаллыга укырга керттеләр. Анда начар булды димәс идем. Беренче курстан ук Азат Тимершәех төркеме белән биеп йөри башладым. Казанга килгәч тә иң беренче Галиәсгар Камал театрына барып кердем. Торырга урыным да юк, нишләп шунда килгәнемне дә аңламыйм, – ди Зәмирә.

Шунда килүе аның язмышын хәл итә дә инде. Г.Камал театрында ул җырчы Салаватны очрата. Ул исә, үз чиратында, Зәмирәне телевидениегә җибәрә. Шул вакыттан алып Зәмирә Рәҗәпова телевидениедән аерыла алмый. Шулай да: «Театр минем күңелемне «кимереп» яши», – ди Зәмирә балачак хыялы хакында.

Гаилә

Зәмирә – ике малай әнисе. Өлкән улы Аязның әтисе белән ул «Мәдәният дөньясында» тапшыруын алып барганда таныша.

– Ул кунак буларак килгән иде һәм тапшырудан соң мине кайтарып куйды. Миңа 26-27 яшь булгандыр. Итагатьле, ягымлы, игътибарлы. Ул вакытта егетләр белән бик йөрми идем. Аның мәхәббәт булмавын мин хәзер генә аңлыйм. Макс миңа «Яратам» дип бер елдан соң гына әйтте. Ник шулай озак суздың, дим. Үземнең хисләремне, моның гашыйк булумы, әллә мәхәббәтме икәнен аңлау мөһим иде, ди. Беренче гаиләмдә без өч айдан соң өйләнештек һәм моның гашыйк булумы, әллә яратумы икәнен аңлап та өлгермәдем. Аның нинди кеше икәнен яши-яши генә аңлый башладым, – ди Зәмирә.

Ни кызык, үткән тормышын сөйләгәндә, аның йөзендә дә, күзендә дә бер генә дә үкенү чаткылары юк. Әйтерсең лә ул шул тәҗрибә, сынаулар аша бүгенге бәхетенең кадерен күбрәк белә төсле.

– Иптәш кызларымның балалары зур иде инде. Кияүгә чыгарга кирәк, дип чыкканмындыр. Ул кеше буларак начар түгел. Әмма һәр кешенең кимчелекләре булган кебек, аныкы да бар. Дәшмим, түзәм дә, бер көнне шартлыйм. Шул шартлаудан соң кеше минем өчен «юк була», – ди Зәмирә.

Үзендә шундый көч табуы белән, әлбәттә, теләсә кайсы хатын-кыз да горурланадыр. Гәрчә аерылу бер кешегә дә җиңел бирелмәсә дә. Гаилә инде күптән таркалган, бу безнең өчен рәсми рәвештә аерылу гына иде дисә дә, Зәмирәне кеше нәрсә әйтер, башкалар ни уйлар дигән эчке цензура борчый. Шуңа да ул үзен кулга алып, алга бара.

– Беренче мәхәббәтеңне хәтерлисеңме? – дип сорыйм.

– Әлбәттә, хәтерлим. Әмма ул да ниндидер мавыгу гына булган. Чын мәхәббәт дип Макс белән булган мөнәсәбәтләрне әйтә алам. Ул минем өчен шулкадәр кадерле, ягымлы. Аңа карата хисләрем шундый җылы. Без аның белән инде ун ел бергә һәм ун елдан соң да без аның белән кичә генә танышкан төсле. Аны очратканга кадәр берәүгә карата да андый хисләр кичергәнем булмады. Ул беренче, чын һәм соңгы мәхәббәтемдер. Ихлас кешегә шулкадәр сусаган булганмын. Ул миңа «яратам» дип елына ике тапкыр әйтә. Үзенең туган көнендә һәм минекендә. Әмма ул мәхәббәтен, яратуын сүзләр белән түгел, ә гамәлләре белән раслый, – ди Зәмирә ире хакында.


 
Балалар

Зәмирә гастрольләрдә йөрергә бик тырышмый. Бизнес буенча гына сәфәргә чыга.

– Балалар алдында мин үземне гаепле итеп хис итмим. Чөнки бала моны шунда ук сизеп ала һәм синең белән идарә итә башлый. Кем өчен чабам соң?! Аларның өсләре бөтен, тамаклары тук. Әгәр дә балаларны дөньяга китереп, аларга шартлар тудыра алмасам, үземне гаеплерәк тояр идем. Өйдә дә утыр, күп итеп акча да эшлә. Ике куянны бергә тотып булмый. Әле баланы мәктәпкә озатам, олысын Питрәчкә хоккей тренировкасына илтәм, алып кайтам. Кечкенәсен бакчага илтәм, алып кайтам, – ди Зәмирә.

Үзен ул бик таләпчән әни дип саный. Һәр ана кебек үк, Зәмирә дә балаларын идеаль күрергә тели.

– Кирәк икән – сөям, кирәк икән – сүгәм. Мин аларга «юк» дип әйтә беләм. Улымның зур дәрәҗәләргә ирешкән капкачы булуын телим. Аннан «йолдыз» ясап, акча эшләү теләгем юк. Бу – баланың хыялы. Минем өчен иң мөһиме – ул бәхетле, сәламәт, гомерле булсын! – ди Зәмирә.

Һәр әни кебек үк, Зәмирә ханым да баласына бәхет һәм якты киләчәк тели.

– Иң элек, хатыннары яхшы булсын. Аларның татар милләтеннән, мөселман булулары минем өчен бик мөһим. Тәрбияле гаиләдә үскән, тәрбияле татар кызы булсын. Кулымнан килсә, мин шундый килен сайлар идем. Икенчедән, балаларым тормышта үз юлларын тапсын иде. Хәзерге вакытта Аяз үз юлын тапты. Чөнки үсмерләрнең әти-­әниләре белән аралашканда, 14-15 яшьлек балалары нишләргә белмичә, бәрелеп-сугылып йөри, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Аңардан гел «5»кә укуын таләп итмим. Чөнки тормышта икенче әйберләр мөһим. Ләкин ул төшеп калырга да тиеш түгел. Өченчедән, тәрбияле, миһербанлы, олыны – олы, кечене кече итә торган кешелекле кеше булсыннар! Иң курыкканым – башкаларга зыян салмасыннар, – дигән теләктә ике ул тәрбияләүче әни.

Күпләр, аның тормыш иптәше Максим исемле булгач: «Ник соң үзең рус белән торасың», – дип тә әйт­кәли икән.

– Беренчедән, Максим – рус түгел, татар. Әнисе аның татар һәм ул Максимны үзе генә үстергән. Ирем дәү әтисе белән мәчеткә йөргән, ураза тота, гаетләрдә мәчеткә бара. Исеме Максим булганга шулай әйтәләрдер инде. Минем өчен аның нинди милләттән һәм диндә булуы мөһим әйбер. Әгәр дә ул башка диндәге рус булса, аңа кияүгә чыкмас идем. Нинди генә мәхәббәт булса да. Тәрбия­дә дә диннең өлеше зур. Шуңа малайларыма да, булачак хатыныгыз мөселман диненнән, татар булсын, дип гел әйтеп торам.

Зәмирә Рәҗәпова читтән караганда бик көчле күренсә дә, йомшак күңелле, яклаучы һәм саклаучыга мохтаҗ хатын-кыз дигән тойгы калды миндә. Янәшәсендәгеләр дә аны һәрвакыт гүзәл зат булып кабул итсен, ә аңа иркә хатын һәм кадерле әни булып яшәргә насыйп булсын!

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

33

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Зәмирә, шундый яшьләрдә дә шундый акыл булуы соклангыч! Әби һәм әниеңә тере һәйкәл кебек тоеласың син миңа!!! Илештән Сине яратып, сокланып Нәфисә апа.

    Мөһим

    loading