Шәһри Казан

Зур саннарны күңелдән исәпләү методикасын уйлап тапкан Рифкать Гыймалтдинов: «Максатым – Гиннесс рекордлар китабына эләгү»

Казанда яшәүче пенсионер Рифкать Гыймалтдинов зур саннарны күңелдән исәпләү методикасын уйлап тапкан.

«Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесенә сөйләвенчә, ул 1973 елда физика-математика факультетын тәмамлагач, бер ел мәктәптә укыткан. Аннан соң спорт өлкәсе белән бәйле төрле урыннарда эшләгән. Пенсиягә чыгар алдыннан исә торак хуҗалары ширкәтендә идарәче булып хезмәт иткән. Хәзер дә, 66 яшь булуына карамастан, актив яшәү рәвеше алып бара. Спорт һәм бакчачылык белән шөгыльләнә, йорт ишегалдында чәчәкләр үстерә. Һәм менә өч ел элек ул берничә урынлы саннарның квадратын күңелдән исәпләү методикасын уйлап тапкан.
– Методика онытылмасын өчен һәрвакыт үзлегемнән шөгыльләнәм. Мин уйлап тапкан методиканы бөтен саннарга да кулланып була. Саннарны башымда берничә төрле ысул белән исәплим. Бу ачышны ике-өч ел элек ясаган идем, ләкин моңа кадәр беркемгә дә әйтмәдем, уңайлы вакыт җитүен көттем. Шулай да әлегә бу турыда барысын да тәфсилләп сөйлисем килми. Тиздән Мәскәүгә барып, патент алырга исәплим, – ди ул.

Реклама

Редакциягә килгәч тә дүрт, биш цифрдан торган саннарны күңелдән тапкырлап, үзенең махсус формуласы буенча исәпләп күрсәтте. Дөресен генә әйткәндә, гаҗәпләндерде. Без калькулятор белән исәпләгәнче, яңа танышыбыз дөрес җавапны әйтеп тә бирде.
Рифкать Гыймалтдиновның киләчәккә дә планнары зурдан. Патент алганнан соң, «Беренче канал»да күрсәтелә торган «Старше всех» тапшыруына барырга өмет баглый. Алай гына да түгел, барысы да уңышлы килеп чыкса, Гиннесс рекордлар китабына да керергә теләге бар.

Зөһрә Садыйкова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 апрель 2018 - 16:23
    ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы: кемгәдер харизма, кемгәдер алкышлар җитмәде Узган шимбәдә “Пирамида” концертлар залында “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе”н тапшыру тантанасы узды.
    14
    0
    0
  • 23 апрель 2018 - 16:04
    Чия бәлеше пешерү ЫСУЛЫ Аның өчен 200 гр сыер мае, 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 аш кашыгы крахмал, 600 гр чия (катырылган да ярый), 2 аш кашыгы шикәр пудрасы кирәк.
    25
    0
    0
  • 23 апрель 2018 - 15:21
    10 кубокның яртысы – Зариповныкы?! Спортка артык мөкиббән китмәсәм дә, соңны көннәрдә «Ак Барс» - ЦСКА, Гагарин кубогы дигән сүзләр бик еш колакта яңгыраганга, ял көнне кичке биштә телевизорны кабызып куярга булдым. Янәсе, өй тирәсендә кайнаган вакытта комментаторларның такылдавы менә дигән интершум булачак.
    46
    0
    1
  • 23 апрель 2018 - 11:29
    Гөлүсә һәм Наил Насыйбуллиннар: «Үзең эшләгәч, акча да янга кала» Гөлүсә һәм Наил Насыйбуллиннар гаиләсе туганга – 29 ел. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергән. Өчесенең инде үз гаиләләре барлыкка килгән. Насыйбуллиннарның биш оныгы бар.
    179
    0
    2
  • 22 апрель 2018 - 14:07
    «ТМТV» премиясен тапшыру тантанасы турында 10 кызыклы факт 1. Һәрвакыт концерт ахырында җырлый торган Elvin Grey бу юлы тамашаны ачып җибәрде һәм елның иң популяр җырчысы булып танылды.
    1367
    0
    1
  • 22 апрель 2018 - 14:00
    Циркта оныкларым курыкты Балачакта циркка еш бара идек. Ул чакта алгы рәтләргә билет 1 сум 20 тиен генә иде шул. Хәзер бәяләр дә, цирктагы мохит, чыгышлар да башка.
    247
    0
    1
  • 22 апрель 2018 - 12:12
    Как ясау ЫСУЛЫ Гөлүсә Насыйбуллинадан тәмле как рецепты
    408
    0
    4
  • 22 апрель 2018 - 11:01
    Роберт Миңнуллин мәзәкләре Барып җитеп булмый...
    247
    0
    2
  • 22 апрель 2018 - 10:10
    Афиша 23-29 апрель Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 
    134
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 09:33
    «Сандугач»лар канатларын ныгыта Шушы көннәрдә «Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале Казанда зур гала-концерт белән төгәлләнде. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бию һәм җыр коллективлары составында 250гә якын «сандугач» чыгыш ясады. 
    103
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 18:55
    «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан сәхнә арты ФОТОРЕПОРТАЖЫ Бу минутларда “Пирамида” концертлар залында “TMTV” татар музыкаль телеканалы премиясен тапшыру тантанасы бара.
    937
    0
    2
  • 21 апрель 2018 - 13:17
    Тәрәзәләр Без урамнан икәү үтеп барабыз. Мин, аның шәенө генә барырга тырышып, акрынрак атлыйм. Гаҗәп, ул да, як-ягына каранып, һаман адымнарын акрынайта. Нидер әйтергә теләгәндәй, проспектның аргы башына йотылып карый. Аннары бөтенләй туктый да, нигәдер оялып кына:
    336
    2
    0
  • 21 апрель 2018 - 12:44
    Кышкы киемнәрне саклау буенча КИҢӘШЛӘР Туныгызны балконда сакламагыз, йоны кибеп, сына башларга мөмкин.
    213
    0
    1
  • 21 апрель 2018 - 12:19
    Вакыт җитә. Ятып үлә кеше. Ул яшәргә тиеш чагында... Казан милли мәдәният үзәге һәрвакыт шаулап-гөрләп тора. Бу бинада урнашкан Казанның 1000 еллык һәм Милли мәдәният музейларына Россиянең төрле шәһәрләреннән төркем-төркем туристлар килеп, татар халкының мәдәният тарихы, гасырлар буе нинди сынаулар аша узулары хакында экскурсияләр һәм лекцияләр тыңлыйлар.
    256
    0
    0
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    562
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    469
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    354
    0
    0
Ночной режим