16+

100 яшьлек Зәкия әби яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ

Отары бистәсендә яшәүче Зәкия Гарифуллинага 5 октябрь көнне 100 яшь тула.

Отары бистәсендә яшәүче Зәкия Гарифуллинага 5 октябрь көнне 100 яшь тула.

Тумышы белән ул Әлки районыннан. Үз йортында туганының малае - Равил абый һәм аның тормыш иптәше Сәвилә апа тәрбиясендә яши. Кызганыч, Зәкия апаның үз балалары юк. Аны сугыш вакытында тимер юлларны сүтәргә җибәргәннәр, шунда салкын тидереп, ана булу бәхетеннән мәхрүм калган. Бүгенге көндә әбинең пенсиясе 13 мең сум тирәсе, моңа кадәр 8 мең сум булган. I төркем инвалидлык һәм опекунлык түләве хакына арткан ул. Акчаның күп өлеше утынга һәм даруларга китә икән. Әмма Зәкия апаның зарлары пенсия күләменә түгел, яшәү шартларына кагыла. Отары бистәсендәге йорты җимерек хәлдә, газ да, су да кермәгән. Су булмагач, йөрми торган әбине юындырырга да авыр, ди. Аны караучы Сәвилә апа инде ике ел документлар җыя, йортны яшәүгә яраксыз дип тә тапканнар, әмма нәтиҗәсе генә юк. Аның сүзләренә караганда, инде барлык авыл-районнарда ветераннарга торак биреп бетергәннәр, ә Зәкия апага һаман юк. Әбинең зары - аны исәпкә алмауда, ди Сәвилә апа.

Олы яшенә карамастан, Зәкия апа үз аңында, күзе күрә, колагы ишетә. Йөри генә алмый, 20 ел элек бот төбе сөяген сындырган булган. Озак яшәү сере нәрсәдә, дигән сорауга әбине тәрбияләүче Сәвилә апа болай дип җавап бирә: беренчедән, Аллаһы Тәгаләдән, икенчедән, үз-үзеңне караудан. Озын гомере нәселдән дә килгәндер, бер туганы 103 яшенә кадәр яшәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading