16+

«Үзмәшгульләрнең шик-шөбһәләре урынлы, әмма артык күпертелгән»

1 гыйнвардан Татарстанда барысы 8 мең үзмәшгуль теркәлгән.

«Үзмәшгульләрнең шик-шөбһәләре урынлы, әмма артык күпертелгән»

1 гыйнвардан Татарстанда барысы 8 мең үзмәшгуль теркәлгән.

Ел ахырына аларның санын 60 меңгә җиткерергә ниятлиләр. Яңа проектның беренче кварталы өчен бу, башка төбәкләр белән чагыштырып, халык исәбен алып караганда, яхшы күрсәткеч, дип белдерә түрәләр.

Үзмәшгульләр бүгенге көндә иң актуаль тема, Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхсән үзе контрольдә тота. Төрле министрлыклар, ведомстволар һәм башкарма комитетлардан кала, бу эшкә муниципаль районнар да җәлеп ителде.

– Үзмәшгульлеләргә коммерцияле булмаган ярдәм күрсәтү үзәге эшли башлады. Сәүдә-сәнәгать палатасы да үз базасында шундый үзәк булдыру инициативасы белән чыкты. Безнең максат – үзмәшгульлекне популярлаштыру, аларга бизнесларын үстерергә булышу, – дип сөйләде Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров журналистлар белән оештырылган брифингта.

Быелның беренче кварталында үзмәшгульлеләрдән әлегә 2 млн сум акча кергән. Керем өчен салым айның 25 нче көнендә алына. Гыйнварда теркәлгәннәр 25 мартта түләгән булып чыга. Февраль өчен салым 25 апрельдә генә күчә һәм якынча бу сан 5 миллион булырга мөмкин, дип өметләнә түрәләр.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин билгеләп узганча, үзмәшгульләр өчен профессиональ керем өчен салым ул ихтыяри. Монда беркемне дә мәҗбүриләү юк һәм аларны махсус эзләп тә, эзәрлекләп тә йөрмәячәкләр.

– Ел башыннан илнең дүрт төбәгендә яңа салым режимы кертелде. Рәсми рәвештә теркәлгән үзмәшгульлеләргә салым ставкасы керемнең 4 проценты булса, оешмалар өчен ул 6 процент тәшкил итә. Үзмәшгуль булып теркәлү өчен аның еллык кереме 2,4 миллион сумнан артмаска һәм аның ялланган хезәткәрләре булмаска тиеш, – дип тагын бер кат искә төшерде ул яңа салым тәртипләре турында.
Яшерен-батырын түгел, халыкта, әлегә салым ствакасы 4 процент булып, аннары ул артырга да мөмкин бит, дигән шик бар. Шамил Гафаров моңа  ачыклык кертүне кирәк дип тапты: ун ел буе процент ставкасы үзгәрмәячәк. Ә алга таба күз күрер, диде ул. Үзмәшгуль булып теркәлгәч, шәхси эшмәкәрләр сымак, елына 34 мең сум акча да түлисе була дигән курку да бар. Анысы да ялгыш фикер, үзмәшгульләргә мондый сумманы беркем дә түләтергә җыенмый.

Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов сүзләренчә, мондый шик-шөбһәләр урынлы, әмма артык күпертелгән.
– Үзмәшгульләр белән очрашып сөйләшүләр барышында күп кенә аңлашылмаучанлык, шик-шөбһәләргә нокта куела. Үткән елны алар тарафыннан ниндидер ышанмау сизелсә, күп кенә мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшкәч, быел аңлашып эшләү бар. Шәһәр хакимияте үзмәшгульләр өчен махсус программа да эшләргә җыена. Казан мэры үзмәшгульләр белән очрашуда аларның продукциясен сату өчен җәй һәм көз айларында шәһәрнең төрле мәйданчыкларында махсус маркетлар оештырырга дигән фикер җиткерде. Бу җитештергән продукцияләрен сатарга да, реклама ясарга да, шул ук вакытта үзмәшгулләрне  популярлаштырырга да булышачак, – диде ул.

Моннан тыш Казан мэры аларга, эшләрендә җитешсезлекләр килеп чыга калса, ел ахырына кадәр административ-техник инспекция тарафыннан штрафларга мораторий кертеләчәген дә җиткергән.
Яңа салым режимына кагылышлы сораулары булганнар (843) 567-89-82 кайнар линиясенә шалтырата ала.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading