16+

1 февральдән балалар бакчаларында бушлай эшли торган дежур төркемнәр бетерелә

1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре уртача 230 сумга арткан иде. Яңа ел ата-аналар өчен тагын бер "күчтәнәч" әзерләгән.

1 февральдән балалар бакчаларында бушлай эшли торган дежур төркемнәр бетерелә

1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре уртача 230 сумга арткан иде. Яңа ел ата-аналар өчен тагын бер "күчтәнәч" әзерләгән.

1 февральдән Татарстанда 12 сәгать эшли торган төркемнәр бетерелә. Балалар бакчалары сәгать 7.30дан 18.00 гә кадәр эшләячәк.

Эш сәгате кичке алтыга кадәр булган әти-әниләр өчен бу бер дә кулай түгел. Моны истә тотып, балалар бакчаларында кизү тору төркемнәре булдырылачак. Дөрес, алар өчен аена 300 сум түләргә туры киләчәк. "Электрон белем бирү" порталында Казан шәһәре мәгариф идарәсенең җитәкчесе Илсур Хәдиуллин бу мәсьәләгә аңлатма биргән. "Мәгариф оешмаларында оптимизация чаралары кысаларында, балалар бакчаларын 10, 5сәгатьлек эш режимына күчерү, иртәнге сәгать 7.00 дән 7.30 га һәм кич белән сәгать 18.00дән 19.00гә кадәр эшли торган дежур группалар булдыру - балалар бакчасы өчен яхшы. Җыелган акча бинадагы көнкүреш шартларын яхшыртуга тотылачак. Бу үз чиратында, педагогик кадрлар мәсьәләсен чишүдә дә ярдәм итәчәк". Балалар бакчаларында исә дежур төркемгә иҗтыяҗ булган әти-әниләрдән имзалар җыя башлаганнар.



Фото: xvatit.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading