16+

«Зур мәктәпләр дә сала алабыз, әмма укыту эшендә укытучының роле зур икәнлеген дә таныйбыз»

БДИ нәтиҗәләре югары булырга тиеш, ә уку процессында тәрбия мәсьәләләрен дә онытырга ярамый.

«Зур мәктәпләр дә сала алабыз, әмма укыту эшендә укытучының роле зур икәнлеген дә таныйбыз»

БДИ нәтиҗәләре югары булырга тиеш, ә уку процессында тәрбия мәсьәләләрен дә онытырга ярамый.

Быелгы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә, белем бирүнең сыйфатын үстерү факторы буларак, тәрбия мәсьәләләренә дә киң тукталдылар. Яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина катнашты.

Көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләгән, сыйфатлы белем биргән мәктәпнең киләчәген күз алдына китерү авыр түгел. Бүген «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында да мәктәп белеменең сыйфатын арттыру төп максат булып тора. Моның өчен «Киләчәк укытучысы», «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектлары да гамәлгә ашырылачак. Республика мәктәпләрендә яңа төзелешләр бара, капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла.

«Тәрбия – белем бирү оешмаларының мөһим бурычы. Без теманы да шулай билгеләдек. Быел «Казан Экспо» мәйданында уздырырга уйладык. Биредә эшче һөнәрләр буенча 45нче дөнья чемпионаты үтәчәк. Иң яхшы дөнья стандартлары, методика, технологияләр бик мөһим. Без яшьләргә заманча хезмәт базарында конкурентлы булу мөмкинлекләрен арттырабыз. Соңгы биш елда белем бирү инфраструктурасын камилләштерү эше башкарылды. 16 мең укучыга – 33 мәктәп, 22 мең урынга 150 балалар бакчасы ачылды, 711 мәгариф учреждениесе капиталь төзекләндерелгән», – диде Татарстан Президенты. Шулай ук ул республиканың педагогик кадрлар белән горурлана алуын да белдерде. «Без инновацион үсеш рейтингында лидерлар сафында. Бу безнең фән өлкәсендәге казанышларны күрсәтә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Киңәшмәдә ел укытучысы булып танылган Наил Мирсәетов чыгыш ясап, күпләрне шаккатырды. Билгеле булганча, ул Казан шәһәренең «2нче лицей-интернат»ында биология фәнен укыта. Оренбург якларыннан килеп, биредә укып, Казанда төпләнеп калуын да монда эшләрлек мөмкинлекләр күп булу белән аңлата.

Гомумән, август киңәшмәсе – узган уку елына нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар кора торган вакыт. Бүген сөйләшүдә БДИны катлаулы имтихан түгел, ә аның югары белем бирү күрсәткече булуын дәлиллиләр. Укуның нәтиҗәсе арткан саен, аның сыйфаты да булырга тиеш. Бигрәк тә укуда көчле, яхшы тәрбияле киләчәк буын кешесен күз алдына китерсәк. Бу уңайдан август киңәшмәсендә Татарстан Президенты югары нәтиҗәгә ирешкән, аерым фәннәрдән 100 балл җыйган кичәге мәктәп укучылары белән дә очрашты. 2019 елда 181 укучы шундый югары балл җыйган. Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыручылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән фотога төште. Татарстанның горурлыгы булырдай егет һәм кызларның фоторәсемнәрен республика башлыгы инстаграмдагы сәхифәсенә дә урнаштырды. Яңа уку елы башлануын истә тотып, 100 балл алуның сере нәрсәдә икәнен газетабызның алдагы язмаларында киңрәк яктыртырбыз.

Президент әйтүенчә, без зур мәктәпләр дә сала алабыз, әмма укыту эшендә укытучының роле зур икәнлеген дә таныйбыз. Бигрәк тә укучыны тәрбияләү процессында сыйныф җитәкчеләренең хезмәтен билгеләргә кирәк. Яңа уку елында сыйныф җитәкчеләренә игътибар артачак. Киләчәктә сыйныф җитәкчеләренең берлеге дә төзеләчәк. Татарстан Республикасының вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдерүенчә, алга таба сыйныф җитәкчесе һәм педагог-психолог эше үзәккә куелачак. «Тәрбия процессы аларның һөнәри осталыгына һәм кызыксынучанлыгына бәйле. Үсмерләр арасында курку, борчылу, гаиләдә якланмауны тою кебек күренешләр күзәтелә. Бу проблемалар психологик-педагогик үзәкләр һәм хезмәткәрләрнең актив эшчәнлеге аша хәл ителергә тиеш», – ди ул.

Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина яңартылган федераль белем бирү стандартлары, гамәлдәге дәреслекләр, киләчәктә тәрбиягә басым ясалган программалар хакында сөйләде. «Бүген технологияләр тиз үзгәрә, без заманча дәреслекләр чыгарырга бурычлы. Бу максаттан министрлык тарафыннан дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыруның яңа тәртибе әзерләнгән. Гамәлдәге исемлек 2020 елга кадәр актуальлеген сак­лаячак», – диде федераль министр урынбасары. Ул озакламый Казанда үтәчәк чемпионат барышында ил командасына уңышлар теләп, «Казанга бөтен дөнья карап тора. Эшче һөнәрләр чемпионаты хезмәт базары белән дә бәйле. Бүген бар нәрсә бик тиз үзгәрә, хезмәт базарында да үзгәрә белергә кирәк», – дип, уңышлар теләде.


 
Шул ук вакытта мәгарифтә проблемалар да юк түгел. БДИ нәтиҗәләре буенча тиешле балл җыя алмаучылар да бар. Мәсәлән, 22 укучы рус теленнән дә, математикадан да тиешле балл җыя алмаган. Кайбер районнарда медаль алыр­га җыенган укучыларның күбесе медаль өчен тиешле балл җыймаган.

Министр әйтүенчә, республикада медальгә баручы 245 укучы мәҗбүри имтиханнарны 70 баллга да тапшыра алмаган. Алексеевск, Апас, Арча, Менделеевск, Теләчедә кайбер нәтиҗәләр акланмаган. Иң начар күрсәткеч – Лаеш районында – 22 укучының уникесе генә медальгә лаеклы булуын исбатлаган. Шул ук вакытта медалистларның күбесе югары нәтиҗәләргә ирешкән, хәтта быелгы медалистларның БДИ буенча уртача баллы 2018 елгы күрсәткеченнән дә югарырак булган. Гомумән, республиканың Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы уртача Россия күрсәткечләреннән югарырак.
Август киңәшмәсе кысаларында Алабуга шәһәрендә X Халыкара мәктәп укытучылары фестивале, педагогик хезмәткәрләр өчен төрле категориядәге сигез секция утырышы эше оештырылды, шулай ук яшь педагогларның «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы да үткәрелде.

Фото: tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading