16+

Зоопаркка акча туздырып йөрмәгез – вольерлар тулгач барырсыз

Казанда яңа зоопарк кабат ишекләрен ачты. Кечкенә балалары булган кешеләр моның өчен аеруча да сөенгәндер.

Зоопаркка акча туздырып йөрмәгез – вольерлар тулгач барырсыз

Казанда яңа зоопарк кабат ишекләрен ачты. Кечкенә балалары булган кешеләр моның өчен аеруча да сөенгәндер.

Җәй буе балаларны кая да булса йөртергә кирәк бит. Ә хәзер өстәвенә концерт-театрлар, цирк та юк. Ә яңа ачылган “Замбези елгасы” ничегрәк дисезме? Иске зоопарктан аермалы буларак, биредә ишек төбендә үк уңайлы парковка урнашкан. Кунакларга сәлам бирүче филләр сыны куелган, әмма алар әле ясалып бетмәгән. Без килгәндә эшчеләр шуларны ясап маташа иде.
Берничә касса урнаштырылган. Хәзергә аларның берсе генә эшли. Кассалар димәктән, ташламалы категорияләргә бушлай керү мөмкинлеге бар.

Килеп кергәч тә иң беренче зоопаркның киң, якты һәм чиста булуы күзгә ташлана. Мәскәү зоопаркын арыкылыга-буйга әллә ничә кат йөргән кеше буларак, Казаныбызда хайваннарга башкаладагы кебек шартлар тудырылу өчен горурландым да, сөендем дә. Тик шатлануым гына иртәрәк булган икән...

Кассада билет алганда ук кассир мине хайваннар аз дип кисәтте. Перчатка белән битлек кияргә дә онытмавымны үтенде. Хайваннар аз дигәч тә, мин инде ул кадәр үк дип күз алдыма китермәгән идем. Әмма, гафу итегез, бу 300 сумлык тамаша түгел!
Зоопаркка кергәч, сезне уң якта фил, ә сул якта шимпанзе каршы алачак. Икесенә дә бии-ик зур һәм матур, “җиһазландырылган” вольерлар ясалган. Әмма әлеге хайваннар зоопаркта кайчан буласын бер Алла үзе генә белә.

Киттек алга таба. Мин инде монда шулай буш урыннар гына карап йөрермен дип борчыла ук башлаган идем. Бәхетемә, кара гриф белән ак башлы сип очрады. Аларны күрү бәхетемнән хәтта авыз ерылды. Биш-алты кош мине моның кадәр шатландырыр дип уйламаган да идем хәтта.

Алардан ерак түгел генә – маймыллар. Мәгълүмат тактасына караганда, ул вольерда гамадрил урнашкан. Пыяла аша маймылларны эзли торгач таптым үзе. Диварга ясалган уемнарга качканнар икән. Өч мамыйл. Бер-берсенә сыенган. Мәгълүмат тактасындагы матур, йонлач маймылдан болары шактый аерыла. Куркынып, дөньяга ник туганнарына үкенеп утыра төсле тоелды миңа алар никтер.
Урамдагы вольерларда тагын ни бар дисезме? Юлбарыслар, бер пар тагын ниндидер хайван (алар хакында язылган мәгълүмат тактасы күземә чагылмады, бәлки игътибар белән карамаганмындыр) һәм шуның белән вәссәләм!
Эчтәге вольерлар да байлыклары белән мактана алмый. Дөрес, аларны бик матур һәм тиешенчә итеп ясаганнар. Иске зоопаркка беренче баргач та ул хайваннарны күреп, йөрәгем әрнеп кайткан иде. Авыл баласы бит. Яңа төзелгән бинада да хайваннар читлектә яшәсәләр дә, “алтын” читлек. Ябык түбә астында хәзергә Нил крокадиллары, бер бүлектә сурикат белән ташбака яши. Ул сурикатларның балалары бик үзенчәлекле. Бер секунд тик тормыйлар. Чит тавышны ишетүгә чабыша башлый үзләре. Ә менә хайваннар патшасы арыслан мине нишләптер үз итмәде. Дөресрәге, фотога төшергәнемне яратмады. Әллә тыныч кына ятарга бирмәвем ошамады үзенә, торып, миңа арты белән үк борылып басты. Ә аннан бөтенләй дә китеп барды. Картайган инде мескен үзе. Бәлки арыгандыр. Бик сүлпән йөри.
Тагын ниләр бармы? Иске зоопарктан яңасына килгән бегемот, пеликан белән 2-3 үрдәк, мәче сыманнар семьялыгыннан сервал һәм бер төлке. Ул төлкенең вольерын юдыртырга кергән хезмәткәрдән ничек курыкканын, су тавышыннан качып, арлы-бирле ничек йөрегәнен күрсәгез сез! Шундый кызганыч булды. Гомумән, зоопарка әле төзелеш эшләре бара. Ул хайваннарның нервалары бөтенләй дә беткәндер инде, мескеннәр. Ирек тә юк, тынычлык та. Кунаклар өчен дә бу матур күренеш түгел. Хайваннар булмау өстенә, әле чит тавышлар да комачаулый. Аны төзеп бетергәч ачсалар да әллә ни булмас иде инде. Әлеге дә баягы, барысы да акчага килеп төртелә.
Болар мин күргәннәр булды. Кыскасы, әгәр дә зоопаркка барырга җыенгансыз икән, акча туздырып йөрмәгез дә. Вольерлар тутырылгач барырсыз. Чөнки ул вакытта сез иң яхшы зоопаркларның берсендә булачаксыз! Тагын бер кат әйтәм, ул Мәскәүнекеннән ким булмаячак. Киләчәктә...

P.S. Минем белән бер тирәдә диярлек ир белән хатын экскурсовод белән йөрде. Әйе, зоопаркта өстәмә мең тәңкә түләп, экскурсовод белән дә йөрергә була. Кызык та, кызганыч та күренеш. “Менә монда шундый хайван булачак, бирегә менә шунысы кайтартылачак...” Андерсенның “Корольнең яңа күлмәге” әкияте искә төште. Анда да бит тегүчеләр булмаган күлмәкне бар дип, корольне ышандыра да, бер капчык акча эшли. “Замбези елгасы” да шул король күлмәге булмасын иде инде.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading