16+

Үзмәшгуль Наида Алиева: «Хоббидан акча эшләп була»

Бу шимбәдә “Казан” агросәнәгать паркында үзмәшгульләр өчен чираттагы ярминкә уза.

Үзмәшгуль Наида Алиева: «Хоббидан акча эшләп була»

Бу шимбәдә “Казан” агросәнәгать паркында үзмәшгульләр өчен чираттагы ярминкә уза.

Алар шәһәр халкына үзләре җитештергән продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Чара ял көннәрендә дә узар дип көтелә.

Кавказ ярымфабрикатлары эшләп сатучы үзмәшгуль Наида Алиеваның бу көннәрдә эше бик тыгыз, ярминкәдә сатарга күп итеп продукция әзерли. Эш арасында гына телефоннан безнең сорауларга җаваплар бирергә тырышты ул.

Наида тумышы белән Махачкаладан, 2007 елда Казанга килгән. Берара сәүдә өлкәсендә эшләп алган. Университетта да эшләргә өлгергән.

– Шул ук вакытта өстәмә бер эш белән шөгыльләнү турында уйландым. Университеттан киткәч, башка бер юнәлеш алып эшләп китү уе тынгылык бирмәде. Бер маркетолог уздырган курслар ахырында мин курсташларымны үзебезнең милли ризыклар белән сыйлыйсым килде. Курзе белән долмамны бик яратып ашадылар. Шуннан кавказ ризыкларын пешереп сату уе туды. Бизнесны ничек үстереп булу турында идея-киңәшләр бирделәр. Ярымфабрикатларны үзебездәгечә бик майлы һәм борычлы итмәскә тырышам. Продукцияме инстаграм аша сатам. Үзмәшгульләр өчен оештырылган ярминкәләргә дә йөрим, – ди ул.

Җәен Наида үзмәшгуль булып теркәлгән. Аның фикеренчә, бу статус зур кертемнәрсез генә хоббины бизнеска әйләндерергә булыша.
– Хоббидан акча эшләп була үстереп була. Бизнесыңны үстерү өчен беренче баскыч дип әйтер идем мин аны. Бу салым системасы катлаулы түгел, бик уңайлы, – ди Наида.


Октябрь аенда 8 меңләп татарстанлы “Минем салым” кушымтасы аша теркәлеп, үзмәшгуль статусына ия булган. Ә гомумит сан 40 мең чиген узып киткән.

“Татарстанда бүген 40 меңнән артык граждан үзмәшгуль булып теркәлде.

Аларның күпчелеге – таксистлар. Икенче-өченче урында – торак эшләре һәм консультация белән шөгыльләнүчеләр. Үзмәшгульләр шулай ук репетиторлык, программалаштыру, маркетинг һәм реклама белән шөгыльләнә” дип яза “Татар-информ” Татарстанның икътисад министрлыгы хәбәренә таянып.

Шунысы да үзенчәлекле: “Минем салым” кушымтасы аша чит төбәктә яшәүче 3,6 мең кеше дә теркәлеп, үз эшчәнлекләрен Татарстанда алып барабыз дип күрсәткән.

Тагын бер кызыклы факт: теркәлүчеләрнең 83 проценты моңа кадәр легаль рәвештә эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнмәгән дә, салым да түләмәгән.

 

Үзмәшгуль булып монда теркәлергә мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading