16+

Зәмирә Рәҗәпованы чит илдә полиция тоткарлаган!

Популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпова бүгенге көндә Европада ял итә. Дөресерәге, эш сәфәре белән киткән ул анда. Моңа кадәр аның бер компаниядә бизнес белән шөгыльләнгәнен язган идек.

Зәмирә Рәҗәпованы чит илдә полиция тоткарлаган!

Популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпова бүгенге көндә Европада ял итә. Дөресерәге, эш сәфәре белән киткән ул анда. Моңа кадәр аның бер компаниядә бизнес белән шөгыльләнгәнен язган идек.

Шул компания Ибица шәһәрендә семинар уздыра. Якташыбыз шунда катнаша да.

Зәмирә чит илдә берничә маҗарага юлыккан. Безгә шуларны сөйләде.

- Бар да яхшы кебек, сәфәргә юл тоттык... Берничә тапкыр самолеттан самолетка күчеп утырасы бар иде. Италиянең Миланында соңгы тапкыр самолетны алыштырасы идек һәм, ниһаять, Ибица! Тик шунда паспорт контроле визабызда хата таба. Баксаң, визалар 21нче сентябрьдән генә икән. Ə бүген 20се! Полиция участогына алып киттеләр. «Сезне кире Россиягә кайтарып җибәрәбез! Теләгегез булса, иртәгә килерсез», - диләр. Кәеф төште. Əмма полицейский абый каты бәгырьле булмады. Бик озак телефоннан сөйләшкәннән соң ул безне җәлләп, Ибицага җибәрде.
Əмма маҗаралар моның белән генә тәмамламады. Безнең багаж кайдадыр югалып калган! Һәм әле хаман да аны тапмадык. Эссе Ибицада калын чалбарда, кроссовкида йөрергә туры килде.
Испания минем өчен яңа һәм бөтенләй башка төрле ил: бернинди кагыйдәсез, адәпсез, чиксез, хыялый... Биредә бик матур ир-атлар! Əмма һәр ир-атның инде егете бар. Əйе, кызы түгел, ә егете. Килгән көнне пляжда ике ир-атның өйләнешүен күрдек. Берсенең кыяфәте: хатын-кыз купальнигы кигән бу, ак парик, фата, туфли... Һәм битендә сакал! Абау, котычкыч!
Хатын-кызларында да оят юк. Пляжда топлес кына кызынып яталар. Əйе, 20 яшьлекләре дә, 80дәге әбиләр дә. Аннары, һәркайсында - татуировка. Ир-атлар да, хатын-кызлар да тарталар... Шаккатырсың!

Бала чакта без чыннан да эшләп үстек. Əни безне бер эштән дә курыкмаска өйрәтте. Кечкенә булуыбызга карамастан, сеңлем белән бар авыр эшне башкара идек. Пилорамадан капчыкка тутырып көн аралаш мал астына җәергә опилка ташый идек. Əле ике тапкыр менеп йөрмәс өчен бастырып тутыра идек... Ə көзге кичләрдә, матрас тышы кадәр капчыкка салам тутырып, басудан урлый идек. Хәзер хайран калам, шул саламны ник халыкка бирмиләр иде икән?! Язын мәктәп белән чыгып кырда эскерт-эскерт салам яндыра идек.
Сыер көтүе... 3әр көн, кара таңнан төнгә кадәр. Безнең әни гомергә артык дөрес булды. Көтүне иртәнге алтыда торып алып чыгып китәсе. Хәтерлим, без капка төбенә килеп: "Сыерларыгызны чыгарыгыыыз!" - дип кычкырганда, кайбер апалар әле сыер саварга чыга гына иде. Инде көтүне җыеп алып чыгып киткәч, авыл янында тау башында тотасы тугел, ә "Миләшлек астына" алып төшеп китә идек. Андагы улән арасыннан таналар хәтта куренмиләр иде. Ə кайтанда инде, сыерлар авыл ягына карап, колакларын бастырып старт көтеп торалар. 22.00 тулганны көтәбез, чак тыеп торабыз. Сыерлар «Кайтыйк инде, күпме йөрергә була, нишлисез соң сез?», - дигән кебек безгә карап тора. Ярамый, чөнки иртә кайтсак Зинфира апагыздан сезгә түгел, ә безгә эләгә.
Шул вакытларда Милан, Ибица, Барселона турында хыялландым микән, юктыр микән... Барысы да хезмәт нәтиҗәсе. Миңа беркайчан да, бернәрсә дә китереп бирмәделәр. Аллага шөкер, беркемгә дә бурычлы түгелмен. Бай абзыйларга да, дуслар-туганнарга да. Бар бурычым бары тик Аллаһ һәм Əни алдында!

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорес сойлисез монда оят юк европада)

    Мөһим

    loading