16+

10 минутта 1 000 кыстыбый пешереп, рекорд куярга җыеналар

Шимбә көнне Аккош күлендәге мәйданда узачак гастрофестта 10 минут эчендә 1 000 кыстыбый пешереп, рекорд куярга җыеналар.  Киров һәм Мәскәү районнары башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин хәбәр иткәнчә, быел ул икенче тапкыр үткәрелә. Җәйге фестивальгә барысы 18 мең кеше килгән булган. 

–  Беренче коймак төерле була дисәләр дә, ул уңышлы үтте, һәм без аны көзге сезон ачылышында да уздырырга булдык. Фестивальдә үзмәшгульләр җитештергән товарлардан күргәзмә, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары мәйданчыгы да оештырыла. Фудкортка барысы илледән артык резидент киләчәк, алар кунакларга күп төрле милли ризыклар тәкъдим итәр дип көтелә. Шунда ук “шеф-поварлар” көрәше дә булачак, – дип сөйләде ул журналистларга. 
Фестивальдә мәдәни программа да каралган. Анда республиканың иҗади коллективлары чыгыш ясаячак. Ә чараның хедлайнеры – җырчы Тина Кузнецова. 
Казанның эшмәкәрлекне үстерү буенча вәкаләтле вәкиле Михаил Кузнецов ышануынча, киләчәктә фестиваль даими рәвештә узарга мөмкин. Бу эшмәкәрләргә үз продукцияләрен сату өчен зур мәйданчык булып тора, ди ул. 

“Кыстыбый” рестораннары челтәре генераль директоры Азат Нәҗметдинов  фестивальдә рекорд куярга җыена. 
– Башкортстанда диаметры 2 метрдан артык кыстыбый пешереп рекорд куйганнар иде. Ә без аларны да уздырмакчыбыз. 10 минут эчендә 1 000 кыстыбый әзерләргә ниятләп торабыз. Моның өчен сиксән кеше җәлеп ителәчәк, – диде ул.

Фото: https://kirmos.kzn.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading